- Бабам 1943 елда Сталинград янында барган сугышларда каты яраланып, бер кулсыз кайта. Башта колхоз рәисе була, аннан атлар карый. Без аның белән печәнгә, ә авыл малайлары белән Сөнгә, Агыйделгә чыгып йөри торган идек. Чират көтүенә чыгулар үзе бер маҗара булыр иде. Минем гомумән лагерьга йөргән булмады. Әтием ягына - Әтнә районы Күәм авылына да кайтып йөрдек, - ди рәссам, истәлекләргә бирелеп. - Мин бит авылны күз белән күреп кенә түгел, ә аның исенең нинди икәнен дә беләм. Агач идәннең ничек шыгырдавын да хәтерлим. Бабайның Кызыл Йолдыз ордены белән уйнаучы да, чәнечке-калакларны идән ярыгына ташлаучы да үзем... Әбинең мичтән яңа гына чыккан ипиенә ягылган сөт өсте, мәтрүшкә, урманнан җыелган үләннәр салып пешергән такта чәй... Менә шулар бөтен нечкәлекләренә кадәр әлегәчә күңелдә саклана, - ди ул.
Юкка гына аны бөтенесе авыл рәссамы дип атамый торгандыр. Дөрес, кайчагында аның кылкаләме шәһәр ыгы-зыгысына да орынып ала. Кайчагында киндерендә портретлар да «борынлый».
- Моңа карап мин барыбыр портретчы булмаячакмын. Ә инде кем дә булса портрет ясавымны сорый икән, мин аны теләсә кайсы портретчыга караганда да профессиональрәк итеп эшли алам. Чөнки төрле мәктәпләрне уздым, төрле стильләрдә эшләдем, төрле технологияләрне башкардым, - ди монументалист рәссам, сәнгатьтә үз юлыңны табуның мөһимлеген ассызыклап.
Юл башы
Илнурны сәнгать юлына илтүче сукмакларны ул бакчага йөргәндә үк абайлап алалар. Алга таба берсе икенчесенә ялгана бара: 1-2 нче сыйныфтан ук изостудия, аннан сәнгать мәктәбе, училище, институт. Дөрес, әтисенең Илнурны Мәскәүгә Суриков исемендәге институтка җибәрәсе бик килми. Күрәсең, улым үзем кебек үк төзүчеләр институтын тәмамлап, архитектор булыр да, эшемне дәвам итәр, дип юраган булгандыр. Чынлыкта күпмедер дәрәҗәдә шулай була булуын. Чөнки монументаль сәнгать барыбер архитектура белән сынлы сәнгатьнең синтезы ләбаса. Әле шуның өстенә, институтны тәмамлагач, Суриковкада укыткан профессорына ирекле тыңлаучы буларак, архитектура институтына да йөри Илнур. Кирәге чыга, төрле фирмаларда архитектор, баш архитектор булып та эшләргә дә туры килә аңа алга таба.
Кызыл кар булмый дисеңме?
Хәзерге вакытта рәссамның остаханәсендә берьюлы берничә эш өлгереп килә.
- Менә бу эштә бер матур гына шәһәр кызы килеп чыкты башта. Ә мин исә кояшта бите янып беткән, нык куллы, төп кебек аяклы авыл кызын - крестьян мадоннасын эшлисем килде. Ул татар да, эшчән дә булсын, дип кат-кат ясадым. Эшкә тотынганда, иң мөһиме - идея. Минем әйтер сүзем һәрвакыт бар... Тормышта нәрсәгә исем китәме? Зыңгылдап торган тынлыккадыр, бәлкем... Мин монотон, бертөрле тормыштан киндердә генә арынам. Үземне кайвакыт ике яктан күзләре капланган ат кебек хис итәм. Остаханәгә киләм дә як-якка каранмый гына эшли дә башлыйм. Таллар тибрәлгәнен дә, күтәрелеп килүче кояш халәтен дә, чалгы тотып кайтып килүче авыл агасының аяк тавышын да ишеткәндәй... хәтта сөт исен, чабылган сусыл печән исен тойгандай булам, - ди рәссам, авыл темасы ярылып яткан эшләренә ымлап.
...Чыннан да, кызыл кар яуганны көтеп, зар булучылардан түгел рәссам. Тота да буйый ул аны, нинди килеп чыга - кызылмы, зәңгәрме, яшелме - бар да үз кулында.
Комментарийлар