16+

Мәдинә Тимерҗанова Милли китапханә директоры итеп билгеләнде

Бүген журналистларга Милли китапханәнең яңа бинасын күрсәттеләр. Анда китапханәнең яңа директоры буларак Мәдинә Тимерҗанова чыгыш ясады.

Мәдинә Тимерҗанова Милли китапханә директоры итеп билгеләнде

Бүген журналистларга Милли китапханәнең яңа бинасын күрсәттеләр. Анда китапханәнең яңа директоры буларак Мәдинә Тимерҗанова чыгыш ясады.

- Минем хезмәт кенәгәмдә бер генә язма түгел. Әмма аларның барысы да мәгълүмат белән бәйле. Миңа бу көтелмәгән тәкъдим булды. Милли китапханәдә эшләүчеләрнең һөнәре эксклюзив. Бу мохитне (яңа китапханә бинасы хакында сүз бара - авт) тормыш белән тутыру бурычы тора, - диде яңа җитәкче.

Моңа кадәр Милли китапханә директоры булып эшләгән Сөембикә Җиһаншина мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде.
Сөембикә Җиһаншина мәдәният министрлыгында мәгълүмати-аналитик юнәлеш өчен җаваплы булачак. Тармак мониторингы, һәм министрлык карамагында булган дәүләт программаларның бер өлеше дә аның җаваплылыгына күчә. Шул исәптән, Татар халкының милли үзенчәлекне саклау дәүләт программасы да.

Сөембикә Җиһаншина 2015 елда ТР Милли китапханәсе директоры итеп билгеләнгән иде. Аңарчы 2007 елдан бирле директор урынбасары булган. Сөембикә Җиһаншина халык язучысы Разил Вәлиевның кызы. 1986-2000 елларда китапханәне Разил Вәлиев үзе җитәкләгән.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading