16+

"Концертларга, карантин беткәч тә, иң соңыннан гына рөхсәт бирелер..."

Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Карендәшләр” ансамбленең дистанцион рәвештә репетицияләре була. Ансамбль солистлары туры элемтәгә чыгып, җырлар өйрәнәләр һәм җитәкчегә зачёт бирәләр.

"Концертларга, карантин беткәч тә, иң соңыннан гына рөхсәт бирелер..."

Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Карендәшләр” ансамбленең дистанцион рәвештә репетицияләре була. Ансамбль солистлары туры элемтәгә чыгып, җырлар өйрәнәләр һәм җитәкчегә зачёт бирәләр.

Үз-үзеңне изоляцияләүнең өченче атнасы ахырына якынлашты. Күпмегә кадәр дәвам итәр бу үзизоляция - билгесез. Берничә ел отпуск күрмәгән кешеләр өчен, бер караганда, бу көтелмәгән ял булды. Ә менә массакүләм мәдәни чаралар белән эш иткән кешеләргә бу чорда кыенга туры килә.

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та үзизоляция вакытында авыл һәм шәһәрләрдә узачак 25 концертыннан мәхрүм калган. 1 июньдә булачак юбилей концертының да вакыты күчерелер дип фаразлый карендәшебез. “Минемчә, концертларга, карантин беткәч тә, иң соңыннан гына рөхсәт бирелер. Чөнки, сүз кешеләрнең бер җирдә күп җыелуы турында бара”, - дип сөйләде ул.

Концертлары кичектерелеп торса да, репетицияләре туктатылмаган. Мәсәлән, Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Карендәшләр” ансамбленең дистанцион рәвештә репетицияләре була. Ансамбль солистлары туры элемтәгә чыгып, җырлар өйрәнәләр һәм җитәкчегә зачёт бирәләр. Шушы көннәрдә ансамбль “Җитмеш чакрым җирдән килдек без” җырын өйрәнгән.

Үзизоляция гаилә белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, балалар белән аралашырга менә дигән вакыт. Һәр көн концертларда, репетицияләрдә булган Агаповлар гаиләсе өчен дә бу шулай. “Улларым - Руслан, Виктор, Владислав, тормыш иптәшем Галина барыбыз да өйдә утырабыз. Бөтен архивларны, язмаларны барлап, алдагы планнарны корып яшибез”, - дип бүлеште ул.

Чыганак: http://tuganaylar.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading