16+

«Кәләпүш киеп эшләргә яратам»

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе һәм Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гильвановны күпчелек «Алтынчәч» сериясе буенча белә икән, гаҗәп түгел. Чыннан да популяр бу серия.

«Кәләпүш киеп эшләргә яратам»

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе һәм Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гильвановны күпчелек «Алтынчәч» сериясе буенча белә икән, гаҗәп түгел. Чыннан да популяр бу серия.

Еш кына ул эшләрне иллюстрацияләр сыйфатында да, интернетта яшьләрнең аватаркалары урынында да күрергә була. Аңлашыла: горур, чибәр, кыю Алтынчәч - алар теләгән идеаль образ. Кемдер, бәлкем, авторлык хокукларын бозалар, дип дау­лап та йөрер иде мондый очракта. Ә Булат Гильванов исә моңа тыныч карый. Үз иткәннәр, киң кулланыш тапкан икән, димәк, юкка түгел. Аның эше болай да җитәрлек: Мәскәүнең Суриков исемендәге сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалында рәсем дәресләре алып барсынмы, Россия Сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсендә референт вазифаларын башкарсынмы, иҗат итсенме, әллә хокук даулап йөрсенме? Әле бит, шуның өстенә, без аны юк-юк та популяр җырчыларның клипларында артист ролендә дә күргәлибез (Сөмбел Билалованың «Мин төшемдә сине тагын күрдем» һәм Асылъярның «Сер»ендә). Режиссер Юрий Фетингның «Бибинур» фильмында рәссам булуын да беләбез. Кыскасы, Булат Алфир улы ГИЛЬВАНОВ - киеренке иҗат белән яшәүче рәссамнардан.
- Булат, сүзне Сезнең мәшһүр «Алтынчәч»тән башлыйсы килә. Бу сериягә ничек килдегез? Бу рольдә үзләрен күрәсе кил­гән кызлар хәзер инде аз түгелдер?
- Әлеге серияне башлаганда минем алда үземне рәссам буларак ачу, ниндидер иҗат омтылышларын канәгатьләндерү бурычы тормады. Беренче чиратта, мәгърифәтчелекне күздә тотып башладым. Тарихка мәхәббәттән, халкыбызның язмышына битараф булмаудан башланган әйбер бу. Бүгенге сез белгән Алтынчәч образы ул бер талпынуда гына тумады. Әкрен генә, сак кына килдем мин аңа. Беренче тапкыр бу образ белән мин балачакта «Татарстан рәссамнары» дигән җыентыкта очрашканмындыр. Ул күп кенә брошюра-китапчыклардан торган җыентык иде. Шуның театр рәссамы П.Сперанскийга багышланганында «Алтынчәч» операсына ясалган декорация эскизлары да бар иде. Алтынчәч, милли персонаж буларак, шул вакытта ук күңелемә кереп калды. Алга таба аңа кагылышлы мәгълүматны бөртекләп җыярга туры килде. «Исә Болгар җилләре» дигән җыентыкның да ярдәме тиде. Каяндыр үзенең риваятьләре, бәетләре белән «Татар халык иҗаты» дигән китап килеп керде кулга. Башка чыганаклар да табыла торды. Шулай итеп, минем гакылымда йөргән әлеге персонаж ил, халык язмышы белән бергә кушылды. Чөнки риваятьләрдә ул кызлар бит башта ук сугышчы булмый, сөйгәннәрен, ирләрен, әтиләрен алыштырып кулларына корал алырга мәҗбүр була алар. Кайбер риваятьләрдә бу кызлар йолдызга әверелә. Икенчеләрендә Алтынчәч, тауларга китеп, мәгарәдә калырга мәҗбүр була. Кыскасы, бу образ вафат та булмый, бирелми дә, бары тик икенче яссылыкка гына күчә. Җан кебек. Торып-торып халык акылында бу кызларны көтеп яшәү барын аңладым. Алар кайтса, Болгар җире тернәкләнер, яңарыш кичерер кебек. Бу үзенә бер өмет символы булып тоелды.
- «Алтынчәч» риваятьтән башланса да, без инде бу сериядә реаль образларны да очратабыз. Ә бирелеш ягыннан ул тарихка ни дәрәҗәдә якын?
- Мин аны махсус серия итеп уйламаган идем. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, фэнтези яки әкият стилендә түгел, ә реаль персонажлар белән дәвам итте. Мин археологик, тарихи материаллар белән матди мәдәниятне - кием-салымны, кайбер детальләрне, коралларны торгызырга тырыштым. Минем үземдә дә Болгар чорына караган балта, дусларым биреп торган шлемнар (реконструкция) бар. Алтынчәч ул XIII гасырга карый. Мин сурәтләнгән персонажларны шул чорга туры китерергә, тамашачы чыннан да вакыт шаукымын тойсын дип тырыштым. Шулай итеп, ниндидер тарихи-реалистик картиналар килеп чыкты.

"Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү"

- Монда Сезгә күчергеч булып торучылар булдымы?
- Әйе. Эш барышында әлеге сериядә үзенең тырышлыгы, таланты белән дан казанган, танылган мәшһүр татар кызларын бер урынга туплау идеясе дә булды. Әйтик, спортчылар, эстрада йолдызлары. Шул рәвешле аларга үземнең хөрмәтемне күрсәтергә теләгән идем. Аларның образы аша легендар үткәнебезне һәм бүгенгене тоташтырасым килде. Безнең халыкта нинди генә йөз чалымнары юк. Алайса мине, бу татар кызы түгел, дип, кайвакыт тәнкыйть­ләп тә алалар. Стереотип инде ул. Күчергеч булып та тордылар, хыялда тудырганнары да булды. Әйтик, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова, җырчы Гөлнара Исмаева. Гөлнара хәзер Америкада яши. Үз вакытында ул кинога да төште, үз җырларын башкарып, бәйгеләрдә беренче урыннар ала иде. Минем хәтта Кабаева белән дә телефоннан сөйләшкәнем булды. «Алтынчәч образын тудыруга ничек карыйсыз?!» - дип сорадым. Нигездә бу фикер, бу идея аңа бик ошады. Рәхмәтләрен әйтте. Бәлкем, кайчан да булса аның образы да эшләнер. Чулпан Закированы мин бу образда 2005 елларда ук язган идем. Хәзер менә картинаның икенче вариантын аның соравы буенча эшлим. Гөлнара Исмаевалы «Алтынчәч»не соңыннан ул вакыттагы Президент М.Шәймиев соравы буенча «Хәзинә» милли сәнгать галереясына алдылар. Анда озак кына даими экспозициядә торды. Музей шапкасы астында басылып чыккан открыткалар сериясенә дә кергән иде ул. Моңа кадәр эшләгән «Алтынчәч»ләрнең үлчәме бер метр чамасы. Алга таба күләмен зурайтасым килә. «Кырык кыз» риваяте буенча да 41 картина язу теләге бар иде. «Алтынчәч һәм Кырык кыз». Әлеге идеяне тормышка ашыра барсам, минем әле алда эш шактый.
- Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы буенча эш­ләнгән серия дә бик саллы, үзенчәлекле булды. Китап чыкты. Бу серия шуның белән төгәлләндеме инде?
- Мин бу эшне иллюстрацияләр буларак башладым. 1997 елда ук Петербургта Репин исемендәге сәнгать академиясендә укыганда, «Серия графических листов по мотивам Кул Гали «Сказание о Юсуфе» дигән диплом эше буларак тотынган идем. 9 табак эшләдем ул чагында. Дипломны яклаганда бик яхшы фикерләр булды. Мин аны ул чагында ук серия итеп күз алдында тоттым. Даими эшләмәсәм дә, әледән-әле тулыландыра бардым. Нәтиҗәдә узган ел, Кол Галинең юбилее уңаеннан, минем иллюстрацияләр белән «Кыйссаи Йосыф» китабы чыкты. Барлыгы 20ләп иллюстрация керде. Бу серияне дәвам итәргә кирәк. Ул төгәлләнмәгән. Аны эшләгәндә ниндидер яңа «тел, стиль» табылды. Бу стиль минем иҗатыма кереп китте. Кол Гали персонажы булган «Евразия» дигән триптих эшләдем.Ул монументаль эш буларак башкарылды.
- Сезне кеше алдында бер дә болай кәләпүштән күр­гән юк.
- Остаханәдә кәләпүш киеп эшләргә яратам. Кәләпүш ничектер фикерне туплый кебек. Кибеттә кәләпүшләрнең бөтенесе дә чигүле. Ә бу - классик кәләпүш - чигелмичә, сырылып эшләнгән. Мин аны инде күптән Арчада махсус тектереп алган идем.
- Булат Гильвановны әле­гә ике музыкаль клипта күрдек. Клипта төшү идеясе кемнән булды? Сезнең тормышта музыка нинди урын алып тора?
- Асылъярның бер клибында төштем. Бу клипка мине чакыру режиссерның идеясе иде. Без ул режиссер белән моңа кадәр дә таныш идек. Ул рекламада, телевидениедә эшли иде. Минем ул вакытта ук рекламага да төшкәнем булды. Хәтерләсәгез, шәһәр буйлап пуховикка реклама ясаган щитлар эленеп торды. Асылъяр клибында исә миңа ат менеп йөрергә дә туры килде. Ат иярләү нечкәлекләренә мине Асылъяр үзе өйрәтте. Икенчесендә мин инде бөтенләй башка команда белән эшләдем. Аларга остаханә фоны кирәк иде. Мин үз ролемдә - рәссам буларак төштем.
Үземне белә-белгәннән бирле рәссам булачагымны аңлый идем. Шул ук вакытта музыкага да бик тартылдым. Әмма нигәдер музыка минем өчен бик катлаулы нәрсә кебек тоелды, чөнки минем уен коралым юк иде. Гаиләдә без 5 бала. Безнең гаиләгә уллыкка алынган олы абыем, олы апам, кече энем, кече сеңлем бар. Музыка мәктәбенә йөрү бәясе кыйммәт иде. Сәнгать мәктәбе аена 16 сум торса, музыка мәктәбенә, 25 сум өстенә, инструмент та кирәк. Минем әниләр аңа бармас, дип уйлаганмындыр инде. Ала да алмаган булырлар иде. Борчымадым да. Теләгемне тиешенчә аңлата да алмаганмындыр. Ә карандаш ул һәрвакыт кул астында. Олы апам да сәнгать мәктәбенә йөрде. Аның артыннан мин киттем.
Мине артист сыйфатында театрга җәлеп итәргә дә тырышып карадылар. Ринат Хәсән улы Әюпов «Кыйссаи Йосыф»ны куйганда, мине төп рольгә дә чакырып карады. Бу, сүз дә юк, кызыклы тәкъдим, әмма риза булмадым. Мин - бик мавыгучан кеше. Мине һәрвакыт шулай каядыр «алып кереп киткәли». Беренчедән, бу - бик җаваплы. Икенчедән, шуның хакына нәрсәдәндер баш тартырга туры киләчәк. Ә менә кинога төшәр идем.
- «Бибинур» фильмын­да рәссам буларак эшләсәгез дә, Сезне Казанда узган мөселман киносы фестивалендәге презентацияләрдә күрмәдек. Кино рәссамы булу нинди тәэсирләр калдырды?
- Дөрес, мин, ничектер, читтәрәк калдым. Чакыручы булмагач, нигәдер үзем дә барырга уйламадым. Әмма мин Мәскәүдә узган халыкара фестивальнең презентациясендә катнаштым. «Бибинур»га, куючы рәссам буларак, мин соңрак кушылдым. Натура сайлау миннән башка гына узган иде. Декорацияләр төзү һәм корудан тыш, мин анда матди культура, тел, костюмнар буенча хәтта консультант та булдым әле, чөнки төшерүчеләр барысы да Петербургтан иде. Китапларым бик күп. Костюм буенча рәссамга да, үз киңәшләремне генә түгел, материал да бирдем. Петербург рәссамы Владислав Орлов белән бергәләп эшләү кызык булды. Ул - инде өлкән буын вәкиле, гомерен кинематографиягә багышлаган кеше. Бер-беребезне тулыландырдык. Эш декорацияләрне төзү белән генә чикләнми монда. Кино бик катлаулы нәрсә. Бер үк нәрсәне берничә җирдә төшерергә туры килгән чаклар күп булды. Әйтик, Бибинур өен. Интерьерны - бер, экстерьерны икенче җирдә төшерәбез. Шулай бер җирдән икенчесенә күчеп йөрүләр күп булды.
- Шишкин Алабугасында туу шәхсән Сезгә - булачак рәссамга ничек тәэсир итте?
- Рәссам буларак беренче танылуым да Шишкин белән бәйле. Шишкинның тууына 150 ел тулуга багышланган шәһәр бәйгесендә катнаштым. Ул чагында сәнгать мәктәбендә укый идем. Пейзаж ясадым. Ахыры һич көтелмәгәнчә булды: мин укый торган урта мәктәпкә шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре килеп, 1-3 нче сыйныф укучылары арасында мине әлеге бәйгенең җиңүчесе итеп игълан иттеләр, бүләк тапшырдылар - «Минем Алабугам» дигән китап һәм кечкенә шахмат. Бу китап тарихка игътибарны юнәлтергә этәргеч бирде. Шишкин музей-йортына баргач та, бик тәэсирләнеп кайтканым истә. Лениногорскидагы сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганда диплом эше итеп Алабугага багышланган тарихи триптих эшләгән идем. Ул эш хәзер Алабуга шәһәренең музей-тыюлыгында саклана.
- Соңгы вакытта ни­ләр язасыз, нинди хыяллар белән яшисез?
- Әйткәнемчә, «Алтынчәч» сериясенә янә әйләнеп кайттым. Бу сериядә әлегә 20ләп эш бар. Казанның 1000 еллыгына әзерлек барганда, дөресрәге, бу вакыйгага ай ярым вакыт калгач (!), «Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү» дигән темага заказ алган идем. Вакыт ягы бик киеренке булса да, мин аны өлгерттем. 3,5х5 метр зурлыгындагы эш бүгенге көндә «Казан» милли мәдәният үзәге экспозициясендә тора. Тагын шундый зур бер тарихи картина язасым килә.
PS. Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы остаханә җитәкчесе Фиринат Халиков, аның урынбасары Булат Гильванов һәм аспирантура узучы рәссамнар Сергей Царев, Владимир Баранов һәм Алена Быковаларның эшләре белән «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading