16+

Казанда Төрки кино көннәрендә Чувашия белән Башкортстан катнашмаячак

    Казанда 13-18 майда Төрки кино көннәре уза. Аның кысаларында “Мир” кинотеатрында (Достоевский урамы, 30 йорт) Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Якутия, Хакасия, Татарстан фильмнары күрсәтеләчәк. Программага кергән кайбер фильмнар моңарчы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә бүләкләнгән иде.  

— Быел бу фестивальдә алты фильм белән катнашабыз. Төрки кино көннәренең мөһимлеген ассызыкларга кирәк, чөнки барлык илләр, дәүләтләр авыр сынау еллары аша узды. Пандемия безгә күп уңайсызлыклар тудырды. Ул экономик кризис барлыкка килүгә дә сәбәпче булды. Шулай ук социаль һәм мәдәни тормышка да тискәре йогынты ясады. Әмма нәкъ менә мәдәни тормышыбыз дәвам итүе бик мөһим иде. Пандемиягә бәйле рәвештә фестивальләр, концертларның булмый калуы безне бик алҗытты. Җәмгыять тә арды. Хәзер яз җитү белән бу арыганлыктан котыласыбыз килде, – дип сөйләде Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан. 

Спикер шулай ук төрки халыкларның уртак яклары күп булуын, шул исәптән, телләребез һәм мәдәниятләребез охшаш, динебез уртак икәнлеген ассызыклап үтте. “Шуңа күрә әлеге фильмнарда үзебезгә якын булган нәрсәләрне табачакбыз”, – диде Исмет Эрикан. 

Башкортстан һәм Чувашия республикаларының әлеге фестивальдә катнашмавын “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова Башкортстанда яңа фильмнар булмавы, ә алдарак төшерелгәннәре Татарстанда инде күрсәтелүе, Чувашиядә исә соңгы арада фильмнар бөтенләй төшерелмәве белән аңлатты. 

Бер сеансның бәясе 100 сум. Аларны «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында сатып алырга була.
Фото: архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading