16+

Илһам Шәриф: "Хәмдүнә апаның туганнарының номерларын кара исемлеккә керттем..."

Халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның туган көне уңаеннан Интертат җырчы, дөресрәге, аның туганнары, якыннары турында уйланырлык, гыйбрәт алырлык язма урнаштырган.

Илһам Шәриф: "Хәмдүнә апаның туганнарының номерларын кара исемлеккә керттем..."

Халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның туган көне уңаеннан Интертат җырчы, дөресрәге, аның туганнары, якыннары турында уйланырлык, гыйбрәт алырлык язма урнаштырган.

Илһам Шәриф сөйләгәннәрдән:

Җыела торган җир юк хәзер. Хәмдүнә апаның Константиновка янында урнашкан дачасы — аның иң яраткан урыны булды. Кызганыч, дачасын калдырып булмады. Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, «туганнары» табылды. Белмим, кемнәрнең кулына калгандыр ул дача. Көтмәгән идем.

Алар бер-берсе белән аралашмый иде. Абыйсы белән дә кирәк вакытта гына сөйләшеп алалар иде.

Хәмдүнә апа белән 25 ел бергә булдык. Миндә булган әйберләрнең барысын да туганнарына тапшырдым. Андый очракта «туганнар» бик тиз табыла икән… Мине яманларга тотындылар. Хастаханәләрдә ятып чыктым. Әле генә акрынлап хәл керде.

— Хәмдүнә апа ярты ел буе төшкә керде. Көн саен. Туганнары шулай йөргәнгә керәдер дип уйлыйм. Догалар да укытып карадым, юк, барыбер керә. Төштә туганнарын сүгә, миннән гафу үтенә. Туганнары прокуратурага кадәр язып бетерделәр бит инде. Мине «мошенник» дип яла яктылар. Рәхмәт әйтер урынына, теләсә нинди мәгълүмат тараттылар. Соңыннан: «Син үтердең», — дип әйтә башладылар хәтта!

Хәзер төшкә керми башлады, җаны тынычланды бугай Хәмдүнә апаның. Туганнарының номерларын кара исемлеккә керттем. Бер уйласаң, олы яшьтәге кешеләр. Абыйсына 82 яшь. Миннән булмаган әйберләр таптырдылар. Шундый адымга барырлар дип бер дә уйламаган идем.

Хәмдүнә апаның вафатын әнием үлгән кебек кабул иттем. Кулсыз калдым дисәң дә була. Планлаштырылган концертлар, башка чаралар — барысы да бетте. Шок хәлендә калдым. Туганнары шуннан файдаланды.

Җиде көн үтмәде, Якутиядән ниндидер сеңлесе (племянницасы) килеп чыкты. Күргәнебез булмады, бөтенләй белми идек. Ул үзенә таләп итә башлады. Ә аның ни катнашы бар инде? Хәмдүнә апасын тере вакытта күрмәгән кеше.

Байлык эзләгәннәрдер инде… Сәхнәдә артист бай булып күренә шул. Бер сүз белән, адәм көлкесе.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Да, над Илхамом реально поиздевались, а ведь 25 лет, именно 25 лет , он был рядом с Хамдуной апой, было много и плохого и хорошего, но они были вместе и тянули одну лямку... Для меня поведение близких , так же было шоком, хотя я с многими общался и до последних событий уважал их, я с Хамдуной апой общался 20 лет, и при мне Илхам всегда был возле неё, всегда как верный пёс был... р.s - мне в наследство остался один костюм великой легенды, за это огромное спасибо, а самое главное память об ушедшем и молитва... Мы с Илхамом бывало и ругались, но сейчас я его понимаю и поддерживаю, он не малый вклад внёс в её жизнь и он достоин лучшего отношения к себе со стороны родных великой певицы...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эеее, заман узгэрдеме, эллэ бэндэ узгэрдеме? Белмэссен инде.туган туганны акчага, байлыкка алмаштырып бетте хэзер.гомергэ килгэн кебек байлык жыя.э бит мэнгелек йортына киткэн чакта шул туганын кирэк була бит.шуны онытмаенча , туганлык араларын озмичэ , ходай биргэн гомерлэребезгэ соенеп яшэсэк иде.газиз аллам сезгэ куркэм сабырлыклар бирсен.Хэмдунэ апанын урыннары ожмахта булсын.Ни кызганыч кеше бу доньядан киткэч кенэ анын кадерен белэбез шуул.???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кем уйлаган...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аңлап бетереп булмый.Хәмдүнә апа туганы Илһам туганы да булмыймыни ул?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гел сэхнэдэ энем дия иде, ялгышмасам, хэзер беркемедэ тугел мени, хэмдунэ апанын кай яктан энесе була сон алайсачтото анламадым,

            Мөһим

            loading