Миләүшә Айтуганова XII Халыкара мөселман кинофестиваленең башкаручы директоры итеп билгеләнде. Быел әлеге кинофестиваль 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан кинематографистлары берлегенә дә яңа исемнәр өстәлде - сценарист Анна Белоброва, продюсер Азат Ганиев, драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Сергей Киатров («Татармультфильм»), сценаристлар Денис Осокин һәм Айсылу Хафизова, продюсер Миләүшә Айтуганова, оператор Алексей Матросов. Шул рәвешле, берлекнең яңа әгъзалары саны 50гә җиткән.
«Ак чәчәкләр» тәҗрибәсе күрсәткәнчә, фильм дөнья күргәч, китапка кызыксыну уянган. Китап кибетләрендә сатучылар да моны дәлилли икән.
- Берәр әсәр буенча фильм төшерәбез икән, яшьләр арасында укучылар шундук арта. Яхшы классика, яхшы әдәбият һәрвакыт актуаль, шуңа күрә экранга чыгару бик кирәк, - ди продюсер.
Ул Гаяз Исхакыйның «Остазбикә», «Сөннәтче бабай» әсәрләрен, Туфан Миңнуллинның театрдагы пьесаларын кино итеп төшерергә, Фәнис Яруллин, Әмирхан Еники әсәрләрен, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Ут чәчәге»н кино сәнгате аша күрсәтергә хыяллана.
Миләүшә Айтуганова фикеренчә, кино сәнгатенә яшь режиссерларны күбрәк тарту кирәк.
- Казан мәдәният институтын тәмамлаган яшьләрне, С.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының чыгарылыш белгечләрен җәлеп итү кирәк. Алар бик яхшы профессиональ материаллар иҗат итә алыр иде, - диде ул. - Безнең кинематографка үз казанында гына кайнамыйча, Россия киносына актив кушылырга кирәк. Халыкка тәрҗемә спектакльләрен генә түгел, татар киносын карау кызыклы. Яңа сериаллар «ТНВ-Планета» каналы контентын тулыландыра алыр иде. Бездән халык үзебезнең иҗат җимешләрен көтә.
tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар