16+

Өметсез алдау

Кемнедер алдау - күңелле эш түгел, әлбәттә. Анысы шулай шулаен да... Тик менә хөсетле күршең, мәкерле көндәшең сиңа аяк чалырга җыенып торганда, син - намуслы зат, нәрсә эшләргә тиеш буласың? Дөрес, аларга капкын куясың. Әнә базар капкасына: «Хак сәүдәгәр, алданма, күршең - төлке, көндәшең - бүре!» - дип язылган. Шуңа...

Өметсез алдау

Кемнедер алдау - күңелле эш түгел, әлбәттә. Анысы шулай шулаен да... Тик менә хөсетле күршең, мәкерле көндәшең сиңа аяк чалырга җыенып торганда, син - намуслы зат, нәрсә эшләргә тиеш буласың? Дөрес, аларга капкын куясың. Әнә базар капкасына: «Хак сәүдәгәр, алданма, күршең - төлке, көндәшең - бүре!» - дип язылган. Шуңа...

Кемнедер алдау - күңелле эш түгел, әлбәттә. Анысы шулай шулаен да... Тик менә хөсетле күршең, мәкерле көндәшең сиңа аяк чалырга җыенып торганда, син - намуслы зат, нәрсә эшләргә тиеш буласың? Дөрес, аларга капкын куясың. Әнә базар капкасына: «Хак сәүдәгәр, алданма, күршең - төлке, көндәшең - бүре!» - дип язылган. Шуңа инде, җанварлар арасында яшибез бит.
Ничек кенә булмасын, алдауның киләчәге өметсез. Ни өчен дигәндә, Мәскәүдә алдауга алмашка башка сүз эзләп табу буенча зур бәйге уздырылган. Анда күптөрле һөнәр ияләре актив катнашкан. Журналистлар «үрдәк очыру», урманчылар «адаштыру», чиновниклар «күз буяу», дипломатлар «дезо ясау» дигәнне тәкъдим иткән. Жюри әгъзалары, күпчелек тавыш белән, өстенлекне күз буяуга биргән. Моны миңа Дума депутаты ярдәмчесе Мостафа сөйләде. Мостафа алдамас, ул бит минем авылдаш.
Соңгы вакытта яшьләр арасында «Ничек итеп күз буярга?» дигән темага кызу дискуссия бара. Кызлар шунда: «Керфек, каш буяу ысулларын беләбез, ә күз буяу серләренә төшенеп җитә алмыйбыз әле», - дип зар елый икән. Мондый җитди мәсьәләгә косметик яктан түгел, фәлсәфи күзлек аша карарга кирәк.
Белгәнебезчә, дөньяда өч төрле фәлсәфә бар: буржуаз, марксистик-ленинчыл һәм хатын-кызларныкы. Алдагы икесе күпләр өчен аңлаешлы. Ә хатын-кыз фәлсәфәсен аңлый алырлык ир-егет дөньяда моңа кадәр тумаган әле. Киләчәктә туачакмы, юкмы - анысы бүгенге көндә билгеле түгел икән. Шуңа күрә, һәркем күзлекне үз фәлсәфәсеннән чыгып сайларга тиеш.
Дискуссиягә чыгарылган сорауга Мостафаның дөрес җавабы әзер инде. Аның өчен, әлбәттә, икейөзле генә түгел, күпйөзле булырга кирәк. Шулай итсәләр, егет һәм кызларыбыздан халыкчан коррупцияләр, сүнмәс шоу-бизнес йолдызлары, гадел олигархлар һәм фәнсез галимнәр чыгачак. Алар башкаларны да алдамыйча күз буярга өйрәтәчәк. Теләгән һәркем евролы яисә «баксылы» миллионер була алачак. Безнең өчен урам себерү, җир казу, нәрсәдер төзү сыманрак кара эшләрне Америка, Япония ише кризислы илләрдән килгән гастарбайтерлар башкарачак. Тирә-юнебез гөлбакчага әйләнәчәк.
Әйе, өметсез алдауга караганда, законлы күз буяу аһәңлерәк һәм күп мәртәбә өстенрәк шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading