16+

Илһам Вәлиев: "Әниемнең карынындагы ук Илһам Шакировның "Карурман" җырын өйрәнгәнмен"

"Әтием Илһам Шакиров иҗатын, гомумән, югары сәнгатьне ярата, үзе дә җырлый. Аның сөйләвенчә, 1975 елда, әнием минем белән авырлы булганда, күрше авылга Илһам Шакиров концерт куярга килгән. Әтием Илһам абыйга: "Бүген-иртәгә балам туарга тиеш, малай туса, сезнең хөрмәткә "Илһам" дип исем кушачакмын", - дигән. Инде бер атнадан мин - Илһам туганмын"

Илһам Вәлиев: "Әниемнең карынындагы ук Илһам Шакировның "Карурман" җырын өйрәнгәнмен"

"Әтием Илһам Шакиров иҗатын, гомумән, югары сәнгатьне ярата, үзе дә җырлый. Аның сөйләвенчә, 1975 елда, әнием минем белән авырлы булганда, күрше авылга Илһам Шакиров концерт куярга килгән. Әтием Илһам абыйга: "Бүген-иртәгә балам туарга тиеш, малай туса, сезнең хөрмәткә "Илһам" дип исем кушачакмын", - дигән. Инде бер атнадан мин - Илһам туганмын"

2 декабрьдә Казанда Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт опера театры солисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Илһам Вәлиевның концерты узачак. "Илһамнан - Илһамга" дип аталган бу концерт халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка багышлана.

Концерт Р.Ваһапов фонды ярдәме белән оештырыла. Фондның генераль директоры Рифат Фәттахов сүзләренчә, моңа кадәр бер җырчының да Илһам Шакировка багышлап концерт куйганы булмаган. "Программада бары тик Илһам Шакиров җырлары гына яңгыраячак", - диде Рифат Әхмәт улы журналистлар белән узган очрашуда.

Концертта "Казан нуры" оркестры, Р. Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Зәлилә һәм махсус кунак - Фердинанд Сәлахов катнашачак. Илһам Вәлиев алар белән тәүге тапкыр дуэт башкарырга җыена. Рифат Фәттахов әйтүенчә, яшьләр өчен Илһам Вәлиев белән җырлау - зур имтихан.

"Мин әниемнең карынында булганда ук, Илһам абыйның җырларын радио аша тыңлаганмын. Беренче тапкыр "Карурман" җырын ишеткәч, сүзләрен белмәсәм дә, кушылып җырладым. Үзем дә шаккаттым. Ул җыр, мөгаен, әниемнең карынында булганда сеңеп калгандыр. Ә бит "Карурман" җыры ун тапкыр тыңлап та, истә кала торган җыр түгел", - ди Илһам.

"Балачактан Илһам Шакиров җырларын тыңлап үскәч, бу концертка әзерлек эше җиңел бара, чөнки аның барлык җырларын яттан беләм. Мин үземнең тавышыма туры килгән җырларны сайларга тырыштым. Мәсәлән, "Идел буе каеннары", "Нигъмәт", "Ромашкалар" һәм башкалар. Барлык серләрне дә ачып бетерәсем килми. Баянга кушылып җырларга да исәп бар. Гел авыр җырлар гына булмас, дәртле җырлар да башкарачакмын", - ди Илһам Вәлиев.

Шунысы кызык, җырчыга Илһам Шакиров хөрмәтенә Илһам исеме кушылган. "Әтием Илһам Шакиров иҗатын, гомумән, югары сәнгатьне ярата, үзе дә җырлый. Аның сөйләвенчә, 1975 елда, әнием минем белән авырлы булганда, күрше авылга Илһам Шакиров концерт куярга килгән. Әтием Илһам абыйга: "Бүген-иртәгә балам туарга тиеш, малай туса, сезнең хөрмәткә "Илһам" дип исем кушачакмын", - дигән. Инде бер атнадан мин - Илһам туганмын", - ди ул. Соңрак бу тарихны Илһам Шакировның үзенә ирештергәннәр. Ә авылында Вәлиевкә "Илһам Шакиров" дип йөргәннәр.

Ул Илһам Шакиров белән тәүге тапкыр очрашкан көнен искә алды. Алар 1997 елда Казанда "Татар җыры" бәйгесендә танышкан. Илһам Шакиров анда жюри рәисе булган. "Мин Сара Садыйкова җырларын, "Тәфтиләү"не, "Карурман"ны башкарып җиңү яуладым. Илһам абый гримеркасына керсәм, бүлмәдә Хәйдәр Бигичев белән икәү утыралар. Ике даһи! Шул чакта Илһам абый миңа: "Син кайсы авылдан? Нигә Казанга килмисең?" - диде. Хәйдәр абый исә: "Бәлки ул туган ягында кирәгрәк булыр", - диде", - ди җырчы.

Ә дипломга Илһам Шакиров: "Улым, әгәр син Илһам исемен йөртәсең икән, илһамлы бул" - дип язган. Бу урында Рифат Фәттахов болай диде: "Мин Илһам Шакировны бик озак еллар белдем. Ул бик якын иткән кешесенә дә "улым" дип түгел, ә "энекәш" дип эндәшә иде. Илһамга "улым" дип язуы тирән символик мәгънәгә ия дип уйлыйм".

Еллар узгач, ике Илһам төрле концертларда, Сабан туйларында бергә чыгыш ясый башлый. "Кая гына барса да, гади булды, юмор хисен югалтмады. Бервакыт җырлаганнан соң, бер йортка чәй эчәргә чакырдылар. Анда бездән кала, Рөстәм Вәлиев белән Фән Вәлиәхмәтов та бар иде. Шулчак бер абзый йөгереп килеп, Илһам абый алдына тезләнде дә: "Ай, Илһам абый, ниһаять сине тере килеш күрдем!" - диде. Илһам абый: "Ә элек үлгән килеш күргән идеңме?" - дип көлдерде. Әгәр аннан бер җыр җырларга сорасалар, ул берне түгел, унны җырлый иде. Ялындырып тормады, иренмәде", - дип хәтирәләре белән уртаклашты Илһам.

Ваһапов фондының башка концертлары пандемия аркасында вакытлыча кичектерелсә дә, "Илһамнан - Илһамга" концертын куярга уйлаганнар. "Сүз дә юк, без тамашачының һәм артистларның сәламәтлеген кайгыртабыз. Тик күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "безгә коронавирус белән яшәргә өйрәнергә кирәк", - диде. Әлбәттә, концерт саклану чаралары белән узачак: битлек кию, социаль дистанция саклау һәм тамашачыларның санын чикләү. Күңелебез сизгән кебек билетлар санын чикләдек, залның 30 процентын гына тутырачакбыз. Максатыбыз - иң якын тамашачыбызны җыеп, сыйфатлы концерт тәкъдим итү", - ди Р. Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов.

Шуны да әйтергә кирәк, Илһам Вәлиев Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва кыла.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading