16+

Константиновкага татар мәдәнияте кайтты

Казанның Константиновка бистәсе халкы шушы көннәрдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча, спектакль карап, көлделәр, уйнадылар, үткән гомерне уйладылар.

Константиновкага татар мәдәнияте кайтты

Казанның Константиновка бистәсе халкы шушы көннәрдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай язганча, спектакль карап, көлделәр, уйнадылар, үткән гомерне уйладылар.

Әйтергә кирәк, Константиновкада мәдәният йорты әле ике ел элек кенә ачыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина монда җитәкче итеп билгеләнгәч, шушы ике ай эчендә тагын бик күп төрле түгәрәкләр эшли башлый. Биредә балалар өчен дә, зурларга да бик күп төрле мөмкинлекләр бар. Теләгән һәр кеше җыр-бию генә түгел, спорт юнәлешләре, кул эшләре буенча да талантын үстерә ала. Түгәрәкләрнең күбесе бушлай. 

Бүген сүзебез әле февраль аенда гына оешкан “Җәүһәр” үзешчән татар театр студиясе турында. Аның җитәкчесе, режиссёры Раил Рамазанов – мәдәният өлкәсендә билгеле шәхес. Алар тамашачы игътибарына “Аулак өй” шоу-тамашасын тәкъдим итте. “Эшкә урнашканда, халык булырмы икән, дигән берникадәр шик бар иде. Театр студиясенә йөрергә теләүчеләр, апалар, кызлар күп булып чыкты. Шушы шоуны әзерләгәндә, мин аларга алга таба нинди роль туры киләчәген аңлап бетердем. Телләре гаҗәеп саф, үзләре талантлы. Хәзер Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен әзерли башлыйбыз. Киләчәктә халык театры дәрәҗәсенә ирештерәсе килә”, – диде. 

Театр студиясендә шөгыльләнүчеләрнең дә бәхете эченә сыймый. “Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Хәзер руслар өчен дә, татарлар өчен бертигез караш. Шушы вакыт эчендә генә татарча күпме чаралар узды, спектакльләр, концертлар карадык. Нәүрүзне зурлап уздырдык. Ә хәзер үзебез сәхнәдә чыгыш ясыйбыз”, – дип сөенә алар. Айгөл ханымга да рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерә алмыйлар. “Ул безне иң беренче концертка килгәч, үз өенә килгән кунакларны кебек каршы алды, хәлләребезне белеште. Аннары, тагын чакырып, озатып калды”, – диләр. Аулак-шоуны карарга килгән 87 яшьлек ак яулыклы Нәзирә әби дә шатлыгыннан күз яшьләрен яшерә алмады. Мәдәниятле булдык, дип сөенә алар һәркайсы. 

“Җәүһәр”леләрнең чыгышын тамашага килгән мәртәбәле кунаклар – Г.Камал театры актёрлары, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров, Ришат Әхмәдуллин да югары бәяләде. Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгән иде. Тамашачылар өчен бик матур чыгышлар бүләк иттеләр. 

Казан үзәгеннән еракта урнашкан театр-концерт биналарына йөрергә мөмкинлекләре булмаган кешеләрнең шатлыгын без дә уртаклашабыз. Татар сулышы белән эшли башлаган Константиновка мәдәният йорты киләчәктә тамашачыларын тагын да матур чаралар белән сөендерер, дип ышанып калабыз. 

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading