16+

“Курчак йөртергә өйрәнгәндә елаган чаклар да булды”

Заманында “Әкият” курчак театрының элекке режиссеры Илдус Зиннуров аны юкка гына үзләренә чакырып китермәгәндер.

“Курчак йөртергә өйрәнгәндә елаган чаклар да булды”

Заманында “Әкият” курчак театрының элекке режиссеры Илдус Зиннуров аны юкка гына үзләренә чакырып китермәгәндер.

Бирегә килгәч тә беренче ролен үзенең бала чагында яратып караган “Таңга ─ Чулпан, айга ─ Зөһрә” дигән спектакльдә уйнарга туры килә аңа.

Бүгенге көндә Дилүс Хуҗиахмәтов театрда талантлы, әйдәп баручы артистларның берсе. Башка шәһәрләрдә уза торган курчак театрлары фестивальләреннән дә дипломнар белән кайта. Театрлар арасында уза торган “Тантана” фестивалендә исә Дилүс алты тапкыр җиңү яулады. Быел үзе уйный торган “Авиатор” спектакле белән “Алтын битлек”кә тәкъдим ителде.

Бүгенге сөйләшүебез аның иҗаты, тормыш юлы хакында.
─ Дилүс, Сез бала чагыгыздан сәхнәдә. Аннан туеп, китәсе килгән чаклар булмыймы?
─ Артист булу минем өчен һөнәр генә түгел, ул яшәү мәгънәсе. Театр өчен тырышып, җан атып эшлим. Эшем туйдырмый, чөнки көн саен бер үк эш башкармыйбыз без. Әле Яңа ел тамашасына музыка туплау белән шөгыльләнәм. Баш режиссерыбыз Илгиз Зәйни килгәч, бездә һаман үзгәрешләр булып тора, яңа алымнар өйрәнәбез, үзенчәлекле спектакльләр чыгарабыз. Аларның һәрберсенә әзерлек кирәк. Пьеса укып кына сәхнәгә чыгып булмый. Төрле китаплар укыйбыз. Үзебезгә материал туплыйбыз. 22 ел сәхнәдә булсам да, гел өйрәнеп торырга кирәк. Минем өчен гаилә беренче урында булса, театр икенче урында.

─ Сез театрда татар һәм рус спектакльләрендә дә уйныйсыз. Аны һәркем булдыра алмый. Гаиләдә татарча сөйләшеп үстегезме?
─ Мин ─ Чаллы шәһәрендә туып үстем. Балачакта җәй көннәрендә каникулларым Мөслим районының Әмәкәй авылында әби-бабай янында үтте. Укырга кергәнче гаиләдә татарча гына сөйләштем, русча белми идем. Өебездә һәрвакыт җыр-моң гына булды. Әти баянда уйный, әни белән абый һәм мин аңа кушылып җырлый идек. (Шунысын да әйтим, әни ─ укытучы, әти ─ шофер). Аннары үзем дә баянда уйнарга өйрәндем. Чаллыдагы 52нче татар мәктәбен тәмамладым. 1нче сыйныфтан ук музыка көллиятендәге театр бүлегенә йөрдем. Анда драма әсәрләре дә куйдык. Аннары курчак театрының авыр булуы кызыксындырды мине. Курчакларны йөртергә
 өйрәнгәндә елаган чаклар да булды.14 яшемдә Чаллыдагы курчак театрына эшкә алдылар. Шунда ук баш рольләр генә бирмәделәр, билгеле. Мин килгәндә труппада 22 артист иде. Казан театр училищесының базасы иде ул. Безне Чаллы театры өчен курчак театры артистлары итеп әзерләделәр. Теория белән практика бергә алып барылды. Бик җитди укыттылар безне. Шунда укып, Казанга килеп имтиханнар тапшыра идек.

─ Курчак театры артисты башкалардан аермалы буларак, нинди сыйфатка ия булырга тиеш?
─ Беренчедән, аның тавышы үзгәрүчән булырга тиеш. Икенчедән, артистның самими булуы, балаларны яратуы кирәк. Маскасына ягъни образларга карап, тавышны үзгәртү мөһим. Үземнең бер спектакльдә 5-6 роль уйнаганым булды.

─ Әйтәсе килгән фикереңне курчаклар аша аңлату ничек?
─ Бездә курчак аша фикерне бирү авыр. Үз тойгыларыңны алдан уйларга кирәк.

─ Сез гастрольләргә башка шәһәрләргә дә йөрисез. Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтегез әле, бүгенге балаларга нинди спектакльләр кирәк, ─ дип уйлыйсыз?
─ Балалар спектакльләребезне төрле шәһәрдә төрлечә кабул итә. Кайберләре җыр-биюлене ярата. Икенчеләренә музыка, ачык картиналар, хәрәкәт кирәк. Соңгы вакытта күп сүзле спектакльләрне карарга да өйрәнеп киләләр.

─ Сезгә төрле курчакларны уйнатырга туры килә. Артистка нинди курчакларны уйнату авыр, кайсын җиңел?
─ Чыбык җепләр белән тарттырган таяклы курчакларны уйнату кыен, ә бармакларга киеп уйнау иң җиңеле. Шаян рольләрдә генә бармакка киелә торган курчаклар белән уйныйлар. Марионет курчаклар белән күп тылсымнар, фокуслар ясарга була. Ни өчендер кайбер балалар әнә шул курчакларга кызыга.

─ Элек артистлар уены бөтен спектакльләрдә дә ширма артында иде. Соңгы елларда курчаклары белән үзләре сәхнәгә чыгып уйный. Үзеңә кайда уйнау җайлы?

─ Миңа ширма артында уйнау уңайлы. Анда үземне иркен хис итәм. Ширма артында да балаларның спектакльне ничек кабул итүләрен тоеп була. Сәхнә алдында уйнаганда залдан ягымлы күзләр көч бирә.

─ Курчак театрлары бер-берсеннән ничек аерыла?
─ Курчак йөртү алымнарын укыганда ук һәр педагог үзенчә өйрәтә. Театрлар бер-берсеннән әнә шул курчак йөртү белән аерыла.

─ Дилүс, үзегезне әлеге театрда режиссер буларак та сынадыгыз. Беренче мәртәбә “Волк и семеро козлят” дигән әкиятегез уңышлы килеп чыккан иде. Әле күптән түгел, Сез куйган “Репка, ряба, колобок” дигән спектакльне (берничә әкиятне берләштереп) нәни тамашачы яратып карады. Ничек ул эшкә алынырга булдыгыз?
─ Чаллы театрында эшләгәндә кайбер режиссерлар белән фикерләшеп утырганда, миңа Санкт-Петербургка укырга барып, әлеге һөнәрне үзләштерергә тәкъдим иткәннәр иде. Минем вакыт җитмәде. Аннары режиссер булып туарга кирәк бит ул. Күп спектакль кую гына режиссер булу, ─ дигән сүз түгел әле. Ул психолог та, фантазиягә бай кеше дә булырга тиеш. 

─ Балалар алдында чыгыш ясаганда төрле хәлләр буладыр. Берәрсен искә алып үтегез әле.
─ Бервакыт караңгыда уйнаганда сәхнә читен күрмичә, балалар янына егылып төштем. Шунда кулымдагы курчагым төшеп китте. Шул арада бер бала урыныннан сикереп торды да, курчакны алып миңа китереп бирде.

─ Гаиләдә хатыныгыз, балаларыгыз театрга йөриме? Алар нәрсә белән шөгыльләнә?
─ Минем хатыным Лилия мәдәният һәм сәнгать институтында Наилә апа Гәрәева курсында белем алды. Бүгенге көндә 151нче мәктәптә педагог - оештыручы һәм технология укытучысы булып эшли. Олы кызыбыз Мәликә бию түгәрәгенә йөри, Кәрим футбол белән шөгыльләнә. Кечкенәбез Сәлимгә өч яшь. Спектакльләрне карап, миңа үз фикерләрен җиткерәләр.


                                                                                                                                                   

 Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading