16+

Мөселман кинофестивалендә быел фильмнар ничек сайланган?

Узган ел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Казахстан режиссеры Фәрхәт Шәриповның “18 килогерц” фильмы җиңгән иде. Фильм туксанынчы еллар ахырында Алматада героин бумы вакытында Казахстанда яшүсмерләр белән барган вакыйгалар турында сөйли.

Мөселман кинофестивалендә быел фильмнар ничек сайланган?

Узган ел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Казахстан режиссеры Фәрхәт Шәриповның “18 килогерц” фильмы җиңгән иде. Фильм туксанынчы еллар ахырында Алматада героин бумы вакытында Казахстанда яшүсмерләр белән барган вакыйгалар турында сөйли.

Әлеге кинотасманың төп бүләкне алуы Татарстанда зур резонанс тудырды. Наркотиклар һәм мөселман дөньясы арасында күпләр бәйләнеш эзләде. Әлеге сорау быелгы конофестиваль алдыннан узган матбугат очрашуында да күтәрелде.

“Җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Узган елгы фильмнар узган елда калсын. Быел фестивальдә катнашучылар арасында провокатив фильмнар булмады. Сайлап алу комиссиясенә шуңа да эшләү җиңелрәк иде”, - диде журналистларның сорауларына җавап биргәндә фестивальнең сайлау алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева. Аның сүзләренчә, фестивальдә мөселман илләрендә төшерелгән фильмнар гына түгел, ә гомум кешелек кыйммәтләрен күтәргән кинотасмалар да катнашырга хокуклы.

Быел конкурс кысаларында 5 программа булачак. Болар: тулы метрлы уенлы фильмнар, кыска метрлы уенлы кино, тулы метрлы документаль кино, кыска метрлы документаль кино. Фильмнарның кайберләре кино дөньясында тәүге тапкыр тәкъдим ителә.
Боларга өстәп тагын Татарстанның милли кинотасмалары аерым программада күрсәтелә. Гомумән алганда, фестивальдә республикада төшерелгән 40 лап фильмны карарга мөмкин була.

Конкурстан тыш тамашачылар тагын берничә программа кысаларында кинотасмалар белән таныша ала. Быел төп игътибар Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул ителүгә 1110 ел тулуга юнәлдереләчәк. Татарстан фильмнарын һәм кайбер фильмнарның трейлерларын аерым программа кысаларында күрсәтү планлаштырыла. Балалар өчен дә программа төзелгән. Алар арасында Россия мультфильмнары гына түгел, чит ил картиналарын да күрергә мөмкин булачак.

Фестиваль кысаларында, мәрхүм җырчы Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган кичәгә килергә теләүчеләрне Милли китапханәдә көтеп калалар. Тамашачыларга Ренат әфәнде төшкән фильмнар күрсәтеләчәк.
2005 елдан алып үткәрелә торган кинофестиваль Татарстан башкаласында быел 7-11 сентябрь көннәрендә узачак.

Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашырга 44 илдән 625 гариза килгән. Сәнгать һәм мәдәният сәясәттән читтә, дисәләр дә, Россиягә карата булган агрессив чикләүләр Казан кинофестиваленә дә кагылмыйча калмаган. Алдан фестивальдә катнашырга теләк  белдергән Германия һәм Төркиянең уртак проекты булган кинотасма авторлары гаризаларын кире алган.

Фестивальнең төп мәйданчыгы итеп “Республика” сәүдә үзәгендә урнашкан “Синема 5” кинотеатры сайланган. Моннан тыш, Милли китапханә, Заманча сәнгать галереясы, Милли музей, “Әкият” балалар үзәге, Казан дәүләт мәдәният институтында да фестиваль чараларын тамаша кылып булачак. Тантаналы чаралар Казан Ратушасында һәм “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә узачак. Гадәттәгечә, фестиваль кысаларында тәкъдим ителәчәк фильмнарны тамашачылар бушка кереп карый ала.

Әлбәттә инде халыкара дәрәҗәдә булган кинофестивальгә танылган шәхесләр дә чакырулы. Алар арасында Наталья Варлей, Иван Колесников, Александр Понкратов-Черный, Тимур Гарафетдинов, Валдис Пельш, Олеся Судзиловская кебек кино йолдызлары бар. Төркия сериаллары аша яхшы таныш булган Нуман Чакыр да фестивальдә катнашуын раслаган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading