16+

Кеше куян куа диеп...

Безнең җәмгыять хәзер «гламур» белән ырым-шырымга табынучыларга аерылып бетте бугай инде. Бер яктан без тормышта да, үз-үзебез белән дә ялтыравык, кәттә булырга һәм бер баш кына булса да кешедән аерылып торырга омтылабыз.

Кеше куян куа диеп...

Безнең җәмгыять хәзер «гламур» белән ырым-шырымга табынучыларга аерылып бетте бугай инде. Бер яктан без тормышта да, үз-үзебез белән дә ялтыравык, кәттә булырга һәм бер баш кына булса да кешедән аерылып торырга омтылабыз.

Бала туса, исемне колак ишетмәгән, күз күрмәгәнне кушабыз - Тамерлан, Данат, Эллари... Машина алсак, безнең номер һич югы ике ноль белән тәмамланырга, йә 777, йә 999 булырга тиеш. Аның өчен кирәкле кешеләрен «майлау» берни тормый. Өйләнешә башласаң да, ким-хур булырга ярамый - кортежы килсен, туй көне дә кешенекен кабатламасын. 07.07.07, 08.08.08 дип, саннар артыннан куып чукынышып китмәдекмени?
2008 елны егете матди яктан әзер була алмаган өчен, талашып беткән кызны беләм мин - шундый саннар туры килмәгәч, ниемә кирәк ул туй, дигән ул булачак иренә. Дөнья шул саннарга килеп терәлгәч, нәрсәгә кирәк булгандыр ул туй, аңлашылмады. Алай да, ызгышны төпкә җибәрми, көзен туй иттеләр дә бер дә кешедән ким-хур булмый яшәп яталар тагын үзләре.
Каян килә диген безгә мәҗүсилек җилләре. Юкса элек тә туры килгәндер инде аның саннары - нольләре, игътибар иткән кеше дә юк иде бит. Әллә кыйммәтләр үзгәрде, әллә кеше чүлмәкчедән күрмәкче принцибы белән яши башлады шунда. Әнә Рамил хәзрәт Юныс та 2007 елның җиденче июлендә никахлашкан парлар турында кызганыч фикер җиткерә: «07.07.07 көнне иртәдән төнге унбергә кадәр никах укыдык. Шул көнне теркәлгән парларның 62 проценты аерылган».
Чын хисләргә нигезләнгән булса таркалмас иде бит инде ул гаиләләр, сан артыннан куучылар кабырчыгына төрелгән кыланмыш исә сынауларны үтә алмаган. Вәгазьләр дә укыдык, кешенең бәхете саннардан тормый, эш-гамәлләре белән бәяләнә, ди Рамил хәзрәт Юныс. Быел аяк баскан кәбисә елы алдыннан да ул үз фикерен җиткереп, андый елны гаилә корган миллионлаган пар бәхетле яши, ди.
Кәбисә ел, сәфәр ае дигән төшенчәләр турында мин өлкән буын белән бәхәсләшергә алынмыйм анысы. Алар инде элек-электән килгән төшенчә, өлкәннәрнең үз дөреслеге бардыр. Әмма бер хакыйкать тәгаен - гаилә кору саннарга да, айларга да, февральнең бер көнгә озын яисә кыска булуыннан гына тормый да тормый инде. Бер-береңне хөрмәт итеп яшәмәсәң, ырым-шырымнар, модага алдану батып барганда саламга тотыну белән бер бит инде ул. Кәбисә елында тормыш корырга җыенучылар да шулай уйлар, гаиләләре ныклы булыр, дигән өметтә каласы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading