16+

“Яз гүзәле-2024” Фәрзәнә Мәхмүтова: “Татарстаннан читтә булганга, татарлыкка сусыйбыз”

“Пирамида” концертлар залында “Яз гүзәле” вузара матурлык һәм талант бәйгесе финалы узды.

“Яз гүзәле-2024” Фәрзәнә Мәхмүтова: “Татарстаннан читтә булганга, татарлыкка сусыйбыз”

“Пирамида” концертлар залында “Яз гүзәле” вузара матурлык һәм талант бәйгесе финалы узды.

Татар кызлары арасында үткәрелә торган башка конкурслардан аермалы буларак, “Яз гүзәле”ндә бары тик студент кызлар гына катнаша ала. Аларның нинди төбәктән булуы да мөһим түгел. Сүз уңаеннан, быелгы катнашучылар арасында Самара, Башкортостан кызлары да бар иде.

Бәйге берничә этаптан тора, тик тамашачы күзенә аның финал өлеше генә чыгарыла. Кызлар аш-су, ораторлык осталыгы, шәҗәрә төзү, интеллектуаль этапларда “көч” сынашкан. Ә бу кичтә исә Пирамида сәхнәсенә 30 кыз чыкты.

Финал үзе

Төп өлешкә күчкәнче шуны әйтеп узыйм әле. Зурлап чакырылган чараны оештыру ягыннан да яхшы булыр, дип көтәсең. Тик матбугат вәкилләре өчен залның иң кырыенда, сәхнә “баганасы” һәм колонка каршындагы урыннар гына калган. Җанатучылар күп булганганмы, хәтта анда да урын табылмады. Ачу чыгуын чыкты, “гүзәлне” күрмичә дә кайтып китерлек иде. Әзрәк кыздырып җибәрүнең файдасы тиде — урыннар табылды. Кәеф төшсә дә, тамашаның үзенә күчик.

***

Әйткәнемчә, ярым-финалга 30 кыз үткән. Аларның барысын да дефиле вакытында күрдек. Аннары — кызлар, әниләргә багышлап, MINGAZOV төркеме белән уртак номер тәкъдим итте. Ул чыгышлары бик ихлас килеп чыккан. Тик шуның белән 20 кыз өчен бу бәйгедәге катнашу тәмамланды – жюри әгъзаләре финалга чыгучы унлыкны сайлап алды.

Сәхнәдә калган 10 финалистка берәмләп “визиткаларын” тәкъдим итте. Төрле яклардан, районнардан булулары да сизелә — сөйләмнәрендәге акцент, холык. Начар диюем түгел, чарага колорит өсти. Тик шулай да, кызларга нәфис сүз осталары дәресләре җитеп бетмәгән, дигән фикер туды.

Аннары һәрбер катнашучы иҗади номер тәкъдим итте. Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар башкарылды, Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” укылды, килен каршы алучы каенана булып уйнаучы кызлар да булды. Кыскасы, көлерлек тә, еларлык та.

Шушы ике этаптан соң, 30 кыз да сәхнәгә чакырылып, номинация алды. Менә алар:

 «Иң сылу кыз» — Диләрә Сәлиева

«Иң уңган кыз» — Илидә Җәләлиева

«Иң нәфис кыз» — Айлина Фазлыева

«Иң оста пешерүче» — Фәрзәнә Мәхмүтова

«Иң ягымлы кыз» — Диләрә Талипова

«Иң тапкыр кыз» — Зилә Мөхәммәтова (ул шулай ук «Халык мәхәббәте» номинациясендә дә җиңде)

«Иң зыялы кыз» — Алсу Вәлиева

«Иң сөйкемле кыз» — Исламия Гәрәева

«Иң иҗади кыз» — Илзирә Хәйруллина

«Иң җитез кыз» — Гүзәл Гафиятуллина

Ниһаять, “Яз гүзәле-2024” титулына ия булучы кызны игълан иттеләр. Ул – Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова. Узган елгы “Яз гүзәле”, медицина университетында белем алучы Сөмбел Газизова Фәрзәнәгә калфак белән хәситә кидерде. Шулай ук, җиңүчегә ректор бүләге — ноутбук тапшырылды.

– Минем өчен бу җиңү – көтелмәгән. Бу горурлык! Сез Казанда яшәп, үзегезне бик рәхәт, иркен тоясыздыр, чөнки монда татарлар. Ә без исә, Татарстаннан читтә булганга, татарлыкка сусыйбыз. Кызлар-егетләр, татар булып калыгыз, моны беркайчан да онытмагыз! – дип түгәрәкләп куйды Фәрзәнә.

Фәрзәнә ике энесен дә тәрбияли икән әле. Аның көчле рухлы булуы, чыннан да, сокландыра. Башка кызлар да, әлеге проектның тарихына гына кереп калмаслар, ә актив булып, үзләре дә татар җәмәгатьчелеге өчен файдалы эшләр башкарырлар, дип ышанабыз.

Оештыручыларга – сүз

Әлеге матурлык бәйрәменең төп оештыручысы – Казан дәүләт энергетика университеты – үзен елдан-ел масштаблы проектлар оештыручысы ролендә күрсәтә. Дөрес, “Яз гүзәле”н аларның визит карточкасы, дип атарга да була. Шуңа проектның республиканың иң зур залларының берсендә узуы да күрсәткеч.

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов сәхнәдән сүз әйткәндә, югары белем бирүче башка учрежденияләренә активлыклары, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде:

– Мондый зур проектлар башкарганда бердәм булырга кирәк. Шул вакытта гына, чыннан да, югары дәрәҗәләргә күтәрелә алырбыз. Әле киләчәктә “Казан Экспо”да да уздырып булыр бәлки, – дип планнары белән уртаклашты.

Аның янәшәсендә басып торучы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та раслаган кебек, башын селкеде.

Фикерем

Дөресен генә әйткәндә, мондый форматлы бәйгеләр күптән модадан чыкты кебек. Ләкин алар һаман да күп кенә яшь кызлар өчен үзләрен табу юлында бер баскыч булып тора.

Шул ук вакытта, артык шаблонлы һәм татар кызы “мондый”, “шундый” дигән стандартлар эчендә яшь кызлар үзенчәлекләрен югалтмасыннар иде. Һәрнәрсә табигый һәм ихлас булсын иде, дигән теләк.

*Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин.

“Яз гүзәле-2024” титулын тапшыру мизгеленнән видеоны безнең Телеграмда карагыз: https://t.me/shahrikazan/21529

Алсу Мансурова

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading