Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты: - Мине Мәсгут Имашев театрга алып килгәннән соң, Марсель абый үз курсына алды. Ул куйган бөтен спектакльләрдә диярлек уйнарга туры килде. Марсель абый безне кирәк чакта ачуланды, кирәк чакта яхшы киңәшләрен бирде. Марсель абый туры сүзле иде. Ул ялагайларны яратмады. Мин аңа гомер буе рәхмәтле.
Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты: - Без ялларны бергә үткәрә идек. Ул балык тотарга мине алып йөрде. Аның янәшәсендә кызык иде. Бервакыт яз көне яр буенда утырабыз, балык эләкми генә бит. Ул йокымсырап китте. Шунда мин аның кармагына су тутырылган шешә бәйләдем дә ташладым. Бервакыт яныннан узып барган бер ирнең: «Кармагыгыз чиертә бит», - дигән сүзенә уянып китте ул. Шул чагында балык дип тартып чыгарып, шешәне күргәч ачуы килде.
Хәлим Җәләлов, Татарстанның халык артисты: - «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасын укып чыккач, их, шушында берәр рольне уйнасаң иде, дип хыялланган идем. Шәкүр ролен уйнарга насыйп булды бит. Ул безнең белән бик яратып эшләде. Премьерага хәтле бер ай алдан билетлар сатылып беткән иде инде. Татарстанда ул спектакльне уйнамаган район калмагандыр. 18 ел эчендә Шәкүр ролен 600 мәртәбә уйнадым мин. Моннан 42 ел элек куелган спектакль бүген дә зур уңыш белән бара. Димәк, Марсель Сәлимҗановның рухы безнең арада яши.
Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар ханым: - Туфан Миңнуллин аңа канат куйды. Марсель үзеннән соң яхшы актерлар калдырды. Аның тарафыннан куелган спектакльләрне елына бер тапкыр булса да телевидениедән күрәсе килә.
Комментарийлар