Шәхсән мин үзем көлке көне дип кенә алдый белмим. Алданам, дип тә авыз тутырып әйтә алмыйм үзе. Мәктәптә укыган вакытта бер тапкыр директорга кергән булды шулай, аннан чыгышка, классташ малай егыла-егыла көлгән иде. Ә-ә, үземнең күрше апаны сепараттан калган сөтне алырга чакырырга дип кергән идем. Янәсе, әни каймак аерта, тиз...
Хәзер, әллә тормыш үзгәрде, әллә үзебез - 1 апрельдә беркем берәүне алдамый, үзе дә уенчак мәзәктән дә авыз ерырга тормый. Җитдиләндек! Елмаясы килми. Шаяртсалар да хәтер кала. Әле уенын-чынын кушып, танылган артист һәм язучыларыбызга шалтыраткач та, шундый нәтиҗәгә килдем: озакламый 1 апрельне без көлке көне буларак танымаячакбыз да. Шаяртырлык кешесе булмагач, каян килгән көлке көне була алсын ди ул?
Татарстанның халык артисты Рәшит абый Шамкай әнә 1 апрельдә Чаллыда концерт куеп кайткан.
- Равил Шәрәфи, Алмаз Хәмзин, яшь, өметле кытай татары - Базырбай Бикчәнтәев белән тырышып, кинәнеп Чаллыда эшләп кайттык. «Юмор-шоу» дигән концертта шаярттык та, җитди темалар да күтәрдек. Мин шаярта гына беләм - алдамыйм. Алдашкан кешене дә яратмыйм - нәфрәтләнеп калырга мөмкинмен. Кызык булуым да шул кызык булмавымдадыр инде. Хәзер бит аның тормышы да әнә ничек куалый - яшәр өчен акча табу проблемасы касыкка китереп төртә... Шуңа, беренче апрельме, башка аймы - ул минем өчен гадәти, җитди ай. Боларны язып тормасаң да буладыр инде: шалтыраткан идем, Шамкайның хәлләре ярыйсы икән, дип куйган бул шунда, - диде ул.
Язучы, сатира остасы Ләбиб Леронны тормыш үзе җитдиләтеп куйды, ахрысы. «Чын мирас» журналын җитәкли башлагангамы, әллә олыгаеп килү галәмәте - быел Ләбиб абый берәүне дә алдамаган, кәкре каенга терәмәгән икән.
- Компьютерда Яндексны ачуга гаҗәпләндем иртән, - дип сөйләп китте Ләбиб абый беренче апрельнең шук иртәсе турында. - Чебен очып йөри, мин сиңа әйтим! Шунда ук чебен үтергечен дә «элеп куйганнар» - үтерергә маташып хәлләр китте. Аннан гына башка типте - 1 апрель бит, җәмәгать! Капкыннарына каба яздым! Ә болай көн дәвамында мин дә алдамадым, миңа да башкаларның «кулы җитмәде», күрәсең...
Драматург, шулай ук юмор-сатира жанрында иҗат итүче язучыбыз Данил абый Салихов та: «Син башка чүкеч белән суккан кебек булдың әле - алдамадым да, алданмадым да бит, - диде. - Ул яшьтән чыгып барабыз шикелле инде - җитди булып яши башларга кирәк».
«Яңа Гасыр» телеканалында «Манзара» тапшыруын алып баручы Илдар абый Кыямов 1 апрель иртәсендә 1000 сумлык табышка ия булган!
- Карыйм, таныш номердан: «Котлыйм, сезнең номерга 1 мең сум акча күчте», - дигән смс килеп төште. Номерын эзләп тапкач, хезмәттәшем Ландыш Хөсәеновадан икәне ачыкланды. Ялгыш күчергән бу, күргәч, бирәсе булыр, дип уйладым инде. Өйгә кайтып китәр алдыннан гына үземнең балансны тикшереп караган идем... Календарьда беренче апрель икән! Елмаеп яшәргә кирәк. Әнә, бер студент, әтисе янына килеп: «Әти, мин Фәридәгә өйләнәм», - ди икән бит. «Син Фәридәне яратасыңмы соң ул?» - дигән әтисе. «Әти, анысы минем эш», -ди икән улы. «Ә Фәридә сине яратамы соң, синең холкыңа түзеп яши алырмы?» «Анысы Фәридәнең эше», - дигән тапкыр малай. «Карале, сез ничек өйләнешергә җыенасыз соң - туй итәргә кирәк, фатир юнәтергә кирәк, йөреп торыр өчен машинасы да кирәк бит инде аның», - дип кызып киткән ата кеше. Студент улы аптырамаган: «Менә анысы, әти, синең эш инде», - ди икән. Шул менә - елмаеп-көлеп, килер һәр көнгә шөкрана кылып яшәргә язсын безгә!
Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновны да 1 апрельдә алдаучы кеше табылмаган икән: Зөлфәт Зиннуровны, күршесе: «Ыштаныңны кагып кер инде, бигрәк пычрак бит», - дип кенә «оялткан». Үзе берәүне дә алдый алмаган: «Көлке көне икәне шул кич күршегә кергәч кенә искә төште», - диде ул.
Вознесениедә клуб мөдире булып эшләүче җырчы Артур Минһаҗев исә хезмәттәшләрен, клубка түгәрәкләргә йөрүчеләрне шаяртып алган:
- Алгы ишегебезгә: «Керү арткы ишектән», - дип язып элдек. Ишек үзе бикле түгел инде - тартсаң, ачыла. Әмма бөтен кеше ышана бит әй - арткы ишеккә китә. Анда исә аларны зур плакатка смайлик белән: «1 апрель белән!» дигән язу көтеп тора иде. Өлкәннәр дә, балалар да үпкәләмәде тагын - елмаеп, кире алгы ишеккә атлады. Андый гына шаяртулар булырга тиеш инде ул - елмаймый да яшәсәң, тормышның ни кызыгы бар ди?! Тормышымда да сөенечле, елмаерлык вакыйгалар, Аллага шөкер, булып тора. Менә, «Казан егетләре» төркеменнән Марат белән икәү киткән идек - хәзер кабат, берләшеп, икебез бер төркем оештырырга торабыз. Иҗатыбыз да позитив, елмаюлы булыр дип ышанам!
Шаяру-юмор күзеннән үк коелып торган җырчыбыз, «Яңа Гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Җәвит Шакиров белән дә 1 апрель турыдан-туры бәйле булырга тиеш... Телефонын алмый гына, ал инде, ниһаять, алды!
- Ие, мин идем, Җәвит идем әле, РКБда ятам әле, - диде Җәвит абый. - Менә бер гүзәл кулыма массаж ясарга тора, икенчесендә - телефон. Юк, алданмадым, матурым, мине рәзе алдап була?! Ну шулай да бер кызык булды. 1 апрельдә телефон шалтырый. Урта яшьләрдәге генә бер апаң: «Әлфирә синме?» - ди. «Юк, мин әйтәм, бу - Җәүдия иде әле, Әлфирә ашарга пешерә». «Бәй, Әлфирә бүлнискә ятты, дигәннәр иде бит», - ди бу, аптырап. «Әй, - димен, - бүлнискә өч кереп өч чыкты бит инде ул, йөри шунда брачлар башын катырып». «Хәле әйбәтме соң инде хәзер?» - ди апа кеше. «Нәрсә булсын соң аңа - үгез кебек ич ул, әнә, ашарга пешереп йөри». «Бир әле телефонны аңа», - ди апаң. Сөйләшәсеңме, дип сораган булам да: «Юк, сөйләшәсем килми, аптыратмасын әле», - ди бит ул», - дигән булам аңа. Апаңны шулай тинтерәтеп бетергәч кенә әйттем: «Бу - Җәвит Шакиров иде әле, ачуланмасагыз». Әй кыенсынды инде апа кеше. «Ярар, - димен, - нәрсәсе бар инде аның, менә хәзер аның урынына рәхәтләнеп көлешәбез инде, мин әйтәм!» Ярар, җанкай-җанаш, монда массаж ясаучы кызга минем икенче кул да кирәк икән - киттем әле мин...
Җырчы Раяз Фасыйховны исә йокысыннан уятып махсус шалтыраттым. Беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә үзенең сольный концертын куйган Раязның кемнәрне алдаганын беләсем килде. Ә ул - беркемне дә алдамаган икән. Аның исеменнән концертны алып баручы Гөлназ Сәфәрова гына залдагы халыкны алдалап караган үзе. Кичә башланыр алдыннан: «Без сездән гафу үтенәбез инде, Раяз бик каты грипп белән авырып китте - килә алмады. Әмма кәефегезне төшермәгез: без сезгә бик күп яшь артистлар, талантлы җырчылар алып килдек, алар белән кич буе күңел ачарбыз...» - дип әйткән.
- Ышанучы булды, - ди Раяз. - Кем календарьдагы 1 апрель турында уйлансын ди инде?! Мин «розыгрыш»ларны бик яратам үзе, дусларны шаяртырга да яратам. Әмма кичә, чын, аңа вакыт булмады - концертка әзерләндем. Сәхнәдә мине лирик җырчы итеп белсәләр дә, тормышта шуклык-шаянлык җитәрлек бит инде минем. Әмма ул шаяртулар начар булмасыннар, иң мөһиме - дусларның алдалап, төп башыма утыртып киткәннәре дә булды - менә анысыннан Ходай сакласын иде.
Буа театрының баш мишәре Раил Садриев 1 апрель иртәсендә исә «Болгар» радиосында утыра иде. «Шәһри Казан»га биргән интервьюсында: «Мин мишәр белән татар синтезы», - дигән Раил беренче апрельдә рәхәтләнеп шигырьләр укыды. Шаянлыгы артында бик җитди кеше утырганын чамалый идек - хәтеренә дә күз тимәсен икән! Нияз Акмалның: «Сезнең дә бит хәлләр шул чама...» дигән шигырен дә, башка авторларның кайбер юлларын да яңартып алды ул. Афәрин, Раил! Мин шалтыратканда телефоныңны да алсаң әле...
Нишләп гел егетләрдән генә 1 апрель турында сораштырган соң бу, дип аптырамагыз. Махсус рәвештә егетләрдән генә сораштырдым - хатын-кыз күбрәк елмая гына белә ич ул, кая инде безгә алдашу...
Комментарийлар