16+

Комнан мультфильм «төшердем»

Рәсем ясау техникасының хәзер нинди генә төре юк. Араларында иң кызыклысы һәм тылсымлысы, миңа калса, пыяла өстенә ком белән рәсем ясаудыр. Яктыртылган пыяла өстенә гап‑гади елга комы сибелеп төшә дә берничә кул хәрәкәте белән шунда ук картина хасил була.

Рәсем ясау техникасының хәзер нинди генә төре юк. Араларында иң кызыклысы һәм тылсымлысы, миңа калса, пыяла өстенә ком белән рәсем ясаудыр. Яктыртылган пыяла өстенә гап‑гади елга комы сибелеп төшә дә берничә кул хәрәкәте белән шунда ук картина хасил була.

Моннан биш еллар элек Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае директоры урынбасары, халык театры режиссеры Рафис Фазылҗановны да җәлеп итә ул тылсымлы ком.

- Чит илдә 50нче елларда ук барлыкка килсә дә, бездә ул берничә ел элек кенә популярлаша башлады. Берара интернет битләрендә төрек артистының җырына төшерелгән клип барлыкка килде. Шул клип аша таныштык без комнан рәсем ясау белән. Иң элек мине шул яңалыгы белән җәлеп итте ул. Аның өчен асты яктыртыла торган махсус пыяла өстәл ясадым, - ди Рафис.

Бөтен хикмәте комдадыр дигән идем, рәсем ясаганда гадәти елга комы кулланыла икән.

- Ком нинди булса да ярый, вак кына булсын. Америкадан танышларым вулкан кратерыннан алынган ком алып кайтканнар иде. Миңа ул ошамады, аңарда кристалл күп. Рәсем ясар алдыннан комны өстәл өстенә сибәсең. Сипкән вакытта кристаллы ком сикереп китә, ә безнең ком йомшаграк, тигез ята. Ком сәнгатенең принцибы - бер рәсемнән икенчесенә күчү. Бер картина икенчесенә күчеп барып, сюжет барлыкка килә. Берара, хыялланып китеп, Шүрәле темасына кыска гына роликлар да ясадым. Аларны видеоредактор ярдәмендә кискәләп-ялгаганнан соң, мультфильм барлыкка килде.

Ком анимацияләрен туй, юбилей кебек мәҗлесләрдә дә ясаталар. Анда барыр алдыннан Рафис иң элек яшь парларның танышу-кавышу тарихлары белән кызыксына. Туган көнгә чакырсалар, юбиляр тормышындагы иң күңелле мизгелләрне туплап, сюжет уйлап чыгара.

- Минем эшемне күзәтеп утырган халык кино караган кебек булырга тиеш. Кино булгач, аның башы, төп өлеше һәм дә ахыры була. Ком ярдәмендә кешенең гомер юлын тасвирлап бирә алу - бик мавыктыргыч шөгыль, - ди ком аниматоры.

Туй дигәннән, Рафис кызыклы гына бер очрак турында сөйләп алды. Ул, гадәттәгечә, яшь парга кыскача гына танышу тарихларын язып бирергә кушкан. Шуны язганда кыз белән егет талашып китеп, чак кына аерылмый калганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading