16+

Халык үз шагыйрен югалткач инстаграмм да бушап калды

Социаль челтәрдә гомер күрмәгән-белмәгән кешеләр белән очрашабыз, танышабыз, хәтта ки дуслашып та китәбез.

Халык үз шагыйрен югалткач инстаграмм да бушап калды

Социаль челтәрдә гомер күрмәгән-белмәгән кешеләр белән очрашабыз, танышабыз, хәтта ки дуслашып та китәбез.

Безнең өчен таныш булган Роберт абый Миңнуллин инстаграммы белән дә шулай булды. Бик күпләрнең күңеленә-тормышына интернет дөньясы аша кабат үтеп кереп, үзенә якынайткан иде ул. Язылучылары белән аралашу шагыйрьнең гомерен дә озынайтты кебек. Инстаграмм челтәрендә үзенең гамьле шигырьләре белән укучыларын бергә җыеп кына калмыйча, алар белән көн дә аралашып яшәде Роберт абый.

Арада шагыйрьнең һәрбер постына җавапсыз кала алмаган серле ханым да бар иде. Без аны эзләп таптык. Шагыйрә Гөлфәния Дәүләтхуҗина-Җиһаншина Башкортстанның Ярмәкәй районы, Түбән Карамалы дигән татар авылыннан. Бүген дә шунда яши. Кечкенәдән әдәбият дөньясына гашыйк. 3нче сыйныфта укыганда ук беренче шигырьләре басылып чыккан. Ул вакытта газета аша танышкан дуслары белән хатлар да алышкан. Шигырьләр укырга бик ярата ул. Аның күңеленә бигрәк тә Роберт Миңнуллин шигырьләре якын була. Гөлфәния ханым аларны бүген дә укып туя алмый.

– Казанга барган саен миңа татарча китаплар алып кайталар. Үзем дә шигырьләр язгач, миңа күбрәк шигырь китаплары кирәк. Инстаграмда битемне дә бары тик Роберт абый Миңнуллинның яңа шигырьләрен укыр өчен генә булдырдым. Биредә бөтенләй яңа дөнья ачылды, – дип сөйли ул.

Роберт Миңнуллинның һәрбер постына җавапсыз калмый Гөлфәния ханым. Әнә шулай 800дән артык шигырь язылган.

– Минем өчен кояш сүнде дә куйды. Шагыйрьнең үлеме – минем өчен зур югалту булды. Аны аңлап та бетермәдем, ышанмадым да. Хәзер берничә ай үткәннән соң гына сөйли алам. Шушындый шагыйрь үләргә тиеш түгел иде, аны мәңгелек дип уйлый идем. Кызы Таңсылу постлар куя башлагач та, язасы килә, йөрәктә ук кадалган килеш яндырып тора бит инде. Язсам да кыен, язмыйча да кала алмыйм. Роберт абыйның рухы рәнҗемәсен, миңа

язарга кирәк бит, үземнең битемдә кабат яза башладым. Соңгы вакытта Роберт абыйдан башка язарга бөтенләй уйлаганым да булмады. Шагыйрьнең иҗаты миңа көч бирде, илһамым артты. Хәзер азрак язылган кебек. Интернеттагы дуслар да юксына. Алар да безнең шигъри ярышны күзәткән икән, – дип уй-хисләре белән уртаклашты ул.

Бер үк вакытта бу язышуны Гөлфәния ханым осталык мәктәбе дип тә саный.

– Роберт абый белән языша башлаганчы ук бер китабым чыккан, тагын ике китаплык шигырьләрем бар иде. Үзем генә шигырь язганчы, аның белән шигырь язу кызык тоелды. Шигъри диалог булды безнең, әйтерсең без шигырь телендә сөйләштек. Бу – осталык мәктәбе дә, миңа бит ул үпкәләмәде. Курыккан чакларым булды. Роберт абый олы кеше, аның белән бердәй шигырь язып ятам дип тә уйладым. Тик туктап булмый. Төртереп тә, шаярып та языштык. Ул бит шаяруны аңлый торган кеше, миңа көлеп елмаю куя иде. Ул бит һәрбер постка шигырь куймады. Базарга йөргәнен язды, Клара апаның чәчкәләрен күрсәтте. Аның шигыре булмаса да, барыбер аңа җавап яздым. Барысы өчен дә рәхмәтлемен. Без аның белән телефоннан да сөйләшә алмый калдык, гомерлек үкенеч булды ул. Апасы Люция апа шалтыратыр дигәч тә, 88гә беткән номерны көттем, тик сөйләшүләр шигырьдә генә калды, – ди Гөлфәния апа.

Шагыйрьнең аккаунтына үзе үлгәннән соң да меңләгән кеше язылган. Гөлфәния ханыма шагыйрьнең кызы Таңсылу: “Шулкадәр рәхмәтле иде әти сезгә. Сез аның гомерен дә озайткансыздыр. Сез әти белән икегез бер дулкында идегез, андый кешеләр сирәк була. Менә минем тормышта ике кешем бар иде, шуның берсе әти иде. Мин сезне бик аңлыйм, Гөлфәния апа”, – дип рәхмәт сүзләрен җиткергән.

...Гөлфәния ханым белән яшәеш, тормыш кыйммәтләре турында озак сөйләштек. Шагыйрә белән аралашу да күңелне икенче дулкынга күчерде. Мондый аралашулар да кирәк адәм баласына.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без горурланабыз үзебезнең Ярмәкәйдеге шагирәбез Гөлфәния Зиганшина белән!

    Мөһим

    loading