16+

«Монда килгәч, үз-үземә ышанычым артты»

Үзенә яңа проект уйлап табарга кушкач та, Инесса Клюкина инклюзив студия ачу турындагы теләген «Юность» мәдәният сарае директоры Сергей Куприяновка да әйтә. Узган ел үзенең инвалид танышларын җыя да, алар белән спектакль кую эшен башлый.

«Монда килгәч, үз-үземә ышанычым артты»

Үзенә яңа проект уйлап табарга кушкач та, Инесса Клюкина инклюзив студия ачу турындагы теләген «Юность» мәдәният сарае директоры Сергей Куприяновка да әйтә. Узган ел үзенең инвалид танышларын җыя да, алар белән спектакль кую эшен башлый.

Режиссерларын да, педагогларын да үзе таба. Лилия Хәсәнова белән Неля Суркина инвалид яшьләр белән үзләре иҗат иткән «Сердце города» дигән спектакль куялар. 27 майда алар «Страна сломанных игрушек» дигән спектакльләре белән сөендерәчәк. Анда унсигез кеше катнашса, шуның унөче - физик мөмкинлеге чикләнгән яшьләр.

- Репетицияләрдән тыш без театрларга йөрибез. Киләчәктә яңа спектакльләр куеп, фестивальләрдә катнашасыбыз килә. Җәй көне лагерьда берәр атна яшәп остаханәләр оештырырга ярдәм итүче булса, бик шат булыр идек, - ди Инесса Клюкина.



Миләүшә Әхмәдиева студиягә бизәндерүче кирәклеген интернет аша ишетеп килгән. Аннары вокал дәресләре алып баручы белгеч эзләүләрен белгәч, үзе шушы эшкә алынган, спектакльдә дә уйный. Заманында ул музыка училищесында, педуниверситетның музыка факультетында белем алган.

- Инвалидларның бөтен күңелләрен биреп уйнауларына сокланам. Алар арасында үзеңне икенче төрле тоя башлыйсың. Шулардан көчле рухлы булырга өйрәнәсең. Казанда бу беренче студия. Иң зур кыенлык - мәдәният йортына керү һәм сәхнәгә менү өчен пантуслар булмау. Әлеге студия инвалидларга бер-берсе белән аралашу өчен кирәк. Заманында Мәгариф хезмәткәрләре йортына театр түгәрәгенә йөргәндә, без дә булачак ирем белән танышкан идек. Хәзерге вакытта 21 яшьлек кызым Лилия дә Мотор төзүчеләр клубында музыкаль театр түгәрәгенә йөри. Ире белән аны да театр кавыштырды, - ди ул.

Алинә Шәрәфетдинова церебраль паралич авырулы булуына карамастан, әлеге студиягә үзен сынап карарга килгән. Үзе югары белемле. Психология фәне белән кызыксына. Өйдә ашарга пешерергә ярата.

- Студиядә яңа дуслар таптым. Монда килгәч, үз-үземә ышанычым артты, - ди кыз.

Әйе, инвалид арбасында утырсалар да, вакытларын бушка уздырмый яшьләр. Эзләнәләр, иҗат итәләр. Сәламәт кешеләрне дә үзләренең хезмәт җимешләре белән сокландыралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading