16+

Милләт рухын туплаган китап

Татарстан китап нәшриятында язучы, тәрҗемәче Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге" китабының беренче томы дөнья күрде.

Милләт рухын туплаган китап

Татарстан китап нәшриятында язучы, тәрҗемәче Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге" китабының беренче томы дөнья күрде.

Ул өч томнан торачак.
- Бу 2016 елда бездә басылган иң соңгы китапларның берсе. Ул тарих, татар дөньясы өчен зур вакыйга. Сүзлекнең тиражы әлегә 3000 данә. Китапның 1700 данәсе республика китапханәләренә таратылачак. Аны Бауман урамы 19, 29 йортларында, Татар китап нәшриятының "Идел-пресс" үзәгендәге китап кибетендә, "Таткнига.ру" сайтыннан сатып алып була, - диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Саллы материаллар тупланган, зәвык белән эшләнгән китапның бәясе дә очсыз түгел. Кибетләрдә аны 1200 сумга сатачаклар. Ләкин Адлер Тимергаллинның гомер буе җыйган хезмәте бу бәяне аклый, ди китапны туплаучылар. 2017 һәм 2018 елларда китапның икенче һәм өченче томы дөнья күрәчәк. Якын киләчәктә китапның электрон вариантын да укып була. Аны шул ук "Таткнига.ру" сайтыннан очсыз бәягә сатып алырга мөмкин. Китапның тышлыгын Адлер әфәнденең кызы, рәссам Алсу Тимергалина ясаган.
- Адлерның бер китабы дөнья күргән иде инде, ул шулкадәр тәмле булды, кече телгә генә тиеп калды. "Миллият сүзлеге"н аңлатмалы сүзлек дип әйтәбез, ләкин ул күпкә зуррак хезмәт. Андагы кайбер мәгълүматларны аерым бер китапчык буларак чыгарып була. Бу җыентык берничә институт хезмәтенә тиң эш. Китапны туплаганда төп максатыбыз авторлыкны саклап калу иде, - диде тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин.
Язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Газинур Морат исә сүзлекне барлык катлам кешеләренә укып чыгарга кирәк, ди.
- Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, кеше аның өч томын да укып чыккан икән, ул инде төрки татар тарихы белән шактый гына танышып чыккан булачак. Андый кеше инде тарих битләреннән сукыр кеше кебек адашып йөрмәс, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading