16+

«Монда бар да кашык белән ашый...»

Кытайдан килеп укучы татар яшьләре арасында Базарбай Бикчәнтәев кебек Татарстанны, Башкортстанны бер итеп аркылыга-буйга йөрүче юктыр. Казанга «Татар моңы» бәйгесендә катнашырга дип килгәндә үк биредә укырга керергә дигән нияте була аның.

«Монда бар да кашык белән ашый...»

Кытайдан килеп укучы татар яшьләре арасында Базарбай Бикчәнтәев кебек Татарстанны, Башкортстанны бер итеп аркылыга-буйга йөрүче юктыр. Казанга «Татар моңы» бәйгесендә катнашырга дип килгәндә үк биредә укырга керергә дигән нияте була аның.

- Базарбай, исемеңә килгәндә, син җырчы түгел, ә алыш‑биреш кешесе булырга тиеш сыман. Әти‑әниең синең сәүдәгәр булып, бай тормышта яшәвеңне теләгәннәрме әллә?
- Әнинең әтисе Кытайның зур бер партиясендә хезмәт иткән. Аларның гаскәренә бер качакны эзләп табарга әмер биргәннәр. Бик кыю, батыр, тугры, акыллы, укымышлы кеше булган качак. Айлар буе тота алмаганнар. Базарбай исемле булган ул. Минем бабай аның телен белгән, сөйләшкән, сораштырган, аның кыюлыгына, акылына бик каты сокланган. Исемем шуннан.

- Элеккеге бабаларыңның Татарстанның кайсы төбәгеннән киткәнен белә алдыңмы?
- Юк, кызганычка. Шуны гына әйтә алам, алар 1830 елларда Кытайга күченгәннәр.

- Татарстанга килүең ничек булды?
- 2005 елда бездәге татар яшьләрен Татарстанга укырга алып киткәннәр иде. Шул чакта да бик теләгән идем килергә. Барып чыкмады. Ә 2011 елда Кытайга Сабантуйга дип Татарстаннан делегация килде. Мин шунда җырладым. «Теләсәң, без сине «Татар моңы» бәйгесенә чакырабыз. Укыйсың килсә, Татарстанда укырсың да»,- дигән тәкъдим булды. Шулай итеп, 2011 ахырында бик сөенеп Казанга килдем. Татарстан күңелгә якын, аны бик яратабыз, чөнки бу - безнең бабаларыбызның эзләре калган җир. Читтә яшәүче бөтен татарлар шулай уйлый. Безнең әти-әниебез дә, бабайлар да бала чактан колагыбызга сеңдергән моны. Безнең өйдә элекке заманда Казаннан алып кайткан Коръән китабы әле дә бар. Ул - атадан балага калган әйбер. Әниемнең әнисе аны укып, турыдан-туры тәрҗемә итә иде. Өебездәге тегү машинасын да Казаннан килгән диләр. Искереп бетсә дә, гаилә ядкаре буларак кадерле әйбер.

- Казанга килгәнче нишли идең?
- Мин университет тәмамладым. Телевидениедә кытай һәм казах телләрендә алып баручы булып эшләдем. Татар, уйгыр, казах егетләреннән торган «Яшен» дип аталган төркем оештырып, Кытайның зур шәһәрләрендә концертлар бирдек. Дүрт ел эшләдек ул төркем белән. Кытай яшьләре арасында узган җыр бәйгесендә җиңү яулаганым да булды.

- Шулай итеп, сиңа юлны җыр ачты...
- Әйе. «Татар моңы»нда «Идегәй» дастаныннан «Идел-йорт» җырын башкардым. Икенче урынга лаек булдым. Бәйгедә җиңүчеләр белән күп кенә концертларда чыгышлар ясарга туры килде.

- Кытайда өегездә нинди телдә аралашасыз?
- Татар телендә сөйләшәбез. Әти-әниләрем татарлар. Бернинди башка милләт каны кермәгән безгә. Бирегә килгәч тә, консерваториянең академик вокал бүлегендә укый башлаганчы, КФУда өч ай тел өйрәндем.

- Безгә бер ят кан да кушылмаган дисең, бу берәр язылмаган законмы әллә гаиләдә?
- Үз тамырыңны, үз тарихыңны белеп яшәргә кирәк, дип, бәләкәй чактан ук колакка әйтеп киләләр. Бер ярамаган әйбер эшләсәң дә, «Син милләтеңне уйла. Кем баласы соң син?» - диләр. Без Кытайда бик аз бит. Ни эшләсәк тә, безнең турыда эш-гамәлләребез буенча фикер йөртәләр. Документ тутырганда татар дип тутырабыз. Ә татарга мөнәсәбәт яхшы бездә. Белемле халык без. Сан ягыннан аз булсак та, белем ягыннан югары торабыз.

- Татарларның кытай кызларына өйләнгән очраклары бармы?
- Бар, әмма бик аз. Өйләнсә дә, ул хатынын үз диненә, ислам диненә күчерә.

- Казанга килгәч, нәрсәгә исең китте?
- Без ашый торган ике таяк юк монда. Бөтенесе кашык белән ашый. Шул авыррак булды. Бездә күп ризык борычлы, монда андый әйбер юк. Башта юксындым. Хәзер өйрәндем инде.

Кытайда аерылышучылар бик аз, ә монда ул гадәти нәрсә. Монда бер кеше үлсә дә, гадәти хәл кебек карыйлар. Ә анда ул кешенең якыннары мәрхүмнең кырыгына хәтле беркая чыкмый, күңел ачу чараларында катнашмый. Кайгыны авыр кичерәләр. Бер уйласаң, бөтен кешегә килә торган әйбер инде ул үлем, дип уйлыйм үзем дә кайчак. Аннан соң, юк, барыбер Кытайда дөресрәктер дип куям.

- Гаиләгез зурмы? Әти‑әниең нинди һөнәр ияләре?
- Без дүрт бала. Бер кыз, өч малай. Өйләнгән абыем бар. Сөембикә, Хәсән исемле балалар үстерәләр. Мәгърифә апам да кияүдә, Ринат исемле улы бар. Әнием мәктәптә укытучы. Әтием ат спорты белән шөгыльләнә. Аның 40‑50 чабышкысы бар. Атлары узышларда гел беренче-өченче урыннарны алып килә. Дәүләт дәрәҗәсендәге узышлар күп булмый - елына 1‑2 генә. Бездә күпчелек туйлар вакытында чабышлар уздырыла. Байлар күп акчалар түләп, ат чабышы уздырталар.

- Казанда кайларда булырга яратасың? Ияләшәсеңме инде?
- Мин хәзер Казанда икенче ел яшим. Казанның бөтен җире матур. Беренче килгән чакта авыр­рак булды. Моңа кадәр концертлар белән йөргән кеше бит инде мин. Ә монда дүрт‑биш сәгать аудиториядәге тактага гына карап утырам. Дәресләр рус телендә бара. Берни аңламыйм. Шуннан уйлыйм: ник килдем икән дим... Аннан Кремль якларына, тарихи урыннарда булам да, тагын күңел куана, «Мин бит Казанда!» - дим. Казанга бик теләп килдем чөнки. Шуңа да, бу кыенлык вакытлыча, дип, үземне юатам. Хәзер Кытайга кайтсам да, бер‑ике атнадан Казанга китәсем килә. Ике елга дүрт‑биш тапкыр кайтып килдем. Татарстан Президентының Кытайга визиты вакытында да алып бардылар. Җыр­ладым.

- Инде соңгы кайтуыңда өйләнеп тә килгәнсең икән. Котлыйбыз!
- Дөресен генә әйткәндә, өйләнүемә башта үзем дә ышанмадым. Без ике елдан артык очрашып йөрдек. Бер йә булмаса ике елдан соң өйләнешербез дип ниятли идек. Мин дус кызымны бирегә КФУга укырга алып килергә уйлаган идем. Әмма кызның әти-әнисе: «Без кызыбызны, туй ясамыйча, бер егетнең кулына тоттырып җибәрсәк, башка кешедән сүз булыр. Никахны аны бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Алып китә икән, туен ясап җибәрәбез», - диделәр. Әти‑әни менә шулай хәл итте. Ике атна дигәндә, туй булды. Кызда аерым туй була бездә. Кыз туенда егет туганнары күп катнашмый. Егетнең абыйсы, әнисе һәм берничә кеше генә катнаша. Әти кеше бармый бу туйга. Шулай итеп, ресторанга берьюлы бөтен кеше дә сыймаганга, Кытайның дүрт шәһәрендә туй уздырдык. Туй ахырында миңа сүз бирделәр. Җырлап бир инде, диләр. Мин музыкасыз гына итальянча җыр башкардым. Хатыным хәзер Казанда. Ул мин ни күрсәм, шуны күрергә риза. Мин бай булсам да, акчасыз кеше булсам да, ул минем белән бергә яшисе.

- Кыз өчен мәһәр түләдеңме?
- Аны мин түләмим, ә әти‑әни сөйләшә. Бу хакта мин белмим. Тиңен тапса - тиген бир, дигән сүз бар бездә. Ягъни тиңен тапса, бушка да бир (көлә.- Р.Ф.)

- Рус телен белмәсәң дә Казанда яшәп буламы?
- Була. Берсе белмәсә, икенчесе татарча белә бит.

- Кытайда үзең яшәгән татар авылы хакында да әйт әле?
- Мин Чишмә татар авылында туганмын. Ул 1989 елда төзелгән авыл. Анда гел татарлар гына яшәми. Авылдагы берничә йөз мең кешенең 300‑400е генә татар. Күбесе кытайлар, аннан казахлар. Аз булса да, татар авылы исеме бирделәр. 1987 елларда милләттәшләребез, безгә татар авылы исеме бирегез, дип, Пекинга хат яза. Ул буш урында барлыкка килгән авыл түгел, элек тә яшәгәннәр. Хәзер мәктәбенә дә «Чишмә татар авылы мәктәбе» дип язылган. Әмма дәресләр кытай, казах телләрендә алып барыла.

- Казанның нәрсәсе кызыксындыра өйдәгеләреңне?
- Аларга бөтен нәрсә кызык. Бөтенесен шаккатып тыңлыйлар. Авылларга бардым, дим. Анда бөтен кеше татарча сөйләшеме? Дәресләрең, имтиханнарың татарчамы, диләр. Юк, дим. Ничек инде Татарстан булгач, диләр. Шаккаталар.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисең?
- Мин үзем болай уйлыйм: 25 ел башка милләт телендә җырладым. Инде монда килгәч, Казанда каласым, үз телемдә, үзебезнең тарихи борынгы җырларны башкарасым килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading