16+

Исламия Мәхмүтова: «Хәлилне юксынам, ул гел исемдә»

Исламия Мәхмүтова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты: - Берүзем яшәсәм дә, үземне ялгыз дип әйтә алмыйм. Актив тормыш алып барам. Балалар, оныклар белән еш аралашабыз. Сеңлем Рузия белән сөйләшеп туя алмыйбыз. Сәхнәдә дә уйныйм бит әле. Яраткан тамашачыларым бар, алар хәлемне гел белеп торалар. Ә менә Хәлилне юксынам. Ул гел...

Исламия Мәхмүтова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:
- Берүзем яшәсәм дә, үземне ялгыз дип әйтә алмыйм. Актив тормыш алып барам. Балалар, оныклар белән еш аралашабыз. Сеңлем Рузия белән сөйләшеп туя алмыйбыз. Сәхнәдә дә уйныйм бит әле. Яраткан тамашачыларым бар, алар хәлемне гел белеп торалар. Ә менә Хәлилне юксынам. Ул гел исемдә. Догалар уку ярдәм итә. Ялгыз калганнарга үз эчләренә бикләнмәскә, күбрәк аралашырга киңәш итәм. Кәрим Тинчурин театрында нәкъ менә балалары була торып та, картлар йортында яшәргә мәҗбүр карчык тарихын чагылдырган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен карасыннар. Бик гыйбрәтле әсәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading