16+

Казан университеты «Әгъзамов укулары»на чакыра

Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә Флорид Әгъзамов укулары үтә. Аны Казан федераль университетың Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы уздыра.

Казан университеты «Әгъзамов укулары»на чакыра

Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә Флорид Әгъзамов укулары үтә. Аны Казан федераль университетың Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы уздыра.

Чарада Флорид Әгъзамовның  укытучы-галим, декан буларак үзенчәлекләре генә түгел, ә аның үзе үк газета-журналларда актив эшләүче, язучы тренер буларак та билгеләп үттеләр. Остазның  истәлегенә, 85 еллыгы уңаеннан фотолар, китапларыннан әзерләнгән күргәзмәсе дә куелган иде.

Республиканың Журналистлар музеенда танылган журналистлар остазына багышланган аерым почмак булдырылган. Студентлар, конференция кунаклары музейдагы тарихны үз күзләре белән күреп, тарихка кагылган кебек булдылар.
Конференция барышында бүгенге журналистика, газета-журналлар, социаль челтәрләр, цензура турында, тарихка кагылышлы темалар да күтәрелде.

Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading