16+

Казанда узса да, безнеке генә түгел

Казанда мөселман киносы фестивале гөрли. Ул «Пирамида» күңел ачу үзәге каршында кунакларны кызыл келәмнән каршы алудан башланып китте. Алар арасында Голландия режиссеры Йос Стеллинг, Россия артисты һәм режиссеры Вера Глаголева, кино белгече Александр Гордон, актерлар Борис Щербаков, Наталья Аринбасарова һәм башкалар бар иде. Тамашачы зәңгәр экраннардан гына күрә алган актерларын алкышлап каршы алды.

Фестивальнең ачылу тантанасында, гадәттәгечә, алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачы иң элек катнашучы илләрнең әләмнәрен күрә алса, аннары экранда фестивальнең үткән сәхифәләрен күздән кичерде. Мөселман киносы фестивалендә катнашкан илләр арасында Бөекбритания, Марокко, Мисыр, Нидерланд, Иран... Быел 56 илдән 513 гариза кабул ителгән. Шулардан егерме уен, егерме документаль, ун анимация фильмы сайлап алынган. Татарстан фильмнары биш номинациянең дүртесендә катнаша.

Ачылыш тантанасына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.

- Әгәр без фестивальне 40 фильм белән башласак, бүген аларның саны 500 гә җитте. Без кинолар белән тәрбияләнеп үстек. Татарстан киносына быел 90 ел, әмма без бу сәнгатьне яңартабыз. Мәдәният елы күп нәрсәләр йөкли, - диде ул.

Фестивальдә ун төрле номинациядән тыш, Татарстан Президентының, халыкара «Төрексой» оешмасының, Россия тәнкыйтьчеләренең һәм фестиваль партнерларының махсус бүләкләре дә тапшырылачак.

Х Халыкара Казан мөселман киносы фестивале Президенты, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин журналистлардан фестивальдән канәгать булуын яшермәде.

- Мөселман киносы фестивале беркайда да юк. Без аны башта Башкортстанда, Мәскәүдә яисә Чечня Республикасында үткәрергә уйлаган идек. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт, безнең идеяне ул яклап чыкты. «Мәдәниятләр аралашуы аша аралашу мәдәниятенә» дигән шигаребез акланды. Хәзер безнең фестивальне бөтен Европа илләре белә, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading