16+

Күңел кошы сәнгать күгенә омтыла

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара конкурслар лауреаты Мулланур ГАБИТОВ исемен телгә алу белән «Садә» вокал ансамбле күз алдына килеп баса. Педагог озак еллар яшь буында җыр-моңга мәхәббәт тәрбияли. Бала чагыннан ук аның күңел кошы сәнгать күгендә очарга омтыла.

Күңел кошы сәнгать күгенә омтыла

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара конкурслар лауреаты Мулланур ГАБИТОВ исемен телгә алу белән «Садә» вокал ансамбле күз алдына килеп баса. Педагог озак еллар яшь буында җыр-моңга мәхәббәт тәрбияли. Бала чагыннан ук аның күңел кошы сәнгать күгендә очарга омтыла.

Мулланур Гаян улында балачактан җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләнүе дә очраклы түгелдер. Мамадыш районындагы композитор Яруллиннарны биргән Кече Сөн авылыннан ул. Мәктәптә бернинди музыка белеме алмаган егет башта Алабуга мәдәни-агарту училищесында, аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында хор бүлегендә белем ала. Соңыннан консерваториянең вокал бүлеген һәм аспирантура тәмамлый. Әгәр җырчы һөнәрен сайласа, Мулланур Габитов бүген халыкның яраткан артисты булыр иде. Хәзерге вакытта ул сәнгать фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм сәнгать институтында укыта. 6 нчы музыка мәктәбендә балалар ансамбльләре оештырырга да, студентлар вокал ансамбле, ветераннар хорын һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда татар халык хорын җитәкләргә дә вакыт таба ул. М.Габитов җитәкләгән «Садә» квартеты 1995 елда «Татар җыры» конкурсында беренче урынны яулаган иде.
Мулланур Габитовны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә күрү дә гаҗәп түгел. Ул «Иоланта»да - Бертран, «Богема»да - Сержант, «Башмагым»да - Зыя бай, «Наёмщик»та - Булат һәм башка рольләрне башкарды.
М.Габитов чыгарган «Ялгыз башкару өчен татар халык җырлары», «Дуслар җыелган җирдә», «Мөнәҗәтләр» дигән методик әсбаплар укыту эшендә кулланыла.
Аның Ленин исемендәге мәдәният сарае каршындагы хорны җитәкли башлавына 30 ел вакыт узган. Шул уңайдан узган шимбәдә Мулланур Гаян улы үзенең хезмәт җимешләрен тамашачыга тәкъдим итте. Аның алты яшьлек нәниләрне дә, ак яулыклы әбиләрне дә ничек җырлатканын тамашачы үз күзләре белән күрде. Остазларын тәбрикләргә Мулланур Габитовның элекке укучылары да килгән иде. Алар педагогка: «Хор - безнең шатлыгыбыз, сез - безнең киңәшчебез, остазыбыз», - дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер. Заманында ул җитәкләгән коллективта үз ярларын табып, гаилә корып җибәргән парлар да шактый була. М. Габитов үзенең улы Маратта да сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алган. Ул музыка көллиятендә тынлы оркестр бүлегендә укый. Искиткеч тыйнак, җыр-моңга гашыйк остазлары турында укучылары һәрвакыт яратып телгә ала. Бүген популяр җырчы булган Илназ Баһ үз фикерләре белән уртаклашып болай ди: «Мулланур абый безне, музыка училищесына укырга керүгә, үз канаты астына алды. (Элек анда да укытты.) Ул мине ныграк ачулана иде. Кирәк чакта яклый да белде. Бик таләпчән укытучы иде ул. Безгә авыр әсәрләрне дә өйрәтте. Мин аның киңәшләрен һәрвакыт истә тотам. Кешелекле, ярдәмчел кеше буларак минем күңелдә калыр ул. Аның гаиләсе дә бик матур. Улы Марат максатчан егет. Аңа кылган гамәлләренең игелеген күреп яшәвен телим».
Мулланур Гаян улының яшьли әтисез үсеп, кыйбласын югалтмыйча үз максатына ирешүенә аның якташлары да соклана. Чын мәгънәсендә кешелекле, кече күңелле олуг зат ул. Алар хатыны Әминә белән бергә озак еллар авыру әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Монысы инде аның кылган гамәлләренең иң игелеклесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading