16+

«Әле ярый судья булмаганмын!»

Күпмедер дәрәҗәдә талант «бизәге» булган яшьләр белән аралашканда, мин болай, мин тегеләй, дип мактануларын еш ишетергә туры килә. Нинди уңышларга ирешүләрен, җиңүләрен тәмләп-баллап саныйлар. Ә менә Ширинне мактандыра алмыйча аптырап беттем. Җыр турында, гаиләсе, аеруча әбисе - Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина турында рәхәтләнеп сөйли ала ул, тик үзе катнашкан...

«Әле ярый судья булмаганмын!»

Күпмедер дәрәҗәдә талант «бизәге» булган яшьләр белән аралашканда, мин болай, мин тегеләй, дип мактануларын еш ишетергә туры килә. Нинди уңышларга ирешүләрен, җиңүләрен тәмләп-баллап саныйлар. Ә менә Ширинне мактандыра алмыйча аптырап беттем. Җыр турында, гаиләсе, аеруча әбисе - Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина турында рәхәтләнеп сөйли ала ул, тик үзе катнашкан...

Әле өстәвенә әңгәмә­дәшем: «Мин көн саен төрле кеше булам. Иртәгә сорасаң, бөтенләй башкача җавап бирер идем, мөгаен», - дип тә күңелгә шом кертте. Интервью басылып чыкканчы, гомумән, икенче төрле уйлый башламаса ярар иде инде дигән шик белән тапшырдым язмамны.
- Иң беренче эш итеп, Ширин Аль-Анси шәхесенең кем икәнлеген ачыклап китик әле. Күпләр сине Гөлзадә апа Сафиуллина оныгы буларак кына белә...
- Гөлзадә Сафиуллина оныгы булуым миңа Аллаһтан бирелгән бүләк. Шушы исемне, шушы дәрәҗәне аклау өчен миңа әле байтак тырышырга кирәк. «Гөлзадә оныгы» дигән сүз генә бернинди бонус та бирми. Дәү әниемә хөрмәт бар, ә үземә хөрмәтне мин үзем яуларга тиеш.
- Җыр дөньясында үз урыныңны таптым дип саныйсыңмы?
- Кечкенәдән җырлап үстем. Сәхнә кешесе буларак, дәү әнием бу өлкәнең бөтен авырлыгын аңлата килде. Мин киләчәктә дә җырлаячагымны анык беләм, тик җыр төп һөнәрем булыр дип әйтә алмыйм. Төрле эш белән шөгыльләнермен, мө­гаен. Бертөрлелек тиз туйдыра мине.
- Социология белән генә канәгатьләнеп калмагансың (Ширин КФУның Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында белем ала. - Авт.), ГИТИС югарылыгына да күтәрелгәнсең икән...
- ГИТИСка юллама биргән «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесенә рәхмәтем чиксез. Бүген әлеге уку йортының эстрада бүлегендә 2 нче курста читтән торып белем алам. Сәнгать ул - минем яраткан эшем. Тик җыр белән генә булмый, акылны да үстерү, бар яктан камил булу сорала. Моның өчен фән кирәк.
- Билгеле булганча, әниең дә сәнгатьтән ерак кеше түгел. Бертуганнарың да нәселегезнең җырлы-моңлы исемлеген дәвам итәләрме?
- Әнием бала чагында дәү әнинең концертларында биеп йөргән, хәзер сценарий төзү буенча ярдәм итә. Тик ул үзен фәндә тапты. Абыем Аммар Казан дәүләт медицина университетында белем ала, энем Мурад 3 нче сыйныфта укый. Аларның җыр белән бәйләнүләрен теләмим. Ул ир кеше һөнәре түгел. Җитди һөнәр алырлар, татар халкының күренекле вәкилләре булырлар дип уйлыйм.
- Синдә гарәп һәм татар каннары ага. Үзеңдә ике милләтнең дә сыйфатларын табасыңмы?
- Әйе, икесенең дә чалымнары бар. Тик миндә беркайчан да, мин кайсы милләт вәкиле, дигән шик­ләнү булмады. Татар мохитендә үскәнгә, яшәгәнгә, ул шул кадәр каныма сеңгән ки, хәзер ике дә уйламыйча: «Мин татар!» - дип әйтә алам. Гарәпләрнең менталитетын да аңлыйм. Анысын безгә әти сеңдерде. Гарәп илләренең табигате, чүл-далалары мине үзенә тарта, тик анда тора, аларча яши алмас идем, мөгаен.
- Көн саен төрле кеше булам, дигән идең. Җитди карарлар кабул иткәндә әлеге сыйфатың комачауламыймы?
- Дөрестән дә, мин бик төрле. Әле генә моңсуланып йөрсәм, бер-ике минуттан сикерә, көлә алам. Комачаулый, билгеле. Мин бик җиңел өлкәне сайладым, сән­гать бер төрле генә түгел бит ул. Әле ярый юрист, судья һөнәрләренә тукталмаганмын. Карарларыңны тик үзгәртеп утырыр идең (Көлә).
- Ничек уйлыйсың, җырга акча эшләү чыганагы итеп кенә карасаң, ул чын сәнгать буламы?
- Минем бу сорауга кистереп кенә җавап бирергә хакым юк, бары үзем өчен генә әйтә алам. Мәсәлән, бераз булса да акча эшләү ниятеннән, мин хәзер кафеда җырлыйм. Тик мин анда эшкә барам дип бармыйм. Алай дисәм, мине җыр түгел, башка уйлар биләп ала һәм мин чираттагы кабак җырчысына охшап калачакмын. Ә мин алай булуын теләмим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading