16+

Ильтани Илялованы укучылары ни өчен хөрмәт итә?

Актерлар йортында Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, театр тәнкыйтьчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильтани Илялованың 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Ильтани Илялованы укучылары ни өчен хөрмәт итә?

Актерлар йортында Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, театр тәнкыйтьчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильтани Илялованың 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Ильтани Илялова үзенең бөтен гомерен театр сәнгатен өйрәнүгә һәм аны популярлаштыруга багышлаган шәхес. Аның 14 китабы, 500гә якын мәкаләләре матбугат битләрендә дөнья күрде. Залда барысы да диярлек күренекле артистлар, сәнгатебезнең төрле тармагында хезмәт куючы шәхесләр иде. Юбилярны аягүрә басып алкышлап каршы алдылар.
- Сез ничек итеп шулай яшьлегегезне саклап кала алдыгыз? Сез монда иң олысы булсагыз да, иң яше булып күренәсез. Бу залдагы режиссер-укучыларыгызда да Сезнең өлешегез бар, чөнки Сез аларда сәнгатькә мә­хәббәт тәрбияли алдыгыз, - диде Фәрит Бикчәнтәев үзенең чыгышында.
Шушы урында Ильтани Илялова: «Әйдәгез, шушы залда минем 90 яшьлек юбилеемда да очрашыйк», - дигән тәкъдимен җиткерде. Камал театры директоры Илфир Якупов Ильтани ханымның студентларына һәрвакыт ышануын, заманында ял итәргә киткәч, үзенең аның фатирында калып торуын искә төшерде. Камаллыларның һәркайсы юбилярга изге теләкләрен ирештерде.
Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова педагог­ны тәбрикләгәндә, аны һәрьяк­лап үрнәк итеп күрсәтте.
Тинчуринлылар Ильтани Илялованы котлаганнан соң аннан «имтихан» да алдылар.
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та аның укучыларыннан берсе.
- Минем Ильтани Илялованы яратуым студент чактан башланды. Сез студентларны имтиханга кат-кат чакырып тилмертмәдегез. Шуңа күрә без Сезгә гомер буе рәхмәтле булдык, - дип сөйләде.
Мәдәният һәм сәнгать институтының театр кафедрасы деканы Руфина Таҗетдинова юбилярны «елъязмачы да, сәяхәтче дә» дип атады.
Институт доценты Раушан Шәриф шулай ук юбилярга соклануын белдерде. Педагогның шәкертләре Татарстанга гына түгел, Россия буйлап таралуын да әйтеп узды. Ильтани Илялованы тәбрикләргә Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә һәм башка театрлардан да килгәннәр иде. Тантаналы кичәне дә Ильтани ханымның укучысы, журналист Земфира Гыйльметдинова алып барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading