16+

Максуд ЮЛДАШЕВ: «Мин эколог булырга тиешле кеше»

«Бәрхет баритон». Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева аның тавышына шундый бәя бирә. Максуд Юлдашевның Казан мәдәният һәм сәнгать университетындагы вокал бүлегендә укуы тәмам булуга, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына эшкә кодалаучы да нәкъ Венера Әхәтовна. «Татар моңы-2011»нең җиңүчесе Максудның теленнән шуңа да остазы төшми:...

Максуд ЮЛДАШЕВ: «Мин эколог булырга тиешле кеше»

«Бәрхет баритон». Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева аның тавышына шундый бәя бирә. Максуд Юлдашевның Казан мәдәният һәм сәнгать университетындагы вокал бүлегендә укуы тәмам булуга, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына эшкә кодалаучы да нәкъ Венера Әхәтовна. «Татар моңы-2011»нең җиңүчесе Максудның теленнән шуңа да остазы төшми:...

Әлки районы Базарлы Матак авылына Ургенч шәһәреннән кайтып төпләнгән Юлдашевлар гаиләсендә биш бала үскән. Әнисе - укытучы, әтисе машина йөртүче булып эшләсә дә, җыр-моң дигәндә бик тә талымлы алар. Төпчекләре -1984 елда туган Максуд та шул исәптән. Максуд белән беренче тапкыр «Татар моңы» телевизион яшь башкаручылар конкурсында җиңгәч танышкан идек. Опера һәм балет театрында эшләүче артистның җиңмәве гаҗәп булыр иде инде. Әмма миңа барыннан да бигрәк Максудның тәрбияле, эчке культуралы булуы ошады. Шуңа да аның театрдан китеп, «ялгыз йөзү»гә күчүен белгәч, аптырашта да калдым. Ник?
- М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында мин биш ел эшләдем, - дип башлый сүзен Максуд. - Анда эш кызыклы иде. Гастрольләр белән бөтен дөньяны диярлек күрдек - Голландия, Испания, Португалия, Бельгия, Германиядә әллә ничә тапкыр... Әмма миңа нидер җитми башлады. Поп-музыка, рок-н-ролл, төсләр уйнавы, шоу димме? Мин театрда эшләгән биш елыма бик рәхмәтле, ул зур мәктәп, зур сынау булды. Әмма үзеңә башка тармак, башка дөнья кирәген белгәч, китми калу дөрес булмас иде.
- Ә син хәзер кайда соң?
- Мин башта ялгызак кына аппаратура белән эшләп, үземә җырлар яздырып йөрдем. Менә күптән түгел генә «Бродвей» төркеме белән эшли башладым. Аның солисты. Төрле телдәге җырлар тәкъдим итәбез. Миңа кадәр әлеге төркемнең солисты «Голос» телевизион конкурсында беренче урынны яулаган Динә Гарипова иде. Ул Мәскәүгә киткәч, мине чакырдылар.
- Син дә берәр конкурста катнашып, Казаннан китеп барырга күп сорамассың әле...
- Юк, минем иң курыкканым конкурслар бугай. «Татар моңы»ндагы чыгышыма да яхшы бәя бирә алмыйм. Белмим, ул нинди халәттер инде - мин телевизион концертларда рәхәтләнеп эшли алам, ә конкурста жюри каршысына чыгам икән, шундук коелып төшәм, каушыйм, тавышым да юкка чыгарга мөмкин.
- Кечкенәдән сәхнә дип янган кеше түгел икәнсең алайса?
- Юк, җырлап үссәм дә, мин киләчәгемне җыр белән бәйләрмен дип уйламаган идем. Уртанчы апам артыннан Ростовка китеп, эколог булырмын, дип йөрдем. Миңа ул һөнәр бик ошый. Ә язмыш табигый талантка басым ясарга булды.
- Иҗат дигәндә, үзеңә кирәкле юнәлешне сайладыңмы әле?
- Юк. Эзләнүдә дисәм, дөресрәк булыр. Җырлар яздыра башлагач та, шуңа килеп төртеләм. Миңа шәхсән Григорий Лепс иҗаты ошый. Аның кайбер ноталарны алу мөмкинлеге, иҗади бунты җәлеп итә мине. «Бродвей» белән эшли башлагач та, мин тавыш мөмкинлекләрем белән эшләүне яңарттым. Бу нисбәттән кабат Венера Ганиева белән вокал дәресләрен гамәлдән төшереп калдырган юк.
- Инде өч дистә яшькә якынлашкан егеттән йөрәк хәлләре турында да беләсе килә.
- Минем өстенлек - эчке матур дөнья, гадилек, татар хатын-кызларына хас тыйнаклык. Язмыш миңа шундый зур мәхәббәт бүләк итәр дип уйлыйм.
- Картайган Максуд Юлдашев нинди булыр дип күзаллыйсың?
- Картайган?! Мин һәрвакыт яшь калырмын дип уйлыйм. Максуд Юлдашев, зур зал, аншлаг, шәп, креатив концерт-шоу, төрле төсләр уйнавы...
- Филипп Киркоров шоуын да уздырырсыңмы икән?
- Алла боерса! Иҗатта яңа дулкын буласым, биюле шоулар, киң ракурслы иҗат юлы телисем килә үземә. Моның янәшәсенә шәхси бәхет, ким дигәндә, өч балалы гаилә дә булырга тиеш...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading