16+

Кариевта – премьера “Матурлык” ничек туган?

Кариевта яңа спектакль тамашачы хозурына тәкъдим ителде.

Кариевта – премьера “Матурлык” ничек туган?

Кариевта яңа спектакль тамашачы хозурына тәкъдим ителде.

19-20 нче гыйнвар көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча куелган “Матурлык” спектакле премьерасын тәкъдим итте. Кичә премьераның беренче көне булды. Буран булу сәбәпле тамашачыларның яртысы диярлек театрга килеп җитә алмады.  

Театр сөючеләрне, премьераның беренче көнен карарга килүче белгечләрне, гомумән, әдәбият-сәнгать дөньясын яратучыларны Әмирхан Еникиның бик тә якын булган хикәяләренең берсе бирегә тартып китергәндер дип уйларга кирәк. Һәрхәлдә, яратып укыган әсәремнең ничек сәхнәдә уйналуын күрү кызык иде. Кариев театрында исә без бөтенләй башка әсәр карап кайттык. Бу инсценировка да түгел, ниндидер микс булып чыккан бугай. Инсценировка авторы Булат Минкин әйтүенчә, алар Әмирхан Еникинең берничә әсәрен укып караганнан соң, “Әйтелмәгән васыять”кә тукталырга булганнар.

– Бу спектакль кешеләрнең үз тамырларын, туган туфракларын югалтуы хакында. Ә тамырларга хыянәт итеп, син үзең дә вакланасың, үз-үзеңне югалтасың... Эшли башлаганда без Әмирхан Еникинең өч әсәрен – “Матурлык”, “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”ен укып чыктык. Миңа да, режиссерга да иң ошаганы – “Әйтелмәгән васыять” әсәре булды, – дип фикерен белдерә ул.

Спектакльдә күп эш башкарылган. Артистларның да, әсәрне сәхнәгә әзерләүчеләрнең дә хезмәтләрен бәяләми булмас. Үткән белән бүгенгене тоташтыручы рухи кыйммәтләр төшенчәсенең югалуы темасы да актуаль кала. Тик сәхнә әсәре гадәти гаилә проблемаларын чишәргә алынган кебек хис калдыра. Акъәбинең борчылу-уйланулары әсәрнең үзендә аның һәм автор сөйләме аша белдерелә. Без укучы буларак шул хисне кичерәбез, аның бергә йөрибез. Ә Кариев сәхнәсендә куелган әсәр бик күп сораулар калдырды әле. Әмирхан Еники әсәре буенча таныш Акъәби образын эзләп килүче тамашачы да беркадәр югалып калды. Безнең күңелебезгә берегеп калган ул Акъәби андый түгел иде.

Образның бирелеше генә түгел, хәтта киемнәренә кадәр без белгән Акъәби башкача кебек тоела миңа. Көчле рухлы, нык характерлы әбинең бөтенләй икенче яктан ачылуы бәлки режиссер куйган максатка да туры киләдер. Миңа ул никтер Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” әсәрен хәтерләтте. Шул ук эпизодлар, шул ук тема да кабатлана. Яңа туган әсәрне сөйләп чыгу дөрес булмас. Аны үзегез барып-күреп бәяләгез. Аннан спектаклне һәркем үзенчә аңлый бит.

Әнә балалар шәһәргә киткән, дөресрәге, авыл белән араны өзелгән. Аларга хәзер авыру әниләрен шәһәргә алып китеп тәрбияләргә туры киләчәк. Ананың кайда яшәячәген бүлешү дә яңалык түгел. Ахыр чиктә, әбекәйнең хастаханәдә вафат булуы да кызганыч. Ул чын әсәрдә шулай бара. Тик геройлар сәхнәдә бик тә примитив шартларга куелган. Әсәрнең рухын тоеп бетереп булмады. Суфиян ролен башкаручы Раушан Шәрипов берара ышандырды. Кайбер фикерләреннән күңелем дә тулып-тулып алды, күз яшьләремне дә тыя алмадым. Гарифә ролендәге Альбина Гайзуллина аз гына вакыт аралыгында да үз йөзен күрсәтте.

Сәхип белән Гөлбикә парындагы “пар чыгару”ны тагын да көчәйтәсе килде. Сәхнәдә икешәр тапкыр уйналган аракы эчү күренеше белән нәрсә әйтергә телиләр. Әсәрнең үзендә бит күбрәк футбол карап гаугалашкан чаклар телгә алына. Акъәби чынлыкта да аларның тавышыннан сискәнеп китә. Кунаклар хәтта бүлмәнең икенче ягында Акъәби ятканын белми дә. Кабат шул аракы эчү моментына кайтсак, аны анасы өчен борчылган Суфиян чәркәсен минут саен күтәрмәс иде.

Соңыннан мәчеткә йөри башлавын хәбәр ителәчәк геройның үз-үзе белән көрәше шушы урында ук башланырга тиеш иде түгелме? Ул Сәхипкә аракы мәсьәләсендә дә каршы чыгарга тиеш иде кебек. Мондый чак түгел бит! Аннан Суфиян бик йомшак адәм булып чыкты. Ул бит нәселнең ныклыгын дәвам итүче. Детальләргә килгәндә, яхшы юл сумкалары Акъәби заманында булмагандыр. Әле әсәрдәге яшел сандык та бар иде бит.

Спектакль барышында иң күңелгә тигәне – артистларның тетеп-тетеп русча сөйләп сәхнәдә уйнаулары булды. Кайбер сөйләмнәрне гел русчага аудару кирәк идеме икән? Галимнәр әйтмешли, тел җәһәтеннән дә тәкый гаҗәпкә калдырды бу кариевлар. Әмирхан Еники әсәрен карарга барып русча чыгышлар тыңлап кайтырмын дип һич тә уйламаган идем. Гомумән, яртылаш русча, артылаш татарча сөйләшкән спектакльне беренче каравым. Бәлки миннән артык белүчеләр, мине төзәтер. Журналист һәм галим Флорид Әгъзамовның икетеллелек турындагы фельетоны искә төште. Ул бер авызда ике тел – кече тел белән олы тел дип яза. Кайсысы русча сөйләшә дә, кайсысы татарча сөйләшә икән, дип баш вата торгач, мин дә аптырашта. Тел мәсьәләсе театр сәхнәләрендә моңарчы да күтәрелде безнең. Тик проблеманы турыдан-туры русча сөйләмгә күчеп кенә хәл итү дөресме? Әйе, тормышта да шулай аралашабыз, ярым-йорты тел белән сөйләшәбез диярсез. Менә сәхнәдә шуның белән көрәшү юлларын күрәсе иде. Татарчаны аңламаган бер кеше өчен башка телдә сөйләргә күчү нормага әйләнде инде. Тел белмәгәннән уңайсыз хәлгә калу бер Генада гына чагылып китә. Ул үкенү дә бик сизелер-сизелмәс кенә бирелгән. Гомумән, мин ул малайдан күбрәкне көткән идем. Үземнең артык беркатлылыгым белән Акъәбине Генаның кинәт кабынган бунтарьланып киткән холкы, әби теләгәнчә, җирләтергә ирешер кебек, аның васыятен үтәү өчен азакка кадәр көрәшер дип көткән идем. Их, үзгәрткән көйлеш монысын да үзгәртергә иде дә. Фикере булган яшьләр шундый бит, тик оныкка әби тәрбиясе аз эләгеп калды шул.

Торам торам да, хатынның колагын борам дигән гыйбарә күңелгә килә. Билгеле әсәрләрнең инсценировкасын эшләү, әйтергә кирәк, уңышсызрак эшләү модага кереп китте бугай. Бу арада гел шундый күңел кайта торган әсәрләр карарга туры килгәләде. Бигрәк тә әсәрнең сәхнәдә эшләнеше, тирәнлеге биреп бетерә алмау да артты. Аннан драма әсәрләренә кытлык барыбер дә бар, ахырсы. Әдәби әсәрләргә багышланган теге зур бәйгегә драма әсәрләре номинациясен дә өстәргә кирәктер. Барыбер дә, ул бәйгедә көтелмәгән авторлар, көтелмәгән әсәрләр туып тора, рәхмәт яугыры. Аннан Әмирхан Еники әсәрләренә багышланган “821 километр” дип аталган кинокартина да эшләнде. Авторның берничә әсәрен берләштерелгән фильм барлыкка килгән иде. Зур уңышларга ирешеп барган фильм да беркадәр сораулар тудырган иде. Һәрхәлдә, Әмирхан Еники әсәрләре тирәнлеге ягыннан икенчел материал булып кулланганда, никтер гел канәгатьсезлек дисәң артыкка китәрми, ризасызлык тудыра. Ул икенчел формада, икенчел жанрда баерга тиеш булса да, никтер югалып кала. Әмирхан Еникинең бөтен көче аның образлылыгында, аның фикер тирәнлегендә шул. Мөгаен, шуны биреп җиткерә алмыйбыз, ахырсы. Әсәрнең рухын сәхнәдә тою теләге бетмәде әле миндә.

Әлбәттә, эчтәлектән тыш, сәхнәдәге эффектлар, биюләрне, заманча сәхнә бизәлеше гаҗәпкә дә калдырды. Ул тимер трубаларны белән ни генә кыландырып бетермәделәр, шаккаткыч осталык. Урыны-урыны белән куркытып та алдылар, әле ярый сәхнәнең ул ягында утырмадым дип уйлап куйдым. Тимер торбалар ярдәмендә сәхнә пәрдәләренең шулай заманча еш алышынып торуы, әсәрне артык җиңеләйтеп үк җибәрмәдеме икән?

 Һәрхәлдә уйланырга, фикерләргә җирлек җитәрлек. Әлбәттә, күңелдә бурандагы кебек төрле хисләр кузгалды. Шулай да Кариев театрын премьера белән котлыйсы килә. Зур тырышлык куеп, зур эш башкарып чыкканнар. Әмирхан Еникинең юбилей елында язучының исемен халыкка кайтаруга, уйлануга бер адым булсын иде бу! Шулай, буран уртасыннан көрт ерып, спектакль карарга килгәннәргә “Афәрин” дип әйтеп кайтып киттем әле. 

Язмага реакция белдерегез

3

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading