16+

«ӘЛЕ ДӘ ЯРАТАМ»

Илнар ЯЛАЛОВ исемле җырчы инде шактый танылып килә. Актанышта туып үскән егет Казанның мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, бүгенге көндә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында хезмәт куя.

«ӘЛЕ ДӘ ЯРАТАМ»

Илнар ЯЛАЛОВ исемле җырчы инде шактый танылып килә. Актанышта туып үскән егет Казанның мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, бүгенге көндә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында хезмәт куя.

Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк гаиләдә үскән Илнарга сәнгатькә туры юлны да әтисе белән әнисе күрсәтте дисәм, арттыру булмастыр. Ул балачактан гаилә ансамблендә чыгыш ясап, бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе булырга өлгергән иде инде. 2009 елда исә үз тамашачысына «Күңелдәге эзләр» дип аталган альбомын тәкъдим итте.
- Илнар, оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй - синең сәнгать юлына кереп китүең язмыш тарафыннан әллә кайчан тәгаенләнгәндер кебек.
- Без гаиләбез белән җыр-моңга, милли сәнгатькә гашыйк кешеләр. Әтием баянда уйнап, әнием белән мин җырлап, сеңлем Айназ биеп, төрле конкурсларда чыгыш ясый идек. Алган урыннарыбыз да шактый булды. Бүгенгесе көндә әтием Илсур Актанышның Кәзкәй авылында кадет мәктәбе директоры, әнием Лилия район үзәгендә сәнгать мәктәбендә укыта. Сеңлем Айназ Казанда яши, бүгенгесе көндә үзенең шәхси бию мәктәпләре челтәрен ачып, төрле яшьтәге кешеләрне биергә өйрәтә.
- Илнар Ялаловның профессиональ юнәлештә җырга килүенә тукталсак...
- Унберенчене тәмамлаганда мин әнием белән Казанга килеп, Венера Ганиевага тавышымны тыңлаттым. Ул вакытта кумирым Салаватка охшатып җырларга тырыша идем. Венера Әхәтовна, һәр җырчының үз тавышы, үз тембры була, тавышыңны үзгәртмә, дип, нәсыйхәт биреп кайтарды. Бер елдан соң мин аның классына укырга кердем. Параллель рәвештә аның да остазы булган укытучы Клавдия Щербенинага да дәресләр алырга йөрдем.
- Репертуар туплау да университет елларында башланган дип беләм.
- Мине бүген тамашачы танып ала торган җыр - «Кунак кыз»ны Венера Әхәтовна тәкъдим иткән иде. Аны Нур Әүхәдиев белән Вил Усманов иҗат иткән. Әлеге җырның бүген дә репертуарымнан төшкәне юк. Шул җыр белән «Җиде йолдыз» тапшыруында да катнаштым. Бүген мине Хәйдәр Бигичев репертуарыннан алынган «Иң якты йолдыз», эстрада җырларыннан «Ике йөрәк», «Төшләреңә керсәм» кебекләре аша таныйлар.
- Син бит әле чит ил җырларына да гашыйк...
- Дөресен әйткәндә, мин татар эстрадасын тыңларга яратам, дип әйтә алмыйм. Ул яктан итальян җырлары күңелемә якын. А.Софико, А.Бочелли иҗатларын яратам. Быелгы Яңа ел төнендә булачак телевидение концертында тамашачы минем башкаруда «Луна» дигән итальян җырын ишетә алачак.
- Татар җырчылары арасыннан кумирларың юкмыни?
- Ир-егет җырчылар арасыннан - Хәйдәр Бигичев, хатын-кызлардан, әлбәттә, Венера Ганиева.
- Венера Ганиева концертлар оештырганда шактый ярдәм кулы сузды бугай?
- Әтием администратор эшен үз өстенә алып, концертлар оештырса, остазым - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева Казан тамашачысыннан тыш Чаллы, Азнакай, Мамадыш, Минзәлә, Сарман районнарында узган концертларымның мәртәбәле кунагы булды.
- Син инде гаиләле ир-ат та. Мәхәббәт тарихын да ишетик...
- Югары уку йортына кергәч, беренче курста вакытта ук Ләйсән исемле кызга гашыйк булган идем. Үзем дә сизмәстән, дәресләр вакытында гел текәлеп аңа карап утырам икән. Берзаман: «Нәрсә гел мине күзәтәсең?» - дип кычкырып куймасынмы бу. Мин аңа карамас булдым. Әмма хисләремне белеп алган төркемдәшләр мине «коткарды» - җайлап таныштырып, дуслаштырып куйды. Укуны тәмамлагач, туй иттек. Бүген 2 яшь тә биш айлык Аяз исемле ул үстерәбез. Мәхәббәт беренче күрешкәндәге кебек - мин Ләйсәнне әле дә яратам. Улым исә музыка уен коралларына бик хирыс - күпчелегендә инде уйный белә.
- Киләчәгеңне җыр белән генә бәйләячәксеңме?
Икенче белемемне алдым - мин икътисадчы да. Әмма алай да киләчәктә җыр сәнгате тармагында эшләрмен дип өметләнәм. Бәхетле әти, бәхетле җырчы булырга язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading