16+

Мона Лиза Казанга килә

14 сентябрьдә республиканың дәүләт Сынлы сәнгать музее галереясында даһи шәхес Леонардо да Винчиның бар иҗатын колачлаган үзенчәлекле күргәзмә ачыла.

Мона Лиза Казанга килә

14 сентябрьдә республиканың дәүләт Сынлы сәнгать музее галереясында даһи шәхес Леонардо да Винчиның бар иҗатын колачлаган үзенчәлекле күргәзмә ачыла.

Җир шары буйлап сәяхәт кылучы күргәзмәдә рәссам, архитектор, скульптор, галим, инженерның гомере буе ясаган, уйлап табылган әйберләренең макетлары урын ала. Экспонатлар арасында дөньяның рәсем сәнгатендә иң танылган «Мона Лиза» әсәре дә бар.
Заманында мультиспектраль фотокамера уйлап тапкан француз инженеры Паскаль Коттега үзе ясаган сканер кулланып атаклы картинаны рамсыз, пыяласыз гына төшерү мөмкинлеге биргәннәр. Өч сәгать дәвамында Паскаль 13 фото эшләгән. Әлеге уникаль фотолар белгечләргә картинаның егерме биш серен ачарга ярдәм итә.
Проектны оештыручылар раслаганча, дөнья буйлап сәяхәт кылучы «Даһи да Винчи» күргәзмәсе Җир шарының унлап илендә булган. Аның иҗаты белән якыннан Мәскәү, Санкт-Петербург тамашачысы да танышкан инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading