16+

Лина Арифуллина: «Төреквидение» миңа мохите буенча якын»

Инде икенче атнада Казанның «Татнефть-Арена» сараенда «Төреквидение-2014» II халыкара телевизион конкурсы узачак. Тамаша турында бәйгенең продюсеры, популяр концертлар һәм телевизион тапшырулар режиссеры Лина Арифуллинадан сораштык.

Лина Арифуллина: «Төреквидение» миңа мохите буенча якын»

Инде икенче атнада Казанның «Татнефть-Арена» сараенда «Төреквидение-2014» II халыкара телевизион конкурсы узачак. Тамаша турында бәйгенең продюсеры, популяр концертлар һәм телевизион тапшырулар режиссеры Лина Арифуллинадан сораштык.

- Лина ханым, бәйгегә берничә көн калып бара, тамашачыга «Төреквидение»дән нәрсә көтәргә?
- Без сыйфатлы, замана таләпләренә туры килгән музыкаль шоу әзерлибез. Әлбәттә, анда татар халкы мәдәнияте, рухы, этникасы чалымнары булачак. «Төреквидение» җыр бәйгесе булганга, оештыру ягыннан аерым бер номерларга басым ясамадык, тамашачы болай да 24 җыр тыңлап арыячак. Шулай да, кызыклы сюрпризлар булачак.

- Бәйгенең оештыру эшендә катнашырга нәрсә этәрде сезне?
- Мин гомерем буе шоу-программалар, төрле конкурслар кую белән шөгыльләнәм. Әлеге проектның продюсеры булырга тәкъдим ясагач, бик теләп ризалаштым. Мәскәүдә туып үссәм дә, мин татар мохитенә гашыйк кеше. Төрки музыка бик якын миңа. Ул әби-бабам тәрбиясеннән сеңеп калгандыр инде.

- Катнашучыларны финалга нинди күрсәткечләр буенча сайлап аласыз?
- Бу елны катнашучылар көчле, барысы да туган якларында танылган җырчылар, үз эшләренең профессионаллары. Барлык номерлар эчтәлеге ягыннан бик кызык, заманча рухта эшләнгән. Шуңа да жюрига алар арасыннан иң яхшысын билгеләү җиңелләрдән булмаячак. Һәр җырчының номеры 10 баллы система буенча бәяләнәчәк. Әлбәттә, без башта тавышка игътибар итәчәкбез. Җырның яңалыгы, заманчалыгы, музыкаль аранжировкасына да басым ясала. Чыгышлар төрле телдә башкарылса да, җырчы аның мәгънәсен тамашачыга җиткерә алырга тиеш.

- Тавыш бирү ни рәвешле барачак? Гадел сайлап алуга өметләнә алабызмы?
- Кызганыч, чыгышларга тамашачы тавыш бирә алмаячак. Алар да бәйгедә катнашса, кызыграк булыр иде. Конкурс халыкара булганга, ул төрле илләр белән бәйле. Барлык илләрдә дә тавыш бирүне оештыру әлегә техник яктан авыррак. Киләсе елга телевизор каршында утыручы тамашачы да үзенә ошаган номерны сайлый алыр дип уйлыйм.

- Телевидениедән трансляция сәхнәдәге куелыштан аерылачакмы?
- Залда халык нинди тамаша күрсә, телевизор экранында да шул ук форматта булачак. Җырчы чыгышка әзерләнгән вакытта, аның визит карточкасын күрсәтәчәкләр. Сәхнә артында «бэкстейдж», ягъни чыгыштан соң җырчы белән кыска гына интервью булачак. Тамашачы һәр чыгышны исендә калдыруын телим. Номерлар күп булу сәбәпле, алар хәтердә калмый. Шушы кыска интервьюда кайбер детальләр, җырчының тавышы, аның хис-кичерешләре чагылачак. Бу халык өчен һәрвакытта да кызыклы.

- Соңгы вакытта булган сәяси аңлашылмаучанлыклар бәйгене оештыруга тәэсир итмәдеме?
- Сәнгать сәяси каршылыклардан читтә тора. Бер ил дә санкцияләр дип катнашудан баш тартмады. Барлык катнашучыларга да тигез шартлар тудырылган. Рәхәтләнеп репетицияләр ясый алалар. Оештыру эшеннән дә зарланучы юк.

- Алып баручыларга кастинг үткәргән идегез, инде бәйгене кем алып барасы билгелеме?
- Әйе, өч алып баручы булачак. Ләкин аларның исемнәре әлегә сер. Шуны гына әйтә алам, Татарстаннан алып баручы ир кеше булачак. Мин яхшы, дус команда туплыйсым килде. Барысы да яшь, чибәр егет-кызлар. Барысына да туры эфирда алып бару тәҗрибәсе таләп итеп куелды.

- Үзегез татар җырлары белән кызыксынасызмы?
- Мин татар җырларын яратып тыңлыйм. «Әпипә», «Туган тел»не авыз эченнән көйләп йөрим. Аллага шөкер, гаиләмдә татар мохите, үзара татар телендә сөйләшәбез. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен сакларга, үтәргә тырышабыз. Рамазан айларында ураза тотам, дини бәйрәмнәрне дә яратып көтеп алам. Татар булуым белән горурланам.

Бәйгенең ярымфиналы - 19 ноябрьдә, финалы 21 ноябрьдә «Татнефть-Арена» Боз сараенда узачак. Билетлар алу өчен (843) 527-85-85 номеры буенча Боз сарае кассасына яки (843) 5 800-800 номеры белән «Мәйдан» телеканалына шалтыратырга мөмкин. Билет бәясе 200-1000 сум.

Фото: wordpress.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading