16+

«Казан-йорт»та балалар талантларын күрсәтте

14 майда Халыклар Дуслыгы йортында «Казан-йорт» фестивале кысаларында оештырылган татар мәктәпләре һәм гимназияләренең йомгаклау концерты булып үтте.

«Казан-йорт»та балалар талантларын күрсәтте

14 майда Халыклар Дуслыгы йортында «Казан-йорт» фестивале кысаларында оештырылган татар мәктәпләре һәм гимназияләренең йомгаклау концерты булып үтте.

Ул Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү шәһәр Программасын гамәлгә ашыру, талантлы балаларны ачыклау, аларның сәләтләрен үстерү максатын күздә тотып уздырылды. Аны Казан шәһәре «Казан-йорт» мәгариф идарәсе, 1998 елдан башлап, һәр елны оештыра. Фестивальдә мәктәпнең сайлап алу турын узган иҗат коллективлары, аерым башкаручылар, ансамбльләр катнаша. Әлеге чараның яшь буынны тарихи мирасы белән таныштыруы, милли мәдәниятләрнең казанышларын саклау һәм үстерүгә этәргеч булуы ягыннан әһәмияте зур. Шәһәр мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча баш белгече Р.А.Богавеева әйтүенчә: «Казан шәһәре мәгариф идарәсе «Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында»гы законны, бу юнәлештәге дәүләт һәм шәһәр программаларын үтәү йөзеннән максатчан, нәтиҗәле эш алып бара. Бүген шәһәребездә 40 мәктәп, гимназия һәм лицейда татар телендә белем һәм тәрбия бирелә. Бу мәктәпләр каршында музыка һәм сәнгать мәктәпләре яки аларның филиаллары эшләп килә. Һәр укучыга үзе яраткан, үзе теләгән юнәлештә сәләтләрен үстерергә, түгәрәкләргә йөрергә шартлар тудырылган.
Әлеге йомгаклау концертында әти-әниләр татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләр эшчәнлеге белән турыдан-туры танышып, укучыларның нинди сәләтләргә ия булуларын күреп киттеләр. Укыту-тәрбия эшен сәнгать белән бәйләп алып бару балаларның танып белүен киңәйтергә, күпкырлы сәләтләрен ачарга һәм үстерүгә ярдәм итә. Төрле халыкларның мәдәниятен, көй-моңнарын, җыр-биюләрен өйрәнү балаларда дуслык-татулык, әхлаклылык формалаштыруга булыша. Үз халкын хөрмәт иткәннәр, ярата белгәннәр генә, башка милләт кешесен һәм аның мәдәниятен якын итә ала.
Гала-концерт шәһәрнең сәләтле балалары иҗатын ачыклауда фестивальнең өметле чара икәнен күрсәтсә, шулай ук башкару осталыгының үсешен, чыгышларның югары дәрәҗәдә икәнлеген һәм жанр төрлелеген ачыклады. Соңгы елларда гимназия-мәктәпләр базасында профессиональ балалар иҗат коллективлары барлыкка килүе, аларның яхшы матди базалы һәм тулы составлы булуы да уңай күренеш, әлбәттә. 200 укучы катнашкан йомгаклау концертында фестивальнең 55 лауреаты һәм дипломатларын, шулай ук «Казан сандугачы-2014» конкурсының 10 җиңүчесен тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Шулай ук «Казан-йорт» фестивален оештыруда 1998 елдан бирле катнашучы Роза Макаровага Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды. Фестивальнең җиңүчеләрен котлауда Шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли белем бирү буенча урынбасары Илнар Һидиятов та катнашты. Ул һәр елны бу чараны үткәрүгә күп көч куя.
Концерт программасы иң яхшы номерлардан төзелгән иде. Җиренә җиткереп, нәзберекләп эшләнгән Идел буе районы «Алтынчәч» милли киемнәр театры, «Вдохновение» балалар классик бию ансамбле, 16 нчы инглиз-татар гимназиясенең Р.Сираҗетдинова җитәкчелегендәге «Маячок» вокаль ансамбленең «Ves, ser» җырын да заманча хәрәкәтләр белән чиста һәм төгәл итеп дүрт тавышка башкаруы, «Мирас» фольклор коллективының «Питрәч чабатасы», Совет районының 171 нче мәктәп укучысы А.Мякина башкаруында «Гармун алыйк әле, дускай» җыры, Вахитов районы балалар иҗат йортының «Юлдаш» бию коллективының «Күңел курае» исемле биюе һәм башка күңелгә ятышлы җыр-биюләр, нәфис сүз осталарының чыгышлары югары дәрәҗәдә иде. Бик күп конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Алтынчәч» милли киемнәр театры фонында «Мөнәҗәтләр»е, «Вдохновение» классик бию коллективы белән башкарылган «Аллилуйя»сы татарча мелизмнар белән баетылып, латинча да, русча да, гарәпчә дә яңгырады. Бию төркемнәренең заманча биюләре, вокаль ансамбльләрнең инглизчә күп тавышка җырлаулары да күңелгә ятышлы булып, беркемне дә битараф калдырмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading