16+

Кәҗәле мәзәк

Быел җәй ике районнан берәр мәзәк ишетеп кайттым. Актаныштан ишеткәнемнән башлыйм әле. СССР заманы. Бер алдынгы сыер савучыны партиягә алып маташалар. Апа кеше - әлифне таяк дип тә белмәгән бер түти, наданның да наданы икән. Тегеләй итеп тә, болай итеп тә сорау биреп карыйлар моңа, тик бер дә адәм рәтле...

Кәҗәле мәзәк

Быел җәй ике районнан берәр мәзәк ишетеп кайттым. Актаныштан ишеткәнемнән башлыйм әле. СССР заманы. Бер алдынгы сыер савучыны партиягә алып маташалар. Апа кеше - әлифне таяк дип тә белмәгән бер түти, наданның да наданы икән. Тегеләй итеп тә, болай итеп тә сорау биреп карыйлар моңа, тик бер дә адәм рәтле...

Быел җәй ике районнан берәр мәзәк ишетеп кайттым. Актаныштан ишеткәнемнән башлыйм әле.
СССР заманы. Бер алдынгы сыер савучыны партиягә алып маташалар. Апа кеше - әлифне таяк дип тә белмәгән бер түти, наданның да наданы икән. Тегеләй итеп тә, болай итеп тә сорау биреп карыйлар моңа, тик бер дә адәм рәтле җавап ала алмыйлар үзеннән. Нишләргә? Максат алдан куелган - бу алдынгы савымчы кичекмәстән партия әгъзасы булырга тиеш! Ә ничек аласың ди, әгәр апаң бер сорауга да җавап бирә алмый. Шуннан бик важный кыяфәт чыгарып утыручыларның берсе сүз өчен сүз булсын дигәндәй генә сорап куясы итә:
- Карале, Зәмзәмбикә апа... Исемең ничек әле синең?
- Зәмзәмбикә, - ди тегесе.
Сорау бирүче, кинәт, сөенеп:
- Минем әнинеке дә шундый. Алдык, иптәшләр! - ди.
Кукмара мәзәге исә болайрак. Ике сәрхуш, уңга-сулга чайкалып, алпан-тилпән килеп, машиналар тыз-быз чапкан урам буйлап бара икән. Көтмәгәндә-уйламаганда, әллә каян гына бер кәҗә тәкәсе пәйда булып, җәһәт-җәһәт кенә артларыннан килеп, бу икәүне сөзеп мәтәлдерә. Берсе, торалмыйча ятканы, аягына басып азапланган иптәшенә болай дип кычкыра икән:
- Әлһәметдин!.. Әлһәметдин!.. Нумерын кара!.. Нумерын!..
Ошбу көлдергечләргә иш булсын дип, янә бер мәзәк. Аны мин башкаларга да сөйләргә яратам. Кыскасы... Чапаев белән Петьканы аклар куа икән. Кереп качар тишек тапмыйча, шактый чапкан болар, ниһаять, бер йорт күреп алганнар. Шунда кереп, тиз генә яшеренгәннәр: Петька - карават астына, Чапай мич эченә качкан. Аклар Петьканы шундук карават астыннан йолкып чыгарган, билгеле. Тик мичнең эчен карарга, нишләптер, башларына килмәгән. Үзен җилтерәтеп алып чыгып барганда, мич авызына карап, Петька болай дип кычкырган, имеш:
Василий Иваныч, чык! Безне тоттылар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading