16+

Күгәрченнәрне гөрләтеп башлаган сәхнә юлы

«Бүгенге көндә мин иң бәхетле кеше». - Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның сәхнәдән яңгыраган әлеге сүзләренә аның кызы Чулпан Әхмәтҗанованың концертын караганнан соң инанасың.

Күгәрченнәрне гөрләтеп башлаган сәхнә юлы

«Бүгенге көндә мин иң бәхетле кеше». - Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның сәхнәдән яңгыраган әлеге сүзләренә аның кызы Чулпан Әхмәтҗанованың концертын караганнан соң инанасың.

Гомерен сәнгатькә багышлаган җырчы, педагог Шамил Әхмәтҗановның укучылары сәхнәдә үзләренең талантлары белән аерылып тора. Чулпанның беренче остазы да аның әтисе. Әле кайчан гына «Күгәрчен гөрлидер» дигән халык җыры белән сәхнәгә күтәрелгән җиде яшьлек Чулпан шул чакта ук тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән иде. Концертта әнә шул мизгелләрне экран аша кабат халык күңелендә яңартты ул. Чулпан әлеге җырны беркайчан да репертуарыннан төшерми. Бу юлы да үзенең программасын мәгънәле, халык җырларыннан гына төзегән. Концертта Шамил абыйның укучылары - әрмән егете Аршак Алтуньян белән Илшат Гобәйдуллинның катнашуы да аңа ямь өстәде. Аршак татар халык җырларын моңлы итеп башкаруы белән тамашачыны әсир итте.
Шамил Әхмәтҗановның таланты, кызына гына түгел, оныклары Мәликә белән Ясминәгә дә күчкән. Концертта алар да үз сәләтләрен күрсәтте. Чыннан да, горурланырлык Шамил абыйның укучылары.
Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова бүгенге көндә, әтисе сыман, укучыларны вокал серләренә өйрәтә. Ул еш кына Россия төбәкләренә гастрольләргә йөри. Соңгы елларда Архангельск шәһәрендә узган Сабан туйларында да катнашкан җырчы. Шуңа күрә, үзен якын итеп, аңа рәхмәт сүзләрен ирештерергә әлеге шәһәрдән кунаклар да килгән иде. Андагы татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рим Кәлимуллинның халык җырын өздереп җырлап җибәрүе дә һәркемне сокландырды. Күренекле язучы, драматург Зөлфәт Хәкимнең шаян хикәясе Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров укуында яңгырады.
Чулпанга якташлары, дуслары үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр. Ул көнне тамашачы да күңелле мизгелләр кичерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading