16+

Моңыбызны саклаучы талант

Толымнарын иңнәренә салып, калфак белән милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып басуга, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы тамашачы алкышларга күмә. Бу юлы да шулай булды. Унике яшьлек кенә булса да, ул инде икенче мәртәбә үзенең концертын куйды.

Моңыбызны саклаучы талант

Толымнарын иңнәренә салып, калфак белән милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып басуга, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы тамашачы алкышларга күмә. Бу юлы да шулай булды. Унике яшьлек кенә булса да, ул инде икенче мәртәбә үзенең концертын куйды.

Аның «Сахралар», «Су буйлап» һәм башка халык җырларын башкаруын күргәннән соң, әле ярый гасырлардан килгән моңнарыбызны саклап калучы шундый талантлы яшьләр үсеп килә, дип сөенәсең. Сәйдә кечкенә чагыннан ук бергә гастрольләргә йөргән Айгөл Бариева белән Рәфинә Ганиуллинаны, баянчы Ринат Вәлиевне дә үз концертына чакырган. Айгөл белән бергә аның «Зәңгәр күлмәк», Рәфинә белән «Су буйлап» дигән җырларын нәкъ профессиональ җырчылар кебек башкаруы сокландырды. Залдагы һәр тамашачы ун яшьлек Энҗе Әхмәтҗанованың Сәйдәгә багышлап язган: «Синнән туган моңга, матурлыкка, ничек инде хәйран калмыйсың», - дигән шигырь юллары белән килешми калмагандыр.
Кыз үзе башкарган җырлар, мөнәҗәтләр белән тамашачының да күңелен пакьли. Быел Мәскәүдә чыгыш ясаганнан соң, аңа, хөрмәт йөзеннән, йөз мең сумлык микрофон бүләк иткәннәр. Халыклар дуслыгы йортында узган концертта Сәйдәнең дуслары, Дәүләт Умеров җитәкләгән «Мирас» ансамбле биючеләре дә катнашты. Яшь җырчыны тыңларга аның укытучылары да килгән иде.
Сәйдә бүгенге көндә Казанның 16 нчы гимназиясендә һәм 22 нче музыка мәктәбендә белем ала. Узган ел ул, бик яхшы укыганы һәм музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен, шәһәр мэрының стипендиясенә лаек булган иде. Күптән түгел башкалабызда үткән «Путь к успеху» дигән халыкара конкурста Сәйдә «Милли эстрада», «Ялгыз җырлау» төрләрендә беренче урыннарны яулады. Жюри әгъзасы, «Россия» телеканалының «Евровидение» халыкара программасы баш мөхәррире булган Кера Чен аның чыгышын аеруча яратып калды. Сәйдә быел көз аенда «Голос» проектында катнашырга да чакырулы.
Яшь җырчы «Җырлы-моңлы балачак» бәйгесендә дә катнашачак. Конкурслардан тыш, шәһәрдә Сәйдә катнашмаган чаралар бик сирәк. Узган ел ул Свердловск өлкәсенең Пыжмадагы балалар йортына, Хәйрия концерты оештырып, уенчыклар бүләк иткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading