16+

Илдус Зиннуров: "Мин әле яшәмәгән дә кебек»

Җитәкче булган кеше нинди генә кәнәфиләрдә утырып, ничек кенә идарә итмәсен, тирә-юньдәгеләр аңа беренче чиратта кешелеклелек сыйфатларына карап бәя бирә. «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровны да коллективта шуның өчен хөрмәт итәләр.

Илдус Зиннуров: "Мин әле яшәмәгән дә кебек»

Җитәкче булган кеше нинди генә кәнәфиләрдә утырып, ничек кенә идарә итмәсен, тирә-юньдәгеләр аңа беренче чиратта кешелеклелек сыйфатларына карап бәя бирә. «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровны да коллективта шуның өчен хөрмәт итәләр.


Илдус әфәндегә бу сыйфатларны Аксубай районының Яңа Дума авылында җиде бала үстергән (тугыздан икесе үлеп китә, туганының ике баласын да үстерәләр) Фатыйма апа да тәрбияләми калмагандыр. Тормышлары авыр булуга карамастан, сугыш чорында да ул балаларын ачлыктан саклап кала. Үзенең бирнәләрен, көмеш әйберләрен балаларын туендыру хакына икмәккә алыштыра ул. Авырлыкларга бирешмәгән, үзендә яшәү рухын сүндермәгән Фатыйма апа улы Илдус тәрбиясендә 91 яшенә кадәр яши. Балаларын ул эш сөючән итеп үстерә. Ә менә китап яратуы Илдусны сихри сәнгать дөньясына китерә. Авыл егете Ленинградның Театр һәм кинематография институтына барып керә. Илдус Зиннуров театрга моннан ярты гасыр элек аяк баса. Германия, Болгария шәһәрләрендә стажировка үтә. Үзе эшләгән дәвердә ул куйган спектакльләрнең саны йөздән артып китә. Аның хезмәтенә читтән килгән театр тәнкыйтьчеләре дә югары бәя бирә. Тикмәгә генә ул быел «Шомбай - фест» фестиваленең югары бүләгенә лаек булмагандыр. Режиссер артистларны якын итә, аларның хәленә керә белә. Әмма барысына да баш рольләрне генә биреп бетереп тә булмый шул. Авторларга килгәндә, ул алдагы елларда Туфан Миңнуллин, Зөлфәт, Ренат Харис кебек танылган язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләрен сәхнәләштерсә, бүгенге көндә яшьрәк авторлар белән хезмәттәшлек итә. «Әгәр пьесаны укып чыгуга, ул ошый икән, режиссер өчен аннан да сөенечлесе юк. Кайчакларда премьералардан соң канәгатьсезлек хисе кичерергә дә туры килә», - ди Илдус әфәнде. Ул Польша, Әстерхан, Самара, Чаллы театрларында да спектакльләр куеп кайтты. Кайда гына булмасын, Илдус Зиннуров куйган спектакльләр һәр баланың күңеленә барып җитә. Ул сәхнәләштергән әкият-спектакльләр милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән. Алар тәрбияви яктан да әһәмиятле. Бүгенге көндә курчак театрында кую өчен сайлап алырлык әсәрләр сирәк булуына борчыла режиссер. Очраклы пьесалар сәхнәгә менәргә тиеш түгел, дип саный. Шуңа күрә аларны энә күзеннән үткәреп кенә алырга тырыша. Билгеле инде, куелачак әсәрне сайлаганда, театр директоры Роза Җаббарова белән киңәшә режиссер.
Кайсы гына театрда бәйрәм чарасы яисә артистларның юбилей кичәсе үтмәсен, Роза Җаббарова белән Илдус Зиннуров һәрвакыт янәшә булырлар. Аларның шулай бердәм, уртак тел табып килешеп эшләүләре башка театрларга да үрнәк. Шулай ук озак еллар бергә эшләгән Валентина һәм Александр Губскийлар да сагындыра режиссерны. Ул тырыш, булдыклы кешеләр белән эшләргә ярата. Илдус әфәнденең үзенең дә кулыннан килмәгән эше юк. Электр яисә техника җиһазлары ватылса, шунда ук төзәтеп куя. Аның тәмле итеп пешергән ризыкларын да хезмәттәшләре мактап туймый, чөнки ул артистларны да сыйларга ярата. Гомумән, киң күңелле, юмарт остазлары белән һәркайсы горурлана. Илдус Зиннуров Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта, профессор.
Илдус әфәнде театрда һәр артист йөрәгенә ачкыч таба белә. Шуңа күрә коллективта да режиссерны хөрмәт итәләр. Үзенең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә Илдус Нәсыйх улына һәркайсының әйтер сүзе бар.
«70 яшь тулу үзен сиздерәме?» - дип сораганнарга Илдус әфәнде: «Әле яшәмәгән дә кебек. Яшәүдән туймау - тормыштан ямь табып яшәүдер инде ул», - дип җавап бирә.

Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның халык артисты:
- Җырчы булам, дип Казанга килгән җирдән Илдус Нәсыйхович миндә курчак театрына мәхәббәт уятты. Ул искиткеч талантлы кеше. Аның белән эшләү бик җиңел. Образлар тудырганда ул артистка эзләнергә мөмкинлек бирә. Ул безнең әтиебез кебек, ярдәмчел дә, кешелекле дә. Әнием үлеп киткәч тә безгә иң беренче Илдус Нәсыйхович килеп җитте. Ярдәм кулын сузды. Илдус Нәсыйхович бары яхшылык кына эшләргә яратылган зат.

Фәнзилә Сабирова, Татарстанның атказанган артисты:
- Ул режиссер гына түгел, педагог та әле. Татар труппасы өчен кадрлар әзерли ул. Педагог бер үк вакытта психолог та булырга тиеш. Авылдан килгән балаларны сәнгать дөньясына кертеп җибәрә ул. Укучылары аннан сәхнәдә үз-үзләрен ничек тотарга, төрле ситуацияләрдән ничек чыгарга, иң мөһиме: кешелек сыйфатларын саклап калырга өйрәнәләр. Мин аны оркестр дирижеры белән чагыштырам, чөнки пьесаның яңгырашы аңардан тора.

Юрий Чуктиев, Татарстанның атказанган артисты:
- Безнең режиссерны мин чын педагог итеп кабул итәм. Аңа режиссерлык сәләте тумыштан бирелгән сыман. Киләчәктә дә аның канаты астында эшләсәк иде әле.

Гөлнур Габдрахманова, Татарстанның атказанган артисты:
- Илдус Нәсыйхович белән без бергә өлкәнәеп барабыз. Ул безгә җил-яңгыр тидермәде. Һәрвакыт янәшәбездә атлады. Курчакларга ничек итеп җан өрергә һәм ничек итеп балалар күңеленә үтеп керергә кирәклеген аңлатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading