16+

Хатын-кыз режиссерлар күбәйгән

«Быелгы яшь режиссерлар фестивалендә яңа исемнәр дә булачак», - дип белдерде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган матбугат конференциясендә ул күрсәтеләчәк спектакльләрнең режиссерлары турында мәгълүмат бирде. Фестиваль афишасына күз салсак, ул хатын-кыз режиссерлар күбрәк булуы белән аерылып тора. Тәнкыйтьче әйтүенчә, алар куйган әсәрләр ир-егетләр сәхнәләштергән...

«Быелгы яшь режиссерлар фестивалендә яңа исемнәр дә булачак», - дип белдерде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган матбугат конференциясендә ул күрсәтеләчәк спектакльләрнең режиссерлары турында мәгълүмат бирде. Фестиваль афишасына күз салсак, ул хатын-кыз режиссерлар күбрәк булуы белән аерылып тора. Тәнкыйтьче әйтүенчә, алар куйган әсәрләр ир-егетләр сәхнәләштергән спектакльләрдән аерылмый. Әмма үзебезнең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында яшь режиссерлар юк. Мәдәният министрлыгы моннан берничә ел элек: «Ел саен һәр театрда яшь режиссердан берәр спектакль куйдыртырга!» - дигән күрсәтмә биргән иде.
Узган ел Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган биш артист уйнаган спектакльне фестивальгә тәкъдим иткәннәр. Аның режиссеры - Илгиз Зәйни.
Әлеге фестиваль яшь режиссерларга алга таба үсү өчен дә юл ача. Бүгенге көндә Минзәлә Татар дәүләт драма театрында эшләгән Дамир Самерханов та үзенең тәүге спектаклен әлеге фестивальдә күрсәткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading