16+

Матурлык эзләп бардык (“Китап” радиосы оештырган әдәби-музыкаль кичәсеннән соң уйланулар)

Матурлык эзләп, “Китап” радиосы оештырган әдәби-музыкаль кичәгә барып кайттык әле. Исеме дә җисеменә туры килә: “Мин матурлык эзлим җирдән...” Ул очраклы уйлап табылмаган: танылган шагыйрә Эльмира Җәлилова шигыреннән алынган. Шигырь һәм җыр үрелешен Г.Кариев исемендәге театр бинасында тамаша кылдык.

Матурлык эзләп бардык (“Китап” радиосы оештырган әдәби-музыкаль кичәсеннән соң уйланулар)

Матурлык эзләп, “Китап” радиосы оештырган әдәби-музыкаль кичәгә барып кайттык әле. Исеме дә җисеменә туры килә: “Мин матурлык эзлим җирдән...” Ул очраклы уйлап табылмаган: танылган шагыйрә Эльмира Җәлилова шигыреннән алынган. Шигырь һәм җыр үрелешен Г.Кариев исемендәге театр бинасында тамаша кылдык.

Кичәгә ашкынып, бар эшемне читкә куеп торып бардым. Мондый чаралар тансык, җан азыгы бирә торган бит. Рухландырдымы? Әйе. Күзләргә яшь килдеме? Килде. Камилләшергә урын бармы? Ул һәрвакыт һәркайда була. Моны оештыручылар үзләре дә әйтте.

Күпләргә таныш булган “Мингазов” кавер төркемен мин шушы кичәдә генә ачтым. Сәхнә тотарлык, талантлы, хисчән, энергияләре ташып торган егетләр дип тасвирлыйсым килә аларны. Барлык җырлары да диярлек – халык тарафыннан җылы кабул ителгән, күп кеше яттан белгән җырлар. Араларында башкаручылары бакыйлыкка күчкән, хәзер беркем тарафыннан да сәхнәләрдә яңгыратылмаганнары да бар иде. Шундыйларның берсе – Хәния Фәрхинең “Әлдермешкә кайтам әле” хиты. Кавер төркеме булгач, җырларга яңа сулыш өргәннәр, шул ук вакытта бозмыйча саклап та кала алганнар.

Кичәгә керү бушлай, әмма теркәлү узарга кирәк иде. Инде, ким дигәндә, бер атна алдан урыннар калмады дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Җылы, матур итеп үрелгән сүзләргә, әдәбиятка халыкның сусавын аңлата торган күренеш бу. Димәк, мондый чаралар дәвамлы булырга тиеш. Дөрес, барлык теләүчеләр дә килә алмаганнар һәм залда буш урыннар бар иде. Күрергә теләп тә, урыннар юк дип килә алмый калганнарны кызганып куйдым.

“Китап” радиосы бу кичәне “моңарчы күрелмәгән формат” дип игълан иткән иде. Ләкин мин моның мәгънәсен аңлап бетерә алмадым. Җыр һәм шигырьләрдән торган кичәләр татарларда алай ук еш оештырылмаса да, бөтенләй ят күренеш тә түгел бит. Мәсәлән, “Калеб” яңа буын җыены андый чараларны даими рәвештә халык хозурына җиткереп тора. Шулай ук Эльмира Җәлилова, Раил Садриев, Рәмис Аймәт, Ләйлә Дәүләтова шундый концертлар оештырырга яраталар.

Кичә игътибарга, ихтирамга лаек. Күренеп тора, идея авторы, “Китап” радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова зур тырышлык һәм көч куеп бу чараны әзерләгән. Ул сценарий авторы да, кичәнең алып баручысы да, шигырьләрне укучы да иде. Әмма барлык вазыйфаларны да үз өстенә генә алырга кирәк идеме икән? “Китап” радиосында кебек төрле иҗат кешеләре, шул исәптән, театр артистлары да чиратлашып укысалар, күпкә үтемлерәк булыр иде, минемчә. Бу фикерне башка тамашачылардан да ишетергә туры килде. Кичәгә шигырьләрнең авторлары да чакырылган булган. Үзләре килеп тә, сәхнәгә чакырылмаулары күңелдә юшкын калдырды. Шигырьне автордан да яхшырак тойган кеше була аламы? Кичә буе артымда гына утырган Эльмира Җәлилова һәм Халисә апа Ширмәннең сәхнәгә чыгуларын көттем.

Шигырьләр тере музыка белән бергә тәкъдим ителде. Әлбәттә, болай алар күпкә хислерәк һәм үтемлерәк яңгырыйлар. Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев, Рөстәм Зәкуан, Халисә Ширмән, Эльмира Җәлилова, Ренат Галиәскәр шигырьләре кичәне бизәделәр. Тәмле әйбер күп булмый дигән кебек, кичә дә тиз тәмамланды. Җитми калды. Киләчәктә мондый чаралар күбрәк булсын, “Китап” радиосы яңа проектлары белән сөендереп торсын иде, дигән теләктә калучы,

Дания Нәгыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading