16+

Кем кемне?

Иртәнге чәйдән кузгалган гына идек, тыны-көне бетеп, күршебез Исламгали килеп керде. Керде дә кабалана-кабалана тезеп китте: - Ачлык турында сөйләүләре тач ялган икән. Алыпсатарларның койрыклары кысылган. Хөкүмәт борыннарына чирткән үзләренең. Дәүләт кибетләре товар белән шыплап тулган. Бәяләре дә тегеләрнекеннән арзан... - Саташып кына уяндыңмы? - дип бүлдердем күршемне. - Юк...

Кем кемне?

Иртәнге чәйдән кузгалган гына идек, тыны-көне бетеп, күршебез Исламгали килеп керде. Керде дә кабалана-кабалана тезеп китте: - Ачлык турында сөйләүләре тач ялган икән. Алыпсатарларның койрыклары кысылган. Хөкүмәт борыннарына чирткән үзләренең. Дәүләт кибетләре товар белән шыплап тулган. Бәяләре дә тегеләрнекеннән арзан... - Саташып кына уяндыңмы? - дип бүлдердем күршемне. - Юк...

Иртәнге чәйдән кузгалган гына идек, тыны-көне бетеп, күршебез Исламгали килеп керде. Керде дә кабалана-кабалана тезеп китте:
- Ачлык турында сөйләүләре тач ялган икән. Алыпсатарларның койрыклары кысылган. Хөкүмәт борыннарына чирткән үзләренең. Дәүләт кибетләре товар белән шыплап тулган. Бәяләре дә тегеләрнекеннән арзан...
- Саташып кына уяндыңмы? - дип бүлдердем күршемне.
- Юк ла! Барып кара, ит, сөт, май - күпме кирәк, шулкадәр... Арзан бәягә.
- Үзең күрдеңме? Кешедән ишеткәнеңне генә сөйлисеңме? - дип кызыксынды хатын.
- Күрдем, күрдем. Кибеттән генә кайтышым... Әнә Әминә түти әле генә көч-хәл белән күтәренеп кайтты. Төрлесенннән төянгән... Минем акчам гына булмады. Бурычка биреп тормассызмы, дип керүем иде, - дип йомгаклады сүзен күршем Исламгали.
- Акча бар барын... Бер капчык шикәр комы куйдырган идем, шуны барып алырга кирәк, - дидем мин, күршемнең сүзләрен чынга кабул иткән шикелле җитди генә.
- Каян чыккан? - дип гаҗәпләнде Исламгали. Чөнки шикәр затының былтырдан бирле күренгәне юк иде.
- Әфка сата. Кичә аңа бер машина китерделәр.
- Ул спекулянтның кыйммәттер...
- Түгел, кибетнекеннән бермә-бер арзанрак.
Исламгали башкасын сораштырып тормады, ашыгып чыгып китте. Күпмедер вакыт үтүгә, Исламгали, кечкенә чана сөйрәп, Әфкалар очына таба ашыга иде...
Минем хатын кибеткә чыгарга җыенып өлгергәнче, Исламгали, буш чанасын сөйрәп, әйләнеп тә кайтты. Безнең турыдан үткәндә нидер сөйләнеп, көлә-көлә, йодрык күрсәтеп китте. Хатын, гаҗәпләнеп:
- Исламгали абый нигә алай кылана? - дип сорады.
- Алданганга... Безне алдамакчы иде дә, үзе капты.
- Кара син аны! Аның сүзенә ышанып, мин кибеткә җыенып ятам тагы, - дип рәхәтләнеп көлде хатын.
Көләргә ярый торгандыр. Беренче апрель иртәсе башланды гына бит әле.
1999

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading