16+

«Каравон»да «Буран әбиләре» җырлый

«Каравон» XXII Бөтенроссия рус фольклоры бәйрәменең төп кунаклары быел «Буран әбиләре» булачак.

«Каравон»да «Буран әбиләре» җырлый

«Каравон» XXII Бөтенроссия рус фольклоры бәйрәменең төп кунаклары быел «Буран әбиләре» булачак.

25 майда Татарстан Республикасының Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» дип исемләнгән XXII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале узачак. Николай Чудотворец хөрмәтенә аталган авылда «Каравон» бәйрәме элек-электән үткәрелгән инде. Яңа сулышны аңа 1988 елда өрәләр. Тагын 5 елдан бәйрәм фольклор фестивале буларак билгеләп үтелә башлый. Быел бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан 140тан артык иҗат коллективы катнашыр дип көтелә. Арада 2012 елгы «Евровидение»дә дөньяны шаулатып, икенче урын алып кайткан удмурт карчыклары - «Буран әбиләре» дә бар. 8 әби (аларның иң яшенә - 45, иң өлкәненә - 78яшь) татарстанлылар игътибарына «Евровидение» бәйгесеннән соң яздырылган дебют альбомнарына кергән удмурт һәм рус халык җырларын, чит телдәге хитларын тәкъдим итәчәкләр.
Иртәнге 9.00 сәгатьтә башланып китәчәк бәйрәмдә халык осталары кулы белән ясалган төрле эшләнмәләр сатып алырга да мөмкин булачак.
Никольское авылына Казаннан автобуслар барачак. Алар иртәнге 8.00 дән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, «Корстон» комплексы, Сәетгалиев ис. мәдәният йорты, Җиңү проспекты һәм Вишневский урамыннан кузгалачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading