16+

Илсур Метшин «Шәһри Казан»га туры сүзле һәм объектив булган өчен рәхмәт белдерә

Хөрмәтле «Шәһри Казан»лылар! Чын күңелдән сезне газетаның матур юбилее - 25 яшьлеге белән котлыйм! «Шәһри Казан» тарихы шәһәр тарихы белән бергә үрелеп бара. Шәһәр тормышы, аның өчен әһәмиятле вакыйгалар - барысы да газета битләрендә чагылыш таба. Казанның 1000 еллыгы, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы, Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын...

Хөрмәтле «Шәһри Казан»лылар!
Чын күңелдән сезне газетаның матур юбилее - 25 яшьлеге белән котлыйм!
«Шәһри Казан» тарихы шәһәр тарихы белән бергә үрелеп бара. Шәһәр тормышы, аның өчен әһәмиятле вакыйгалар - барысы да газета битләрендә чагылыш таба. Казанның 1000 еллыгы, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы, Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру, Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек - бу тарихи вакыйгалар, ә тарихны мәңгеләштерүдә сезнең өлешегез чиксез зур.
Сез Казанның көндәлек тормышы, уңышлары һәм проблемалары, бүгенгесе һәм киләчәккә планнарына да битараф түгел. Ә шәһәр халкының кәефен, кунакларның хис-тойгыларын күрсәтүегез аерым ихтирамга ия.
Сезгә туры сүзле һәм объектив булуыгыз, үз һөнәрегезгә тугрылык­лыгыгыз, башкаланы үстерүгә керткән өлешегез, Казан халкына лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм! «Шәһри Казан» газетасы коллективына алдагы көннәрдә дә иҗат уңышлары, сәламәтлек, имин тормыш, тугры укучылар телим! Казан тарихын киләчәктә дә бергә языйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading