16+

Менделеевск шәһәрендә халык сентябрьдә “пыяла” астына кереп тулачак

Татарстанның Менделеевск шәһәрендә 15-17 сентябрьләрдә “Пастернак һәм Менделеевск: “Атмосфера” беренче Халыкара фестиваль булачак.

Менделеевск шәһәрендә халык сентябрьдә “пыяла” астына кереп тулачак

Татарстанның Менделеевск шәһәрендә 15-17 сентябрьләрдә “Пастернак һәм Менделеевск: “Атмосфера” беренче Халыкара фестиваль булачак.

 Пастернакның исеме дә файдага

 —“Пастернак укулары” фәнни-гамәли конференцияләре оештырыла иде. Без аны халыкара әдәби-театраль фестиваль дәрәҗәсенә күтәрергә теләдек. Талантлы шагыйрь һәм язучы Борис Пастернак 1916-1917 елларда Менделеевск шәһәрендәге Тихие Горы бистәсендә яшәгән һәм сәүдәгәр Ушковлар төзеткән химия заводында эшләп алган. Фестиваль балалар, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр тематикасын да колачлый. Яшьләр тарихны белсеннәр һәм хөрмәтләсеннәр, бу фестиваль шушы максатны да күздә тота,- диде Менделеевск муниципаль районы хакимияте башлыгы Радмир Беляев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 Борис Пастернак аз гына яшәп китүгә карамастан, Менделеевск шәһәрен, аның табигатен яраткан. Пастернак үзенең шигырьләрендә һәм “Доктор Живаго” романында Менделеевск шәһәрен искә ала.

 “Пастернак укулары”н халыкара фестиваль югарылыгына күтәрү идеясе Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәни башлангычлар фонды грантына лаек булган.

 —Менделеевск шәһәренә кагылышлы проектлардан читтә калмыйбыз, ярдәм күрсәтәбез. Коллективыбыз “Безнең заман” республика сәнгать фестивальләрендә, спартакиадаларда актив катнашып, җиңүләр яулый,-диде “Аммоний” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дмитрий Макаров.

 Радмир Беляев сөйләгәнчә, Менделеевск шәһәрендә фестиваль өчен 75 миллион сумга махсус “Атмосфера” арт-корылмасы төзелгән. Әлеге пыяла корылма 706 квадрат метр мәйданны били, 353 тамашачыга исәпләнгән. “Атмосфера” җылылык челтәренә тоташтырылганлыктан, ел әйләнәсендә төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен файдаланылачак.

 —Фестивальгә Россия төбәкләреннән тыш, Казахстаннан, Кытайдан, Көньяк Кореядән килергә теләкләрен белдерделәр инде. Барлыгы 13 илдән шагыйрьләр, язучылар һәм әдәбият белгечләре килер, дип уйлыйбыз. Менделеевск шәһәрен төзекләндерүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге зур. Яр буйлары парк итеп ясалачак. Сәүдәгәр Ушковлар утарын төзекләндерү проектыбыз бар, кызганыч, ул быелгы Россиякүләм грант конкурсында җиңә алмады. Ләкин, 2025 елдагы конкурста җиңәрбез, дип өметләнәбез. Ушковлар утары туристлык маршрутына кертелгән, - диде Радмир Беляев.

 “Гонка героев”

 Менделеевск шәһәрендә 26 августта “Гонка героев” спорт-ватанпәрвәрлек чарасы үткәрелә.

 —Командалар каршылыклар аша 9,5 чакрым ара уза. Ярышта катнашучылар бер-берсе белән дуслашып, бербөтен организмга әвереләләр. Бу бәйгедә катнашу үзе үк-җиңү,- диде Дмитрий Макаров.

 —Әлбәттә, бүләксез булмый инде. Җиңүче командаларга сертификатлар бирелә. Спорт бәйгесенә дә һәм “Пастернак укулары”на да рәхим итегез!- диде Радмир Беляев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading