(Монолог)
Вакыт җитте, җәмәгать, вакыт җитте! Шундый авыр кризислы чорда кәмит кылып ятмаек. Хватит! Шайтаныма да кирәкми сезнең культура-мультура учаклары, чалбарсыз йөргән балет-операларыгыз! Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәтләрегез һәм башкалар. Театр-балетларга түгелгән тиеннәрне башка чараларга куллансакмы! Илдә алга китеш булыр иде. Ә сез, җәмәгать, мәдәниятне төрле рекламалар, хәбәрләр биреп күтәрмәкче буласыз!...
(Монолог)
Вакыт җитте, җәмәгать, вакыт җитте! Шундый авыр кризислы чорда кәмит кылып ятмаек. Хватит! Шайтаныма да кирәкми сезнең культура-мультура учаклары, чалбарсыз йөргән балет-операларыгыз! Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәтләрегез һәм башкалар. Театр-балетларга түгелгән тиеннәрне башка чараларга куллансакмы! Илдә алга китеш булыр иде. Ә сез, җәмәгать, мәдәниятне төрле рекламалар, хәбәрләр биреп күтәрмәкче буласыз!
Шул дәрәҗәгә төшерелгән мәдәният күтәрелми инде ул! Аннан соң нәрсәгә кирәк инде ул күтәрелгән хәерче мәдәният. Әнә бит, культур-мультурлары әллә ни булмаса да, илдә күпме миллионерлар, миллиардерлар артты. Бу бит үзе зур үсеш мәдәниятсез илдә. Кирәкми, җәмәгать, безнең дәүләткә культура! Нәрсә, нәрсә, культурасызлык аркасында «СПИД» белән чирләүчеләр бер миллионга җитте дисезме? Менә шулай шул! Әгәр дә теге культурага түгелгән тиеннәргә күп итеп презерватив алсак, мәктәпләргә, уку йортларына, завод-фабрикаларның проходнойларына өеп куяр идек. Чирләүчеләр дә ул кадәр үк булмас иде. Йә, булмаса, күпме табут алырга җитәр иде. Беребез дә мәңгелек түгел, җәмәгать. Нәрсә, нәрсә?! Ел саен илебездә 1000 яшь бала көчләнә дисезме?! Менә шул-шул! Теге акчаларга сакчылар яллап, мәктәп саны, балалар бакчалары, тыкрык, подъезд саен куйган булсакмы! Шундый чакта культур-мультур диеп ятасыз. Әйтик, статистика буенча, төрмәләрдә өч миллионнан артык җинаятьче утыра. Әгәр дә без аларның анда яшәү шартларын яхшыртсак, ресторанда туклану, сауна, бассейннар, аракы-тәмәке белән тәэмин итсәк, мәңге чыкмас иде алар безнең илнең мәдәниятле тормышына. Җинаятьчелек күзгә күренеп кимер иде. Әйе, бар, өч миллионнан артык наркоман бар. Хисапка кермәгәне күпме икән. Менә бит мәсьәлә кайда! Аларның бөтенесен бергә туплау юлы бар, җәмәгать. Шартлар тудырып, ягъни шәһәрчек төзеп, бушлай наркотиклар өләшсәкме, ут яктысында җыелган саранча кебек җыелачаклар. Күпчелеге шунда кырылып бетәчәк. Ә теге дистә миллионлаган алкашларга килгәндә, Себергә урман кисәргә җибәрәбез. Эшләсеннәр, эчәселәре килсә. Нәрсәгә аларга культура, бир аракы, эшләсен, эчәсе килсә. Хәле хөрти булса, тагын салып бирәсең. Кирәкми аларга культура, ә сез көчләп такмакчы буласыз. Күпме акча чүпкә китә!
Әле ул гына да түгел, затлы сарайлар, биналар, театрлар бушап кала! Буш ятмасын өчен, сату-алу эшләрен ачып җибәрәбез! Кайберләрендә кишер-суган, кәбестә-чөгендер саклыйсың! Артистларны кабул итеп тору эшләренә билгелисең. Күпме экономия, җәмәгать! Кирәкми безнең илгә культура белән сәнгать. Бетсәк, тизрәк бетик! Менә шулай, җәмәгать.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар