16+

"Җинаять һәм җәза". Беренче тапкыр татар телендә

Федор Достоевскийның "Җинаять һәм җәза" әсәре буенча федераль программа кысаларында куелган спектакльнең репетициясе инде августтан бирле барган. Бу аның Татарстан мәдәнияте тарихында беренче тапкыр татар телендә тәкьдим ителүе булып тора. Инсценировка авторы һәм режиссеры - Уфадан Илсур Казакбаев.

"Җинаять һәм җәза". Беренче тапкыр татар телендә

Федор Достоевскийның "Җинаять һәм җәза" әсәре буенча федераль программа кысаларында куелган спектакльнең репетициясе инде августтан бирле барган. Бу аның Татарстан мәдәнияте тарихында беренче тапкыр татар телендә тәкьдим ителүе булып тора. Инсценировка авторы һәм режиссеры - Уфадан Илсур Казакбаев.

Федор Достоевскийның "Җинаять һәм җәза" әсәре буенча федераль программа кысаларында куелган спектакльнең репетициясе инде августтан бирле барган. Бу аның Татарстан мәдәнияте тарихында беренче тапкыр татар телендә тәкьдим ителүе булып тора. Инсценировка авторы һәм режиссеры - Уфадан Илсур Казакбаев. Шунысын да әйтергә кирәк, быел Федор Достоевскийның тууына 200 ел тула. Үзенең 85 еллык юбилеен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры да билгеләп үтә.

Спектакльне куйганда режиссер Илсур Казакбаев үзен Достоевскийның классик әсәрен укучы ролендә күз алдына китергән, аңа романның мәгьнәсен аңлатырга тырышкан.

"Бу бит барыбыз да уза торган мәктәп программасы. Минем өчен "Җинаять һәм җәза" спектаклен тамашачыга гади һәм уңайлы формада күрсәтү мөһим иде. Әсәрдә исә һәрберсенең үз сюжет линиясе булган геройлар күп, мин инде үзем өчен аларның кайберләрен сайлап алдым. Әйтик, Достоевский бары тик ике мәртәбә генә искә алган Раскольниковның әтисен һәм спектакльдә бер герой берничә төрле образга керә торган мистик моментларны күрсәтәсе килде. Бу бик уникаль әсәр, театральләштерүе дә көчле булды, тамашачы аны җылы кабул итәр дип ышанам", - диде Казакбаев.

Раскольников ролен уйнарга теләүчеләр күп булган, аны Минзәлә театры актеры Рөстәм Зиннуровка биргәннәр. Аның сүзләренчә, "Җинаять һәм җәза" - ул классика, андагы геройны уйнау күпләрнең хыялы булып тора.

"Әлеге җитди һәм кызыклы проектта катнашуыма мин чиксез шатмын. Андагы эш стиле, декорацияләр һәм тамашачыга тәкьдим итү формасын мин театр сәнгатендә күптән көттем. Безне эчтән "җимерүче" режиссер белән миңа эшләү бик ошады, ул миннән үземнең тормышымны Раскольниковныкы белән туры китерүмне сорады, аңа тере эмоцияләр кирәк иде", - ди Зиннуров.

Әсәрне татар телендә театральләштерү миңа зур тәҗрибә һәм сүз запасы бирде дип, өстәде төп рольне башкаручы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading