16+

Музейда төнне дә уздырдык

«Музейларда төн» халыкара акциясе елдан-ел популярлаша бара. Беренче тапкыр 1997 елда Берлинда уздырылган әлеге башлангычка моннан ун ел элек үк 40ка якын ил кушылуы мәгълүм. Россиядә аны 2002 елны беренчеләрдән булып Красноярск музей үзәге үткәрә.

18 май көнне әлеге акция Казанда да елдагыча музейларга гына сыешмыйча, урамнарга да чыккан иде. Төп вакыйгалар һәм иң күп халык җыйган тамашалар, чаралар, мөгаен, Милли музей, Казан Кремле тыюлыгы территориясендә булгандыр. Иртәдән кичкә кадәр кулланма-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләре эшләде, осталык дәресләре, костюмлы тамашалар, акцияләр, үзешчән артистларның чыгышлары өзелеп тормады анда. Бер үк вакытта кичке алтыга кадәр бушлай музей һәм күргәзмә залларын карап чыгу форсатын да кулдан ычкындырмады халык.
Кремль ишегалдына керүгә каршы алган өчәр-дүртәр метрлы колга буе персонажлар яныннан да битараф кына узучы булмагандыр. Затлы карета җигелгән «барабыз» да, ретро автомобильләр парады да купшылата иде бәйрәмне. «Кол Шәриф» мәчетенең «колак төбендә» инструменталь төркемнәр чыгышын оештыру гына аңлашылмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading