16+

“Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям”

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этапларының кызган мәле. Бу сезонда гына анда 60 мең бала катнаша. Шәп фестиваль, матур сәхнә һәм балалар. "Созвездие-Йолдызлык"ның сәхнә артын күзәттек. Җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк соң?

“Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям”

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этапларының кызган мәле. Бу сезонда гына анда 60 мең бала катнаша. Шәп фестиваль, матур сәхнә һәм балалар. "Созвездие-Йолдызлык"ның сәхнә артын күзәттек. Җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк соң?

"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә 5 яшьтән 21 яшькә кадәр балалар, яшьләр катнаша. Бәйгедә 7 номинация игълан ителгән: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Иң яхшы җыр көе», «Иң яхшы жыр сүзләре» һәм «Иң яхшы видеоклип».

Фестивальнең сайлап алу (зона) этаплары район үзәкләрендә уза. Без Мамадыш районында булган сайлап алу турын үз күзләребез белән күзәттек. 3 көн дәвамында Мамадыш мәдәният йорты сәхнәсендә Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Мамадыш районы балалары көч сынашты. Соңгы көнне мәртәбәле жюри әгъзалары укытучылар белән түгәрәк өстәлдә очрашты.

“Безгә җырлый торган тузан суыткычлар кирәкми”
Вокал-соло номинациясе буенча фикер алышуны тыңлап тордым әле. Катнашучыларга, чыннан да, таләпләр зурдан икән.  

– Бала сәхнәгә чыгар алдыннан нәрсә турында җырлаганын аңларга тиеш. Бүген бик моңсу жырлар да булды, алар баланың яшенә, гомумән, туры килмәде. Бала җырны аңласа ул аны кемгәдер багышлый. Әгәр җыр дәртле икән, димәк, катнашучы да “ут” булырга тиеш. "Эх, дип әйтерлек" булсын, – дип сүзне башлады жюри әгъзасы, “Зөләйлә” төркеме солисты Ләйсән Закирова.

Иң зур хаталарның берсе җырның аранжировкасы югары яки түбән булу. Репертуар сайлау исә, уңышның 80%ын тәшкил итә. Депрессия кузгата торган җырлар “Йолдызлык” фестиваленә килешми. Телевизион бәйге булгач, катнашучыларның киемнәренә дә игътибар зурдан. Балаларның костюмнары энәсеннән җебенә кадәр камил булырга тиеш. 

– Балаларның балалыгын урламагыз. Сәхнә якты, ялтырап тора, ә катнашучы кара күлмәктән чыга. Кечкенә йолдызларны бәйгегә түгел, иң яхшы чыгышка әзерләргә кирәк. Бала үзен сәхнәдә ирекен тотарга, җырламый торган урыннарны хәрәкәтләр белән тутыра белергә тиеш. Безгә җырлый торган тузансуыткычлар кирәкми, йөзләрендә яшәү көче балкыган балалар кирәк, – дип әйтеп куйды Владимир Шнитко. Ул үзе дә “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашып, заманында Гран-при яулаган, шуңа күрә бәйге таләпләрен бик яхшы аңлый күрәмсең.

Вокаль ансамбльләргә килгәндә эш тагын да катлаулы икән. Бу хакта, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина сөйләп китте. 

– Ансамбль иң авыр номинациянең берсе. Ансамбль булу өчен бер тавышка чиста җырлау гына җитми. Җыр ике, өч тавышка башкарылырга тиеш. Әлбәттә, барысы да мөмкинлекләргә карап. Ансамбль чыгышында театрләштерү күренеше, чыгышта сюжет та булырга тиеш. Балалар арасында кайберләре бик яхшы җырлый, әмма артистизм, мимка җитеп бетми. Кемдер йөрәген ача ала һәм ота. Җырны чын күңелдән башкарырга кирәк, – дип искәртеп үтте ул.

Эстрада йолдызларына да мондый таләпләр куйсалар ничек булыр иде икән? Кемдер утызда, кырыкта да җырның мәгънәсен аңлап бетерми, ә 5 яшьлек балалар аңларга тиеш. Таләпләрнең артуы катнашучыларның артуына да бәйле. Һәр елны “Созвездие-Йолдызлык” хәрәкәте рәтенә меңләгән балалар аяк баса. Ә бит алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алырга да кирәк.

 “Созвездие-Йолдызлык”ның атасы – Дмитрий Туманов фестивальнең бүгенге халәте турында әйтеп китте.
– Мәртәбәле исменәребез, бүләкләребез булса да, “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан республикасы Рәисе, министрлыклар һәм район җитәкчеләре ярдәме белән генә яши. Бу фестиваль Татарстанның бердәнбер бренды буларак барлыкка килде. Бер система аша сәләтле балаларны табу, аларны үстергә юнәлтелде. Мәскәүдән белгечләрне дә чакырабыз. Балалар өчен мастер-класслар, укытучылар өчен түгәрәк өстәлләр оештырабыз, – дип сөйләде.

“Татар телендә импровизация ясый белүчеләр аз”
Чыгышларны бәяләүгә килгәндә,  жюри әгъзалары бөтен номинациядә катнашучыларга бәяләр куя. Ә мастер-классларны исә, һәр номинациягә аерым белгечләр үткәрә. “Конферанс” номинациясенең тарихы да кызыклы. Иң беренче бәйгеләрдә балаларны районнарның атаклы алып баручылары игълан иткән. Кечкенә балаларны өлкәннәр чыгара. Килешми торган хәл бит. Шулай “Конферанс” номинациясе туган.  Жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Азат Закиров конферансьеның төп вазифалары белән  таныштырды. 

– Күп катнашучылар конферансье белән алып баручыны бутыйлар. Алып баручы үзе турында сөйләргә мөмкин. Ә конферансьеның төп эше, киләсе номерны дөрес итеп игълан итү. Конферансьеның тел осталыгы, сүз байлыгы булырга тиеш. Бу юнәлештә татарча чыгыш ясаучы балалар урысча сөйләүчеләргә оттыра. Татар телендә импровизация ясый белүчеләр аз. Ятланган текстны әйтә алалар, ә үзлектән авыр. Бу сәләтне үстерергә кирәк, – ди ул.

Төп таянычыбыз – ата-аналар
Костюмнарга турында сүзне дәвам итеп, катнашучылар белән аралашырга булдык. Мамадыш районы башлыгы һәр коллективның костюмнарга чыгымын каплый икән. Әмма бу күренеш бөтен районнарда да күзәтелми. Эльвира Кәримуллина “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә укытучы буларак 10 ел катнаша. Ул Балык бистәсеннән килгән.

– Костюмнар мәсьәләсе авыррак. Телевизион бәйге булгач, киемгә дә бик зур игътибар бирелә. Төп таянычыбыз – ата-аналар. Алар белән киңәшләшеп, бергә-бергә уйлашабыз. Костюмнарга килгәндә “Созвездие-Йолдызлык”тан ярдәм бар. Башта ата-аналар ярдәме белән костюм тектерәбез. Аннан финалда җиңгән акчаларны, аларга кире кайтарабыз. Бала җиңмәсә, аның костюмын икенче елга калдырабыз. 21 яшькә кадәр рәхәтләнеп катнашырга була, – ди ул.

Мин генә “йолдыз” дип уйларга ярамый    

Мамадыш мәдәният йортында балалар тавышы гөрләп торды. Бер урында моның кадәр сәләтле балалар күптән күргәнебез булмады. Алар барысы да сәхнәдә якты йолдызлар кебек балкыды. 

Мамадыш шәһәреннән Ильяс Малюков “Кайчан гына очрашырбыз” дип моңланды. Ул Алабуга сәнгать көллиятенең 4 нче курсында белем ала. Киләчәген дә сәхнә белән бәйләргә тели. Ильясның күзләре тумыштан күрмәсә дә, тамашачыны ул бөтен күңеле белән тоя. 

– Бу фестивальдә мәктәптә укыганда катнашып карадым. Вокаль ансамбль белән дә җырлаганым булды. Алга таба да юлымны сәнгать белән бәйлисем килә. Бу җырның бик тирән мәгънәле. Күзем күрми, мин тамашачыны алкышлар аша тоям. Сәхнәгә чыгар алдыннан да дулкынланам. Дулкынланмый торган артист бармы икән бу дөньяда? Репертуарда татар халык җырларына өстенлек бирәм, – дип уртаклашты ул. 

Ильяс социаль челтәрләрне күзәтеп барырга ярата икән. Аның телефоны тавыш ярдәмендә идарә ителә. Барлык яңалыкларны белеп барам, ди Ильяс. 
Балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр да сәхнәнең нәрсә икәнен белә. “Конферанс” номинациясендә  чыгыш ясаучы Булат Мусинга нибары 6 яшь. Ул Балык бистәсе районы данын яклый. 

– Мин балалар бакчасына йөрим. Мин сөйләшергә яратам, шуңа күрә конферансье булдым. Сәхнәдә чыгыш ясарга яратам. Беренче урын алырмын дип уйлыйм. Киләчәктә футболист буласым килә, – дип сөйләде Булат.
Лиана Лукманова ике телдә дә җырларны яратып башкара. Ул фестиваль хәрәкәтендә инде 11 ел. Фестивальдә ул берничә ел рәттән беренче урыннар яулап алган.

– Сәхнәгә чиста уйлар белән чыгарга, чын күңелдән җырларга кирәк. Фестивальдә конкуренция зур, мин генә “йолдыз” дип уйларга ярамый. Сәләтле яшьләр арта. Әзерлеккә җитди карарга кирәк. Бәйгедә дуслар таптым, без елда Казанда финалда очрашабыз. Бу үзенчәлекле дөнья, моны шушы мохиттә булган кеше генә аңлый аладыр, – ди ул.

“Созвездие-Йолдызлык” биючеләр, җырчылар, сүз осталарын берләштерә. Татарстанның төрле районнарында яшәүче нәни талантларга зур сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеген бирә. Шунысын искәртик, барлык ут, тавыш җиһазларын оештыручылар районнан-районга күчереп йөртә, шуңа күрә балалар үзләрен чын профессионал кебек хис итә ала. “Созвездие-Йолдызлык”ның район турлары һәр авыл баласына да сәхнәгә юл ача. Хаталарда  өйрәнәләр, үсәләр. “Созвездие-Йолдызлык”ның гала-концерты 13 һәм 24 апрель узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading