16+

Илфак Хафизов: «Тинчурин театрында конкуренция бар»

Тинчурин театрының кайсы гына спектаклен карама, берсеннән-берсе талантлы яшьләр катнаша. Шундый килештереп, оста итеп уйныйлар, кыяфәтләренә карамасаң, сәхнәдә күп тәҗрибә туплаган олпат актер дип уйларсың. Бүген кунак бүлмәбездә шундый талантларның берсе - яшь артист Илфак Хафизов. - Илфак, син тудырган образларны яратып карасам да, синең турында берни белмим бит мин....

Илфак Хафизов: «Тинчурин театрында конкуренция бар»

Тинчурин театрының кайсы гына спектаклен карама, берсеннән-берсе талантлы яшьләр катнаша. Шундый килештереп, оста итеп уйныйлар, кыяфәтләренә карамасаң, сәхнәдә күп тәҗрибә туплаган олпат актер дип уйларсың. Бүген кунак бүлмәбездә шундый талантларның берсе - яшь артист Илфак Хафизов. - Илфак, син тудырган образларны яратып карасам да, синең турында берни белмим бит мин....

Тинчурин театрының кайсы гына спектаклен карама, берсеннән-берсе талантлы яшьләр катнаша. Шундый килештереп, оста итеп уйныйлар, кыяфәтләренә карамасаң, сәхнәдә күп тәҗрибә туплаган олпат актер дип уйларсың. Бүген
кунак бүлмәбездә шундый талантларның берсе - яшь артист Илфак Хафизов.
- Илфак, син тудырган образларны яратып карасам да, синең турында берни белмим бит мин. Әйдә, сөйлә, сүз сиңа!
- Мөслим районы, Рус Шуган авылында дөньяга килсәм дә, балачагым шул ук районның Түбән Табын авылында үтте. Миңа яшь ярым чагында күчеп килгәнбез анда. Ике энемнең (Ришат белән Руслан) туган авылы миңа да үземнеке кебек булды. Шуңа күрә мин үземне Түбән Табын баласы дип саныйм. Әтием Илшат шул авылдан. Ул үз вакытында тирә-юньдә тиңе булмаган мал врачы иде. Хәзер инде группада. Ә әнием Гөлфирә - укытучы. Аның укытмаган фәне, эшләмәгән кул эше юктыр. Икесе дә биергә ярата. Мине көйгә басарга өйрәтүче беренче мөгаллимәм дә - әнием.
- Мал табибы белән укытучы гаиләсендә туган егет ни өчен сәхнә юлын сайларга булды?
- Артист булу хыялы 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, мәктәп директорыбыз: «Укырга кая барырга җыенасың?» - дигәч, башка килгән бер кечкенә генә, ләкин бик тә дөрес фикер очкыны булып яралды. Шул вакытта директор каршындагы бер-ике минут эчендә мин үземне төрле һөнәр иясенә куеп карадым. Үземне станок артында басып торучы, машина йөртүче яисә өстәл артында кәгазьләргә күмелеп утыра торган кеше итеп күрү бик куркыныч һәм кызыксыз иде. Ә сәхнәләрдә уйнаган бар, анда рәхәт, һәрчак яңалыкка омтыласың. Шулай да, әнием әйтүенчә, мин балалар бакчасында ук башкалар каршына чыгып, бүре булып улый-улый, әкиятләр сөйләгәнмен. Димәк, кечкенәдән артист һөнәре, кечкенә генә очкын булып, эчтә янып яшәгән инде.
- Театр белән бәйле балачак хатирәләре калмаганмы күңелдә?
- Безнең авылга спектакль белән килгәннәрен хәтерләмим. Ләкин кечкенә чакта «Зәңгәр шәл»дәге абыстайларны ашка чакыручы малай ролен уйнаганда (тышта 30 градус салкын иде) минем яланаяк чыгуыма барлык тамашачыларның да: «Абау, җаным, бар, аягыңа оекбаш булса да киеп чык», - дип әйтүләрен беркайчан да оныта алмая­чакмын. Ә мин бирешмәдем. Аларны тыңламыйча, үз эшемне җиренә җиткереп башкардым. Ахырдан сөйгәннәре әле һаман да хәтердә.
- Тинчурин театрына нинди юллар алып килде, Илфак?
- Безнең авылдан бик күп талантлы кешеләр, спорт осталары чыккан. Шулар арасында Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов та бар. Мин артист булу теләге белән яна башлагач та, әти-әнием аның белән киңәшләшеп, кая укырга керәчәгем турында кайгырта башлады. Ул - безнең Тинчурин театры артисты. Шуңа күрә минем училищеда театрыбыз режиссеры Рәшит Заһидуллинга эләгүемне һәм Зөфәр абый белән бер театрда эшләвемне бик зур бәхет итеп саныйм. Инде алты сезон эшлим икән, карале. Әле кичә генә килгән кебек.
- Белүемчә, сине бик яратып торган кызың бар? Үзең төзегән гаилә турында да сөйләшеп алыйк инде!
- Минем гаиләм яшь әле. Бик акыллы хатыным һәм сөеп туя алмаслык кызым бар. Бу тормышта алар миңа зур терәк. Нинди генә хәлдә өйгә кайтып аусам да, кызым Нәргизә мине үзе белән уйнарга чакыра һәм чынбарлыкны онытып, самими балачак дөньясына кереп чумабыз. Менә шул чакта минем җаным, яңа сулыш алып, дөрләп яна башлый. Алар турында сөйләп кенә бетереп булмый... һәм булмасын да инде...
- Илфак, дөресен әйтергә кирәк, артистка йә «везет», йә юк. Үзеңне бәхетле, эше уңучан артистка саныйсыңмы?
- Әлбәттә, бәхетле. Бу дөньяда үзеңне табудан да зуррак бәхет юктыр. Ә мин үземне генә түгел, үз режиссерымны да таптым. Бу инде әйтеп бетергесез бәхет.
- Театрда талантлы артистлар күп. Өлкән буын да, урта буын да, яшьләр дә сәхнәне дер селкетә. Рольләр бүленешендә аңлашылмаучанлык чыкмыймы, конкуренция сизелмиме?
- Рольләрне режиссер билгели. Ул рольләрне һәрчак шәхси үзенчәлекләребездән һәм нәрсә булдыра алуыбыздан чыгып бирә. Ә үзара конкуренция бар. Әлбәттә, мин Артем, Зөлфәт, Булат, Илнур һәм башкаларга карап, тагын да әйбәтрәк, тырышыбрак уйнарга тырышам. Ә алар, үз чиратында, мине уздырырга омтылалар. Менә шулай ярышып үсәбез.
- Бу сорауга бер генә җөмлә белән җавап бир әле: артист һөнәре синең өчен кайсы ягы белән кызыклы?
- Һәр көне кабатланмас, мавыктыргыч булуы белән.
- Иң уңышлы дип санаган ролең нинди?
- Мин үз өлешемә тигән рольләрнең барысын да яратам. Ә шулардан Йосыф, «Төш» спектаклендәге Камил, «Гамлет»тагы Лаэрт, «Хаҗи әфәнде өйләнә»дән Габделхак рольләре аеруча якын.
- Өлкән буын артистлары белән мөнәсәбәт ничегрәк? Алардан нинди тәҗрибә аласыз?
- Күз дә алган юк инде үзләреннән. Һәр киңәшләрен, һәр фикерләрен истә калдырырга, сеңдерергә тырышам. Әлбәттә, барысын да аңлап бетермәгән чаклар да бар. Яшь бит әле.
- Театрдан тыш, мөгаллимлек тә итәсең бугай әле син?
- Үзем укыган театр училищесында «Сәхнә теле» буенча укытучым Рәүф Салиховичка булышып, белем туплап йөрим. Кайчак мәктәптән киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Аларга бик теләп ярдәм итәргә тырышам. Калган вакытым - гаиләгә.
- Илфак, буш вакытларыңны ничек уздырасың?
- Буш вакытымны, үземне тулысынча гаиләмә багышлаган кеше мин. Кызым белән үткәргән вакытны беркайчан да күпсенмим, ул артык та булмаячак. Шуңа күрә, җай чыккан саен, аның белән кайнашырга тырышам. Ул йоклаган арада, илһам килгәндә, үзем өчен генә булса да, язгаларга тырышам. Менә шулай яшәп ятыш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading