Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә кемнәр генә алынмады. Бүген дә бу әсәргә нигезләнеп язылган Габдулла Кариев театрында “Тапшырылган хатлар” спектакле уйнала, теләсәгез ачык чыганаклардан фильмын карый аласыз.
Камал театры да “Тапшырылмаган хатлар”га үз төсмерен бирергә булган. Спектакльне Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлаган яшь режиссер Әскәр Галимовка ышанып тапшырганнар. Ул үз чиратында башка яшь дусларын да җәлеп иткән. Классик әсәрне яшьләр ничек аңлавы кызык тоелды, шуңа премьерага зур өметләр баглап бардым. Спектакльне карагач, гадәттә йә ошый, йә ошамый дигән фикергә киләсең. Кайчак берничә көн уйланып та йөрисең, режиссер нәрсә әйтергә теләгән икән мондый алым белән дисең. Ә Камал сәхнәсендә куелган “Тапшырылмаган хатлар”ны карагач, нәрсә әйтергә дә белмәссең.
Гадел Кутуй әсәре хатын-кызның күңелендә булган иң яшерен, ихлас уйларның чагылышы. Ә спектакль исә, әсәрнең кыскача эчтәлек сөйләвен хәтерләтте. Бәлки, бу драманың максаты кешеләрне Гадел Кутуй әсәрен укырга этәрүдер. Алай булса, максатыгызга ирештегез, чөнки әсәр Галиянең характерын да, тормыш сабакларын да яхшырак ача. “Тапшырылмаган хатлар”ны укыган тамашачы өчен, спектакльдә йокы килү ихтималы бар.
Спектакль мескен генә фатирда түшәктә ятучы карчык Галиянең йокыдан уянуыннан башлана. Инсульт кичергәч, аның хәтере дә какшаган. Кызы Кадрия әнисенең хатларын укып, аның белән бергә яшьлегенә сәяхәт итә. Сәхнәдә яшь Галия белән Искәндәр күренә. Галиянең җырлавына сокланып карап торучы Искәндәр, мәхәббәт аңлату, беренче очрашу бер-бер артлы тиз генә узып китте. Шулай ук яшьләрнең гаилә коруы, аннан 2 бала белән Галиянең авылга кайтып китүе, анда эшли башлавы, аннары рабфакта бергә укыган группадашы Вәлине очрату да шулай ук өстән-өстән генә ачыла.
Ярый әле Галиәкбәр абый һәм исерек Галиуллин әфәнде булды. Бераз елмаеп куйдым. Гомумән, актерларга тел-теш тидерерлек түгел, үзләренә йөкләнгән миссияне башкарып чыктылар кебек, урта һава. Ришат Әхмәдуллин исә Искәндәр ролен фильмда да уйнаган иде. Төнлә уятсалар да, рәхәтләнеп Искәндәр булып уйный аладыр. Яшь Галияне уйнаучы Айгөл Шәкүрова белән менә дигән партнерлар. Өлкән яшьтәге Галияне уйнаган Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрованы төп рольләрдә күрү шатландырды. Хәлимә апа да Галия кебек көчле рухлы кеше. Режиссер әйтергә теләгән фикер һәм фәлсәфә драманың ахырында гына бераз ачылды. Галия: “Мин гаепле. Ялган белән бәхет корып булмый шул”, - диде. Спектакль башында Искәндәргә ачу саклап сөйләгән Галия дә гаепле. Ул бит балаларын ялганлап Вәлине аларның “әтиләре” дип әйтте. Кадрия дә әнисен бу ялганы өчен кичерде. Күңелдә саклаган хатирәләр кайвакыт авыр йөк булып бара. Аларны вакытында җибәрергә, кешеләрне вакытында кичерергә кирәк. Шәхсән мин спектакль шундый сабак бирә дигән фикердә. Режиссерга төп сорауның берсе: Вәли һәм Искәндәр кайда соң? Аларга нәрсә булган? Галия берсе белән булса да янәдән күрешкәнме?
Әлбәттә, Кариев сәхнәсендәге “Тапшырылган хатлар” Камалдагы “Тапшырылмаган хатлар”га караганда кызыклырак тоела. Чөнки Илгиз Зәйниев куйган спектакльдә аның карашы чагыла. Ә Әскәр Галимов версиясе классик әсәргә якынрак, әлбәттә, әмма...
Чәчмә әсәрләрне сәхнәләштерү җиңел эш түгел. Повестьне сәхнәләштерәм дип бөтен әсәрнең эчтәлегенә тукталу үзен аклыймы? Сүз уңаеннан, Әлмәт театрында куелган “Синсез килгән язлар” спектаклен телгә аласы килә. Зифа Кадыйрованың романыннан берничә өзеккә генә тукталып, вакыйгаларны үстереп, уңышлы спектакль тәкъдим иттеләр. Ә шул әсәрне куйган Башкорт дәүләт академия театры шулай ук эчтәлек сөйләгән иде. Ардыртты ул тамаша.
Шулай да, Камал театрына барып “Тапшырылмаган хатлар”ны карарга киңәш итәм. Әсәрне искә төшерү, спектакль карау зыян булмас.
Комментарийлар