16+

«Кайгы-хәсрәт урап узмады»

Хәния Фәрхи тормыш сынаулары, үкенече һәм гаилә турында

«Кайгы-хәсрәт урап узмады»

Хәния Фәрхи тормыш сынаулары, үкенече һәм гаилә турында

- Хәния апа, күптән түгел социаль челтәрдә теркәлүегез кысыксыну уятты. Чынлап та компьютер артында үзегез утырасызмы?
- Әйе. Анда минем исемнән дә язышып утыручылар байтак, әмма Хәния Биктаһирова дигәне минем рәсми битем. Үз тамашачым белән аралашам, төркемдә аларның фикерләрен, теләкләрен укыйм. Юлда йөргәндә вакытны бушка уздырмау өчен дә менә дигән мөмкинлек. Җырларны да тыңларга уңайлы. Яшьләр, балалар бик күп яза, беркемне дә җавапсыз калдырмаска тырышам.

- Буш вакытыгыз бәйрәмнәргә туры килсә, ял сәгатьләрен ничек уздырасыз?
- Кода-кодагыйлар белән дус яшибез. Гаилә бәйрәмнәрен алар белән, аларның туганнары белән бергәләп бер табын артында уздырабыз. Өч гаилә бер ихатада яшиләр. Тәлгать кода музейны хәтерләткән аучы йорты төзеп куйды, ял итәр өчен бик яхшы урын. Габделхәйнең туган авылына да кайтабыз. Яңа ел, туган көн, 1 май кебек зур бәйрәмнәрне анда, Биектау районында каршы алабыз.

- Оныкларыгыз белән еш күрешәсезме?
- Алар белән елый-елый очрашам, елый-елый саубуллашам. Кызганычка, сирәк күрешәбез. Әминәмә ноябрьдә 7 яшь тула, күптән түгел Ясминәнең 1 яшен гөрләтеп уздырдык. Зур оныгым бар яклап та булган, җитез. Хәрәкәтләре сыгылмалы, биюгә, җырга сәләте көчле. Ә Ясминәбез, күз тимәсен, елый белми торган бала, тыныч холыклы. Туган көнен ресторанда уздырган идек, бер генә дә көйсезләнеп күрсәтмәде, киресенчә - килгән кунакларга елмаеп, күз кысып утырды.

- Әниегез ни хәлдә?
- Аллаһыга шөкер! Быел йортыбызның икенче катыннан егылып төшеп, бик каты сызланып яттым: аяксыз калдым, кулым тотмады. Сеңлем яныма әниемне китерде. Бер ай буена мине 84 яшьлек әнием карады. 17 яшьтә чыгып киткәннән бирле әни белән бу кадәр озак вакыт бергә уздырган юк иде. Мәскәүдән Зөлкәбирә апа да (әнинең туганы) кайтты. Кайгы-хәсрәт урап узмый шул... Соңгы арада да сынаулар бер-бер артлы килеп торды: авария, операция, икенче каттан егылып төшү... Әле дә булса кулларым әйберне кысып тота алмый, аякның шешләре үкчәле туфли кияргә комачаулый. Түшәктә яткан чагым Алсуның бердәм дәүләт имтиханын тапшырып йөргән вакытына туры килде.



- Алсу кайда укырга керде?
- Апасы кебек финанс институтына. Алия укуын уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә Финанс министрлыгында эшли. Эше бик җитди. Аның җырчы булу теләге дә бар иде, әмма Габделхәй каршы булды. Кызларның икесе дә музыка мәктәбен тәмамлады. Миңа калса, сәхнә кешесе булырга теләкләре көчле булган очракта, үз ниятләрен тормышка ашырырлар иде.

- Габделхәй әфәнде хакында биш факт әйтсәгез иде...
- Беренче. Тыштан бик усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче. Бик көнчел. Өченче. Акча саный белә. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару аның өстендә. Дүртенче. Юмарт һәм ярдәмчел. Бишенче. Яхшы җитәкче. Хатын-кыз өчен 30 ел буе эстрадада җырлау - ул батырлык. Габделхәйсез сәхнәдә бу кадәр озак була алмас идем. Һөнәре буенча төзүче булуына карамастан, эстрада дөньясына тиз кереп китте.

- Тормыш иптәшегез бәйрәмнәрдә сюрпризлар ясый беләме?
- Миңа калса, хатын-кызны шаккатыру җиңел эш түгел. Гадәттә, бүләкләрне бергә алабыз. Бәйрәм иртәсендә ул миңа һәрвакыт ак розалар алып кайта. Табын әзерли. Шашлык пешерә, күмердә балыкны тәмле итеп кыздыра. Моның өчен авылда махсус мич ясап куйды. Учак ягып, шәмнәр куеп, матур кич уздырабыз.

- Кызганычка, тормыш үкенечсез булмый...
- Үкенечем - Габделхәйгә малай табып бирә алмавым. Биктаһиров фамилиясе аңарда туктап кала. Иремнең калган туганнары хатын-кызлар - биш сеңлесе бар.

- Үзегез кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсыз?
- Хәмдүнә Тимергалиеваның энергетикасына, харизмасына шаккатам. Зәйнәпне тыңлыйм. Асылъяр кыю адымнар белән сәхнәгә чыккан иде, тик, кызганычка, югалды. Ул кыз тавышы һәм матурлыгы белән зур җырчы булырга тиеш иде. Эстрадада күпләр җиңел акча өмет итеп, үзләрен юк итә. Бушка гына сыр кайда? Әйе, капкында. Бүгенге көндә үзең тырышмыйча зур үрләр яулап булмый. Ир-ат җырчыларга килгәндә, әлбәттә, Салават белән Айдар! Алар белән якын дуслар да мин. Яшьләрдән Раяз Фасыйховның иҗатын яратам, аның таланты күпкырлы.

- Бервакыт Хәния Фәрхи матурлык салоны ачкан икән, дип сөйләделәр.
- Ике куянның койрыгын берьюлы тотып булмау сәбәпле, матурлык салоны ачылырга тиешле бинаны арендага бирергә уйладым. Тотынсаң, эшне җиренә җиткерергә кирәк бит. «Хәниянең матурлык салоны» дигәч, халык миңа дип киләчәк. Ул эшкә мин бөтенләй кереп чумарга тиешмен. Минем уйлавымча, ул «Хатын-кыз клубы» шикелле урын булырга тиеш. Прическа, макияжлар ясаучы гына түгел, ә психологик үзәк итәсем килә. Рәнҗетелгән, кимсетелгән гүзәл затларга ярдәм итә торган.

- Сезгә бизәнергә күпме вакыт кирәк?
- Өйгә кеше килеп керсә, алты-җиде минут та җитә. Машинада да шул вакыт эчендә бизәнә алам. Урамга, кибеткә чыгарга икән, якынча 20 минут вакыт кирәк. Әлбәттә, сүз сәхнә макияжы хакында бармый. Аның өчен профессиональ куллар һәм озак вакыт таләп ителә. Аеруча прическага. Моңа хәтле төркемдәге егет-кызлар прическа эшли иде. Аларны махсус укытып чыгара идек. Биюче егетебез Айрат, Чулпан исемле саксофончыбыз эшләде. Ә хәзер үзебез белән үз эшенең остасы Рәмиләне йөртәбез.

- Ялгышмасам, күп еллар бер үк төрле прическа белән йөрисез.
- Бит төзелеше үзенчәлекле, башка прическа килешми. Кыйммәтле париклар да алып карадым. Парикны салгач, хатын-кыз бөтенләй ямьсезләнә икән. Иң яхшысы - табигый кыяфәтеңә канәгать булып, үз чәчең белән йөрү.

- Хәния Фәрхи дә банкетларда җырлыймы?
- Ник җырламаска?! Бу эш бер дә җиңел түгел. Кеше ашап-эчеп утырганда, аларның күңелен күреп кара әле?!

- Ә заказ бирүчеләр сезнең белән элемтәгә ничек чыга?
- Кесә телефоннары барлыкка килгәннән бирле Габделхәйнең номеры бер дә үзгәрмәде, аның аша. Күпчелек очракта миңа да шалтыраталар. Телефон номерымны яшермим, сораган кешегә бирәм. Оештыру, финанс мәсьәләләре буенча сорау яудыра башласалар, Габделхәйгә шалтыратыгыз дип әйтәм.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Тулы исеме: Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова
Туган көне: 1960 елның 30 мае
Туган җире: Тәтешле районының Салаюа авылы, Башкортстан
Гаилә хәле: тормыш иптәше Габделхәй, кызлары Алия, Алсу, кияве Илнур, оныклары Әминә, Ясминә
Яраткан ризыгы: балык ашлары
Автомобиле: Toyota Land Cruiser Prado
Тормыш девизы: «Баш имәскә!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading